+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 август 2021, 12:00

“Мин яратам сезне, якташларым!”

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне уңаеннан.

“Мин яратам сезне, якташларым!”
“Мин яратам сезне, якташларым!”

Моннан төгәл 73 ел элек Илеш районының Нәҗәде авылында туып, шул тирәдәге Кыпчак, Шәммәт авылларында үскән, Аккүз, Югары Яркәй, Карабаш мәктәпләрендә белем алган, ярты гасырдан артыграк Казанда яшәгән, эшләгән, иҗат иткән, шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак бөтен татар дөньясына танылган шәхес иде ул. Башкортстанда да гомер буе (вафаты 2020 елның 27 мартында) үз кеше булды. Илеш җирендә туганга гына түгел, ә газиз җирен бер генә минутка да онытмаган, һәрдаим якташларының уңышларына шатланып, кайгыларына көенеп яшәгән шагыйрь буларак та, төрледән-төрле әдәби-мәдәни бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмаган, каләмдәшләренең, иҗатташ дусларының юбилейларын уздырышырга да, аларны соңгы юлга озатышырга да вакыт тапкан олуг шәхес буларак та якын иде ул безгә. Ә инде безнең гәзит-журналларыбызга дистәләрчә еллар дәвамында язышып торганлыгын, аның бай иҗаты республикабыз халкына бик тә таныш булуын, китапларының яратып укылуын әйтеп тә тормыйбыз.
Роберт Миңнуллин Башкортстанда туган күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре (үзебездә яшәүчеләр һәм Татарстандагылар) турында ике республика матбугатында да очерклар, сурәтләмәләр, иҗади портретлар бастырды. Бүген без укучыларыбыз игътибарына шуларның кайберләреннән өзекләр тәкъдим итәбез.

Илаһи моң иясе

Фәридә апа Кудашева татар һәм башкортның илаһи бер бөек җырчысы. Ул — безнең бәгыребез, күз яшь­ләребез, сагыш-сагынуларыбыз, мәхәббәтебез, тарихи хәтеребез, бүгенгебез һәм киләчәгебез.
Малай чагым. Яшен тизлеге белән хәбәр таралды: Аккүзгә Фәридә Кудашева килгән! Авыл малайлары җыелышып шунда — колхоз үзәгенә концертка киттек. Җәйге челлә. Кечкенә агач клуб. Эче тулы халык. Клубның тәрәзәләре алып ташланган. Урамда да халык. Алар да Фәридәне тыңлый. Сәхнәдә — радиодан көн дә җырлый торган Фәридә Кудашева. Тәү карашка үзенең әллә ние дә юк икән: нәкъ безнең авыл апалары кебек. Тик менә моңы гына... Аннары бик тә сөйкемле Бәхти Гайсин. Ул