Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 103 ел.
“Кеше гомере — бер тотам”, — диләр. Юк, дөрес түгелдер. Кеше гомере — мәңгелек. Үзе үлсә дә, аның кылган яхшылыклары кала. Кешелек дөньясы яшәгәндә авылдашыбыз, мәшһүр шагыйрь Наҗар Нәҗминең халык күңелендә мәңлеклек булуына иманыбыз камил. Ул йөрәгебезгә үтеп кергән шигырьләре, җырлары, матур гамәлләре белән һәрвакыт янәшәбездә. Менә әле дә Наҗар абыйның туган көне уңаеннан күңелләребезгә уелган матур хатирәләр яңара. Җырның бәһасен борынгыдан ук белгәннәр. Юкка гына “Җил җилләми томан ачылмый, җыр җырламый күңел басылмый”, — дип җырламаганнардыр. Рух сакчысы, тере хәтер буларак, җырның бәясе ифрат зур.
Күптән җырланган җырлар үз авторларын, “Туган тел” — Габдулла Тукайны, “Яшьлек” – Зыя Мансурны, “Кыңгыраулы мәктәп еллары җыры” Мостай Кәримне хәтерләтә. Наҗар Нәҗ-минең киң билгеле “Юкка түгел, юкка түгелдер” җыры да шундыйлардан. Бу җыр 46 ел элек язылуына карамастан, әле дә иң популяр җырлар исәбендә. ТНВ-Планета каналында “Татарлар” тапшыруын калдырмыйча карыйбыз, башкалар да яратып карыйдыр. Наҗар Нәҗминең бу җырын татар яшәгән барлык төбәкләрдә җырлыйлар. Удмуртиядә, Төмәндә, Ырынбур, Казахстан, Екатеринбург, хәтта Белоруссиядә дә үз иткәннәр.
Бу җырның сүзләрен утырып ятлыйсы юк. Аңа салынган мәгънәле фикерләр барыбызга да кагыла.
Кая барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул җирдә туып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.
Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.
Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Күңелләрне эретерлек “Йөрәктән булса” җыры да хисле затларга нык тәэсир итә. Шулкадәр төгәл әйтелгән сүзләр:
“Кешеләргә бер елмаю җитә,
Ул елмаю булса чын йөрәктән.
Кешеләргә бер сүз дә бит җитә,
Ул сүз булса чын йөрәктән”.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә былтыр 75 ел тулды, ләкин Наҗар ага Нәҗминең сугышның яшьтәше кебек туган “Котелогым” җыры бүген дә популяр.
Күпме җирләрне үтеп тә,
Аерылмас булдың миннән, кем, һай,
Кайларда ашамадым?
Күпме җәфалар күрсәм дә,
Мин сине ташламадым. Һай!
Котелогым, котелогым,
Аерылмас булдың миннән”.
Сагышланган чакта үзем дә, минем кебек башкалар да яратып җырлаган “Таулар” җыры бүген дә сәхнәдән төшми. Миңеште сәхнәсендә беренче тапкыр Фәридә Кудашева башкаруында 1964 елда яңгыраган иде ул. Наҗар ага билгеле шәхесләр – Заһир Исмәгыйлев, Гыйлемдар Рамазанов, Камил Вәлиев, Фәридә Кудашеваны үзебезгә Миңештегә алып кайткан иде. Ә без исебез китеп тыңлаган идек:
“Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,
Күксел таулар сөя җырларны,
Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,
Кыска итә озын юлларны...”
Кеше сөю-сәгадәт белән яши. Сөю, мәхәббәт булмаса, кешелек дөньясы ямьсез, гамьсез булыр иде. Яшьлектәге сөюнең гомер кышына кадәр җылытып яшәвен Наҗар абый “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырында күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп әйтеп биргән.
Җәмәгате Флорида апага багышлап язган “Бер җылы сүз әйтә алмадым” җырын һәркем үзенең газиз кешесенә атап җырлыйдыр, чөнки гомер эчендә безнең дә янәшәбездәге кешегә җылы сүзгә саран чакларыбыз күп булды.
Күпләрне әсир иткән “Кышкы романс”, “Юллар, юллар чакыра” җырларының да сәхнәдән төшкәне юк.
Ә туган ягыбызга багышланган җырлары безнең йөрәкләрдә никадәр горурлык тойгысы уята! “Дүртөйле тарафлары” җырында шундый матур юллар бар:
“Алтын булса кеше куллары,
Алтын итә җирне, кырларны.
Дүртөйленең һәр дүрт тарафы —
Хезмәт белән җиңү арасы”.
Шагыйрьнең туган авылы Миңеште бик күптән киң билгеле була. 1938 елда БАССР Югары Советы Президиумы рәисе Р. К. Ибраһимов, башкалабыз Мәскәүдә СССР Югары Советы сессиясендәге чыгышында сүз алып, шулай дигән:
“Башкорт АССРның Дүртөйле районында Ми-ңеште авылы бар. 1913 елда ул иң ярлы авылларның берсе була. Халык бөлгенлектә көн иткән. 1931 елда авыл ярлылары колхозга берләште. Миңештедә тәүгеләрдән булып электр үткәрелгән. Район тарихында беренче электр станциясе корылган, тулы булмаган урта мәктәп, тегермән һәм хан сараедай клуб төзелгән. Ә инде 1935 елда бу колхоз миллионерга әверелде...”
Ә менә “Безнең авыл Миңеште” җырын Наҗар ага шушы югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп язгандыр:
“Сез кайдан, дип сорасагыз,
Безнең авыл Миңеште.
Иллә мәгәр Миңештегә
Колхоз бигрәк килеште.
Безнең авылда игеннәр
Комбайннарны күмә.
Яше-карты намус белән
Хезмәт иткәнгә күрә...”
Бу җырны без дә җырладык (хәзер минем яшем байтак), яңа килгән буыннар да һаман җырлый. Авылыбызның гимнына әйләнде ул. Авылыбыз исән булганда бу җырның җырланудан туктамаячагына иманым камил.
Сер түгел, композиторлар мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырьләргә генә көй яза. Наҗар абыйның шигырьләре җырга әйләнгән икән, бу һич тә юкка түгелдер. Аларга көйне дә киң билгеле булган композиторлар Заһир Исмәгыйлев һәм Рим Хәсәнов язган.
Янә бер “Уфа юкәләре” җырын кемнәр генә җырламый хәзер. Җырлар безнең бүгенге тормышны чагылдыра түгелме соң?
“Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без мең янып, тик бер сүнгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле —
Яфрак коя-коя сөйләрләр...”
Ахырда шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә безнең арада булмасагыз да, Сез җырларыгызда яшисез, Наҗар абый!
Рузилә САДРИСЛАМОВА.
Дүртөйле районы.