Гайса Хөсәенов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Уфа кантоны Үтәгән авылында туган. 1951 елда - К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын, 1954 елда Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты аспирантурасын тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен, 1970 елда докторлык диссертациясен яклый. Башкорт әдәбияты белгече була, ә 1991 елда Башкортстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана.
1996-2000 елларда Гайса Батыргәрәй улы «Ватандаш» журналының баш мөхәррире була. Ул эшләгән елларда басма битләрендә башкорт филологиясе һәм әдәбияты өлкәсендәге фундаменталь тикшеренүләргә багышланган мәкаләләр басыла. Башкорт әдәбияты белеме һәм ХХ гасырның икенче яртысы-XXI гасыр башы әдәби тәнкыйтенең зур казанышлары аның исеме белән бәйле.
Гайса Батыргәрәй улы - киң профильле галим, аның тарафынан М. Өметбаев, Д. Юлтый, халык шагыйрьләре С. Кудаш, Р. Нигъмәти, М. Кәрим тормышы һәм иҗаты турында монографик хезмәтләр язылган. Аның кул астында «Башкорт әдәбияты тарихы» бастырыла. Ул - «Ризаэтдин Фәхретдин», «Мөхәммәтсалим Өметбаев», «Әхмәтзәки Вәлиди Туган», «Геройлар турында кыйсса», «Фельдмаршал Пугачев» повестьлары, «Канлы 55нче», «Батырша» романнары авторы.
Гайса Хөсәенов республикада археология һәм текстология фәненә нигез салучы да. Башкорт мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку әсбаплары, фәнни-методик эшләнмәләрнең авторы булып тора. Гайса Батыргәрәй улының хезмәтләре югары бәяләнде.
"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты" дәүләт унитар предприятиесе коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты.