Шаулы сазым минем, җанлы сазым,
Ярсый-ярсый тагын чыңласын, –
Синең хакта — җитез шанлы лачын,
Батырларга батыр кыз-лачын.
Шәрәф МөдәРрис.
Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. ХVIII гасыр башында Сыртлановлар Бәләбәй өязендәге Шланлыкүл авылына нигез сала. Алар татар морзасы Сыртлан Мансуровның дәвамчылары дип яза тарихчылар.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәгубә 1929 елдан Ташкентта телеграфист булып эшли, аннан соң гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазыйфаларын башкара.
Ул аэроклубта 1935 елдан шөгыльләнә, 1941 елда Грузиянең Үзәк планер мәктәбен тәмамлый һәм санитар эскадрильядә звено командиры булып хезмәт итә. Шул ук елның июлендә Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның декаб-реннән очучы — Бөек Ватан сугышы фронтларында.
4нче Һава Армиясенә караган 325нче төнге авиация дивизиясенең 46нчы төнге бомбардировщиклар гвардия Тамань полкының эскадрилья командиры урынбасары, гвардия өлкән лейтенанты М. Сыртланова Икенче Белоруссия фронты авиациясе составында Төньяк Кавказда, Тамань ярымутравында, Кырымда барган сугышларда, Львов-Сандомир, Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин операцияләрендә катнаша.
Дөньядагы иң киң таралган самолётларның берсе — “По-2” (“У-2”) авиаконструктор Николай Поликарпов төркеме тарафыннан 1928 елда эшләнгән. Аның җитмәгән җире, кылмаган эше юк. Ул разведчик та, санитар очкычы да. Элемтә эшен дә уңышлы үти. Ә төнге бомбага тотуда ул — алыштыргысыз. 350 килограммга кадәр бомбаны күтәрә алган. Немецлар җиңел бипланны “кофе тарткыч”, “тегү машинасы”, “рус фанеры” дип атаган, әмма шул ук вакытта акрын очкычны (тизлеге — 150 км) бәреп төшерә алган һәркайсы Алтын Хач белән бүләкләнгән. Мәгубә дә шундый самолётта очып дан ала.
“По-2” белән данлыклы гвардия Тамань авиация полкының очучы хатын-кызлары төннәрен фа-шистларның котын алып сугышкан.
Полкның 23 очучы хатын-кызы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Батыр Мәгубә үзенең салкын канлылыгы, нинди авыр шартларда да каушамавы, куркынычның күзенә туры карый белүе, кыюлыгы һәм осталыгы белән дан ала. Аны иптәшләре дә: “Мәгубәдә Чкалов батырлыгы, Молотов төгәллеге бар”, — дип бәяли.
Сугыштан соң Грузиядә авыл хуҗалыгы авиация-сендә эшли. Казанга кайткач, кияүгә чыга, оборона заводларының берсендә ОТК контролеры була. Кызы әнисе Мәгубәне искә алып болай ди: “Әни бик көчле, ару-талуны белмәс, эшсез утыра алмый торган кеше иде. Пенсиягә чыккач, тегү һәм бәйләү курсларына йөрде, музыка буенча дәресләр алды...”
Мәгубә Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә Мәгубә Сыртланова музее эшли. Благовещен шәһәрендә Геройның бюсты куелган. Аның турында китаплар язылган, фильм төшерелгән.
Идрис МӨДӘРРИСОВ.