шадраларын җәеп елмая, бер залга, бер Фәридә апага карап ала. Аккордеон телләре өстендә биегән юан-юан бармакларына күз дә иярми. Ә Фәридә апа җырлый да җырлый. Мин авызымны ачып тыңлыйм да тыңлыйм. Концерт беткәнен сизмәгәнмен дә. Чыгып таралышкан гына идек, клуб эченә халык тагын кереп тулды. Баксаң, Фәридә апа урамда калганнар өчен тагын концерт бирәчәк икән. Мин дә кереп киттем. Тагын моң агыла, тагын Фәридә апа җырлый. Олылар арасына кысыла-кысыла тирләп-пешеп, баскан килеш җыр тыңлауларга җитәме соң?! Фәридә Кудашеваны мин беренче тапкыр әнә шулай аягүрә басып тыңладым!
Малай чагым. Гомергә дә моңлануын ишеттермәгән әнкәебез, әткәйнең вафатыннан соң, үзәкләрне өзә торган бер көйне көйләргә гадәтләнеп китте. Көйли-көйли дә елый башлый. Аңа карап безнең күңел тула. Өй эчебез белән бергәләшеп елыйбыз. Шулай бик озак дәвам итте. Күңелемә, җаныма сеңеп калды ул көй. Инде генә онытылды дисең, яңадан хәтергә килә дә күңелне телгәли башлый. Җитмәсә, радиодан да Фәридә Кудашева шул җырны башкара. Әнкәй шуннан откан булгандыр инде. “Әй буе” аның исеме.
Эш бүлмәмдә, үземә бик тә кадерле китаплар янында, әнкәемнең рәсеме белән рәттән генә Фәридә апаның да сурәте эленеп тора. “Әй буе” дигән искиткеч моңлы җырны дөньяда алар гына — Фәридә Кудашева белән минем әнкәй генә елатырлык итеп җырлый ала. Ә мин аларның ихлас бер тыңлаучылары. Әнкәйнең җылы карашы, нурлы йөзе, караган саен миңа бетмәс-төкәнмәс рухи көч-куәт өстәсә, Фәридә апаның якты сурәте күңелемә ихлас моң сирпеп тора.
1991 елның февралендә Илдар ага Юзеев белән икәү Хәсән Туфанның 90 еллыгын уздырырга Уфага бардык. Кичә искиткеч матур тәэсир калдырды. Фәридә апа Кудашева белән янәшә туры килдек. Авырып тора икән. Үтәли җилдән куркып утырды. Туфанның иҗатын шулкадәр яхшы белә, берәр җырчы җырлый башласа, шунда ук ялгышларын сизеп ала. Ә җырларның күбесе, үч иткәндәй, гел буташтырып җырланды. Минем чыгыштан соң бик дулкынланып: “Бигрәк матур сөйләдең, синнән соң ничек сөйләрмен инде”, — дип курыккан иде. Микрофонга чыккач, шулкадәр матур итеп истәлекләр сөйләп китте... Чиста татарча итеп, образлы итеп, шигырь сөйләгән, җыр җырлаган шикелле итеп. Тын да алмый тыңладылар. Соңыннан “Кай­тырсың шикелле”не җырлап зал­ны елатты...

