Якташыбыз, халык артисты, җыр сөючеләр өчен - сәхнәдә Ханбикә, тормышта күңеле тулы нур, йөрәге тулы кайнар хисләр булган гаҗәеп кеше... Хәния Фәрхи.
Тагын бер сыйфаты бар иде аның - ул алдаша белмәде. Бар булмышы ихлас, күңелендәгесен ярып сала торган булды. Ясалма түгел, чын иде ул. Мондый әңгәмәдәш - журналист өчен табыш. Шуңа да Уфага килгән саен аның белән очрашып калырга, "Кызыл таң" битләрендә аның иҗатын яктыртырга, кунакка чакырырга тырыша идек. Шуңа да гәзитнең якын дусты дип әйтә алабыз аны. Үзе дә басманы ихтирам итә иде.
Аның белән бер очрашуда шундый бер тарих сөйләгәне хәтердә: “Ерак Көнчыгышка сабантуйга чакырдылар. Мин анда чирләп барып төштем – салкын тидергән идем. Анда да яңгырлы көннәр торды. 10 меңгә якын чакрым узып килгәч, җырларга кирәк бит инде. Татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да бар әле. Анда кайнар чәй ясап бирделәр. Табын янында гәзит-журналлар белән тулы өстәл дә куелган. Ышанмассыз, алар арасында “Кызыл таң” да бар! Күзләргә яшьләр килде. Әйтерсең, чакрымнар да, еллар да юк, мин туган авылымда хат ташучы ападан типография исе килеп торган “Кызыл таң”ны алдым да өйгә элдердем. Анда әтәй белән инәй чәй эчеп утыралар, мин өстәлгә гәзит китереп салам. Чәй табыны гәзит укуга күчә. ...Ерак Көнчыгыштагы “Кызыл таң”ны үзем дә сизмәстән алып иснәп куйдым. Аннан туган йорт исе килә, аннан иңгән нур да бар иде кебек..."
Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)
Разил ВӘЛИЕВ
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем.
Дөньяда килү бар, китү бар…
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,
Мин киткәч, бурычым җыр түләр.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар, кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.