1996 ел.



Баһадир

Халкымның баһадир уллары турында уйлыйм. Полководецлар, җырчылар, ханнар, философлар, шагыйрьләр... Татарга алар аша бәя бирелә. Халкымның олылыгы аларга карап үлчәнә. Аз булмаган андый зат­лар татар тарихында. Бәхетебезгә, әле дә бар! Шулар арасында — Нәкый Исәнбәт. Соңгы могиканнарыбызның берсе. Укымышлыларыбыздан, зыялыларыбыздан, энциклопедистларыбыздан иң күренеклесе, иң мәр­тәбәлесе, иң өлкәне. Халык язучысы. Халык академигы. Халык улы.
Фольклорчы Исәнбәт. Өч томлык “Татар халык мәкальләре”. 2889 битлек тиңе булмаган фундаменталь хезмәт. Халыкның меңәр еллар буена килгән рухи байлыгы тупланган хәзинә, халкыбызның күңел байлыгы... “Балалар фольклоры”. Татар балалар әдәбиятының бишеге. Бүгенге көндә чыра яндырып эзләсәң дә табылмас такмазалар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар. Әле генә аның “Татар теленең фразеологик сүзлеге” (I том) басылып чыкты. Гомере буена җыйганнарының тыйнак кына бер өлеше. Калганнары чират көтеп ята.
Драматург Исәнбәт. Аның сәхнә геройлары да үзе кебек баһадирлар — “Муса Җәлил”, “Спартак”, “Мулланур Вахитов”, “Идегәй”. Профессиональ театрларда 2000 тапкырдан да артыграк уйналган “Хуҗа Насретдин”. Үзешчәннәр күпме уйнагандыр аны? Анысын Исәнбәт үзе дә белми. Халыкның бөтен акылын, тапкырлыгын, шаянлыгын, шуклыгын үзенә туп­лаган Хуҗа. “Зифа”, “Гөлҗамал”, “Рәйхан”, “Гүзәл”.
Шагыйрь Исәнбәт. Революциягә кадәр үк шигырьләр язып танылган. Революцион шигырьләр. Беренче китабының исеме үк “Чаң” дип атала. Ул шигырьләр еллар аша бүгенгегә кайта. Җыр-моң булып халык күңеленә күчә. “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”, “Туган ил” кебек җырлар булып. Илһам Шакиров кына җырлый ала торган җырлар алар.
Балалар язучысы Исәнбәт. Татар балалары өчен иң күп хезмәт күрсәткән, иң игелекле эшләр эшләгән, балалар дөньясын иң яхшы белгән аксакалыбыз. Шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр, уеннар, җырлар, табышмаклар. “Куян маҗаралары”, “Мырауҗан агай хәйләсе”, “Нәниләр шатлана”, “Балалар дөньясы” кебек китаплар. Әле генә “Мырауҗан батыр” дигән күпсерияле телевизион спектакль карадык. Анысы да Исәнбәтнеке. Нәкый аганың әсәрләре бүгенге балаларныкы да.
Гасыр улы Исәнбәт. Юк, өч гасырны бергә тоташтыручы Исәнбәт. ХIХ гасырның иң соңгы көннәрендә туган Нәкый ага ХХ гасыр аша узып бара. Давыллар, гарасатлар, афәтләр аша. Революцияләр, сугышлар, бишьеллыклар, репрессияләр, торгынлык еллары аша. Инде менә, ниһаять, үзгәртеп коруның да бишенче елы узып бара. Ниләр уйлыйдыр, ниләр кичерәдер 90 яшьлек аксакал. Бәхетле микән ул? Рәхмәтле микән ул чорга, язмышка? Югыйсә, гомере буе татарга хезмәт иткән, аның рухын күз карасыдай җыеп саклаган, аны күкләргә күтәргән Исәнбәт бит ул. Эчемнән генә уйлыйм: халкым үзе дә күтәрер әле аны. Күтәрми калмас!
Олуг әдибебезнең ышанычлы карашы киләчәккә төбәлгән. Туган халкының киләчәгенә олы ышанычтыр ул. Халкымның олы юлыннан Нәкый Исәнбәт атлый. Аның ХХI гасырга кереп барышы.

1989 ел.



Казанны алган Наҗар

1968 елда Казанга укырга киткәндә мин үзем белән Наҗар Нәҗминең “Сайланма әсәрләр”ен дә алдым. Яшел тышлы ул китапны ничә мәртәбә укыдым икән? Туган якларны сагынганда да, тик торганнан шигырь укыйсы килгәндә дә, күңелләр тулган чакта да... Укымыйча кулымда гына тотып торсам да җаныма тынычлык таба идем шикелле. Анда, мөгаен, шагыйрьнең мин яраткан бөтен шигырьләре дә булгандыр. Мәшһүр “Татар теле” шигыреннән башкалары...
“Татар теле” исә мине Казанда каршылады. Нәкъ шул чорда Наҗар Нәҗми әнә шул шигыре белән татар күңеленә бәреп керде. Иң элек кайда басылып чыккандыр, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма яклауга, җылы сүзгә мохтаҗ татар дөньясын “Татар теле” сискәндереп, тетрәндереп җибәрде. Татар теленең үләм-үләм дип җан биреп яткан бер чагында әлеге шигырь бик күп күңелләрне рухландырып, дәртләндереп, исәнкерәгән башларны айнытып, сүнә барган өметләрне яңадан кабындырып, иманыбызны яңарткандыр. Тукайның “Туган тел”еннән соң татар җанына шифалы дәва була алган шигырь дә шул ук “Татар теле”дер дип беләм. Татар матбугатында ул кабат-кабат басылды, радио-телевидение аша күп тапкырлар яңгырады. “Азатлык” радиостан­циясеннән күбрәк тә яңгырагандыр әле. Бер генә концерт-кичә дә “Татар теле”ннән башка узмады диярлек. Ниһаять, ул “Туган тел” кебек үк моңлы бер җырга әверелде. Мәскәү композиторы Сәйяр Хәбибуллин язган җыр моңлы да, мәгънәле дә булып чыкты. Аны тыңлаганда туган телебез өчен горурлык хисләре кичерәсең. Бүгенге көндә “Татар теле” туган телебезнең үзе кебек яңадан популярлашып китте. Аны азан тыңлаган кебек тыңлыйлар, дога урынына яттан укыйлар
Шагыйрь Казанны беренче тапкыр шушы бер шигыре белән яулап алды. Аннары — җырлары белән. “Син гомер агышларым”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Юкка түгел, юкка тү­гелдер”, “Уфа юкәләре”, “Бу җирләрдән синсез китмимен мин”... Шагыйрьнең Рим Хәсәнов белән икәүләп иҗат иткән һәм Фидан Гафаров башкаруында безгә килеп ирешкән җырларын Татарстан халкы сокланып тыңлады, яратып җырлады, үзенеке итте. Әлеге кабатланмас җырлар безнең җыр сәнгатебезне дә, күңелләребезне дә баетты. Наҗар Нәҗми җыр жанрына яңа төсмерләр, дөресрәге, югары шигърият алып килде. Ул җырларның көйләре, моңнары гына түгел, шигырьләре дә яңалык буларак кабул ителде. Шунысын да әйтим, нәкъ менә шушы җырлардан соңдыр, мөгаен, композиторлары­бызның шагыйрьләргә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрде. Алар хәзер әйбәтрәк, талантлырак шигырьләргә мөрәҗәгать итәргә тырышалар.
Казан — шагыйрьләр шәһәре. Шуңа күрә аны шигырь белән шаккатыру гайре табигый хәл. Әмма Наҗар ага Казанны яулап алуын дәвам итте. Бу юлы — яңа шигырьләре, поэмалары белән. Аның татарга, татар шигырь­ләренә, Казанга багышланган шигырьләре дөнья күрә башлады. Яралы татар бәгыренә дәва булырлык ул шигырь юллары безнең күңелләрне дә, шигъриятебезне дә уятып җибәрде, алтын хәзинәбезгә әйләнде. Кайчан да булса татар халкына багышланган берәр шигырьләр антологиясе төзелсә, иманым камил, аның иң гүзәл сәхифәләре нәкъ менә Наҗар ага Нәҗминең шул шигырьләре булыр иде. “Казанда татар зиратында”, “Татар бугазы”, “Бар...”, “Тагын татар”... Бу шигырьләре өчен безнең халкыбыз Наҗар Нәҗмигә мәңге рәхмәтле булыр, иншаллаһ.

1993 ел.



Горурланырлык райондашым

Күпсанлы шигырь сөючеләр Әхсән Баянны шагыйрь дип исәпли. Проза белән мавыгучылар аны язучы дип беләләр. Тамашачылар өчен ул — драматург. Гәзит-журнал укучыларына журналист буларак таныш. Аның очерклары, әдәби тәнкыйть мәкалә­ләре, публицистикасы чын язучы кулы белән язылган. Ул әле популяр җырлар авторы да, күренекле җәмәгать эшлеклесе дә...
Әхсән Баян партиябезнең ХХ съезды алып килгән демократик рухлы чорда яза башлаган шагыйрь. Аның гаделлеккә, намуслылыкка нигезләнгән иҗат принцибы да нәкъ менә шул елларда формалашкандыр. Мин аның шигъриятен яхшы беләм, күпме проза әсәрләрен укыганым бар, җыелыш­ларда ясаган чыгышларын тыңлап барам, тәнкыйть мәкаләләрен дә калдырмыйм. Ни генә кылса да, ни генә язса да, ни генә сөйләсә дә, үзенең тормыш һәм иҗат принципларына каршы килгәнен хәтерләмим. Язучының үз иманы бар. Иманына ул бервакытта да хыянәт итмәде. Заманга да, җитәкчеләргә дә — беркемгә дә яраклашырга тырышмады. Караны — кара, акны ак, диде. Дөрес, “уңайсызрак” кеше ул. Кирәктә дә, кирәкмәгәндә дә турысын әйтеп сала. Ялганлый белми. Ялагайлыкны җене сөйми. Ә андыйларга һәрчак кыенрак. Шуңа күрә дә аңа тәнкыйть тә башкаларга караганда ныграк эләкте, яратмаучылар да табылды. Поэмаларындагы, повесть-романнарындагы геройлары да үзе кебек аның. “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”, “Тау ягы повесте”, “Аязаючан болытлы һава”, “Төлке тоту кыен түгел” повестьлары, “Һәйкәл” драмасы, “Ут һәм Су”, “Таш китап” романнары... Алар әдәбия­тыбызның мактанычы булырлык әсәрләр.
Илештән өчәү без. Хәсән Сарьян Агыйдел егете иде. Мин Сөн буеннан. Әхсән Баян Базы елгасында коенып үскән. Һәр елганың үз шагыйре, һәр шагыйрьнең үз елгасы булырга тиештер, күрәсең. Әхсән абыйның да уй-хыяллары, теләк-омтылышлары әнә шул Базы елгасыннан башланган. Иҗаты да Базы буе чишмәләре белән бергә бәреп чыккан. Базыдан башланган шигърияте Агыйдел белән Кама аша Иделгә килеп тоташкан. Аның бүгенге иҗаты да Иделебез кебек мул, киң колачлы.
Ул үз геройларын да әллә каян читтән эзләп булашмый — туган яктан, үзенең якташлары арасыннан сайлап ала. Нигә дисәң, ул аларны ныграк белә, ныграк ярата. Билгеле, һәммәсен яратып та бетерә алмыйдыр. Якташлар арасында да төрле кешеләр очрый. Ләкин ничек кенә булмасын, Әхсән Баян иң элек туган җиренең шагыйре.
Берничә ел элек без аның белән Илешкә кайттык. Туган авылында булдык. Урман эчендәге кечкенә Әшмән үземнең дә бала чагымны искә төшерде. Урамы — чирәм генә. Бакчалары урман белән тоташып киткән. Тып-тын. Әхсән абыйның малай чагында да шундый тын булгандыр ул. Бөтен авыллар үзгәреп бетте, Әшмән исә һаман шул килеш...
Хәсән Сарьянның бер мәкаләсендә мондый юллар бар иде: “Әхсән Баян дигәндә мин үзем гел — мактаныч дип әйтимме, горурлык димме — гомумән, башымны күтәребрәк җибәрә торган бер тойгы кичерәм, чөнки ул минем якташым!”
Күңелемнән мин дә шушы сүзләрне кабатлыйм. Миндә дә якташым өчен горурлык яши.

1994 ел.



Татар Арысланы

Заманында “Азат хатын” журналы редакциясе Баумандагы “Елочка” кафесында бик күңелле очрашулар уздыра торган иде. Шуларның берсенә, яшь шагыйрь сыйфатында, мине дә чакырдылар. Кунаклар арасында Айрат Арсланов та утыра. Ерактан ук аерылып, игътибарны үзенә җәлеп иттереп торганы исемдә калган. Мәҗлестә ул да шигырь укыды, мин дә. “Әнкәй” белән “Каз өмәсе”н укыдым шикелле. Тәнәфестә якыннанрак таныштык. Танышуга ук: “Шигырь­ләреңне әйбәт укыдың, тавышың да бик матур тембрлы икән. Беләсеңме, радиога ир-ат диктор кирәк. Син анда бар әле, тавышыңны тыңлап карасыннар”, — дип мине бөтенләй өнсез калдырды.
Айрат абый белән шуннан бирле таныш без. Очрашып, аралашып торабыз. Кичә­ләрдә, концертларда бергәләп чыгышлар ясыйбыз. Безне якынайткан ике сәбәп бар. Аның беренчесе — шигърият, икенчесе — Башкортстан. Шуңа күрә безнең сөйләшер сүзләребез дә, уртак фикер­ләребез дә җитәрлек. Якын иткәнгәдер инде, ул минем ши­гырьләремне дә үзенең репертуарыннан төшерми... Киң күңелле, эрудицияле, зыялы иҗат кешеләребезнең күренек­лесе ул.
Татар турында сүз чыкса, мин һәрвакыт Айрат Арслановны күз алдына китерәм. Менә кем ул чын татар! Ул килеш-килбәт, ул кыяфәте, ул тавышы! Югыйсә, татарны киноларда, спек­такльләрдә, сурәтләрдә, әдәби әсәрләрдә, һичшиксез, кысык күзле, карсак гәүдәле, кәкре аяклы, нәзек тавышлы азиат итеп күрсәтү гадәткә кергән. Типик кыяфәтле татар шундый була, янәсе. Ә минем шулай уйлаучыларга Айрат абыйны күрсәтәсем килә. “Карап калыгыз, күреп калыгыз! Чын татар шундыйрак була!” — диясем килә.
Айрат Арсланов безнең сүз сән­гатен бик биеккә күтәргән, олы сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән олуг артистыбыз. Татар шигъриятен, аеруча Тукай белән Җәлил иҗатын пропагандалауда ул әйтеп бетергесез фидакарьлек эшләде. Аннары шунысын да онытмаска кирәк: ул татарча да, урысча да бердәй матур итеп сөйли белә. Димәк, ул татар шигъриятен башка халыкларга да кирәгенчә җиткерә алды. Шуның белән татарны күтәрде!
Концерт бара. Конферансьеның яңгыравыклы сүзләре яңгырый: “Сәхнәдә — Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов!”
1996 ел.
Остазым турында
Беренче шигырьләремне “Кызыл таң” гәзитендә бастырып чыгарган, шул чакта җылы сүзләре, шигъри киңәшләре белән ярдәм иткән Рим Идиятуллин алдында миңа бераз уңайсызрак та. Әдәбиятка соңрак килгән, күпкә яшьрәк килеш аның иҗатына бәя бирергә мәҗбүрмен менә. Я инде, шушы да булдымы гаделлек. Югыйсә, миңа гына түгел, башка бик күп яшь шагыйрьләргә дә булышкан, “Кызыл таң” аша дөньяга чыгарган, иҗатларына бәя биргән шагыйребез бит ул. Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим белән бер чорда шигърияткә килгән, шуннан бирле каләмен ташламаган, һаман да шундый ук талантлы шагыйрь булып калган Римнең иҗат язмышы турында уйлыйм да сискәнеп китәм. Берәү булса, күптән кул селтәр иде. Рим исә үҗәтләнеп иҗат итә. Күрәсең, шагыйрьлеге, шигъри накалы яшьтән үк нык булгандыр. Шулай булмаса, шагыйрьлеген, шигъри һәм милли рухын саклап кала алмас иде ул.
Рим шигырь белән яши торган кеше. Аның шатлыгы да, кайгысы да шул шигырьләре. Аның шигърияте — чын, ихлас хисләргә бай, табигый агышлы шигърият. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булгангамы, Рим күбрәк үзенең бала чагы, тол калган аналар турында язды. Миңа аның малайлар турындагы шигырьләре аеруча ошый. Үземнең малай чагымны искә төшергәнгәдер, ахры. Малай чаклар охшаш буладыр, күрәсең. Әмма иҗат башындагы малай чакларны сагыну хисләре, романтик күтәренкелек күптән юк инде Римдә. Акыл утырткан, бу дөньядан күп гыйбрәтләр алган, үткәненә, бүгенгесенә аек акыл белән караучы, дөньяның асылына төшенә баручы шагыйрь ул бүген.
“Кызыл таң”ны даими укып баручылар өчен Римнең иҗатына бәя бирү җиңелрәктер. Гомере буена ул шунда басылып килә. Дөрес, Казан матбугатында да күренгәли. “Казан утлары”ның даими авторы.
1993 ел.
Тупланманы Фәрит Фаткуллин әзерләде.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: