Күркәм гомер бәйрәме уңаеннан талантлы шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфи белән әдәбият, сәнгать һәм, гомумән, тормыш турында әңгәмә кордык.
Ләйсән Кәшфи – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
1966 елның 8 августында Тәтешле районының Югары Кодаш авылында туа. Башкорт дәүләт университетын татар филологиясе белгечлеге буенча тәмамлый. Казан дәүләт университеты каршында аспирантура узып, 1991 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Күп еллар Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” компаниясенең матбугат үзәгендә – “Хәзинә” гәзитендә, телевидениедә эшли, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәкли. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, шигырь китапларын нәшер итә, нефть төбәге әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнә, ике монография әзерли.
2009 елда Ләйсән Кәшфи гаиләсе белән Уфага әйләнеп кайта. “Кызыл таң” гәзитендә эшләү дәверендә Башкортстандагы татар әдәбиятын җентекле өйрәнә, махсус җыентык чыгара. Хәзерге вакытта иҗатташыбыз “Туган тел” телевизион каналында “Ихлас” дигән тапшыру әзерли, бер үк вакытта шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.
– Ләйсән, син дә беләсең, һәрбер мәшһүрлекнең, сәләтнең артында аның фәрештәдәй анасы, туып-үскән гаиләсе тора. Агачы нинди, җимеше шундый. Синең дә рухи тамырларың туган төбәгеңә, нигез-нәселеңә бәйләнгән.
– Толстой әйткән бит, барлык бәхетле гаиләләр бертөсле бәхетле, дип. Мин дә, шөкер, бәхетле язмыш иясе. Укытучылар гаиләсе – мәктәп – университет – аспирантура – журналистика – дин. Бу – минем кып-кыска биография. Адәм баласы нәселен дә, ата-анасын да сайлап ала алмый. Һәркем үз язмышы алдында җаваплылык хисе йөкләгән. Укытучы баласы – ул гомер буе үрнәк булырга бурычлы. Аның тормыш программасы шундый.
Кәшфиевлар – тирә-юньдә танылган, затлы, үрнәкле гаилә. Заман нинди генә мәсьәләләр куймасын, мин бу затлылыкны сакларга, алдагы буыннарга тапшырырга тиешмен, дип беләм. Әткәм-әнкәм рухы каршында зур бурыч ул.
Әнием – химия укытучысы – Земфира Сәгыйть кызы гаҗәеп кеше иде. “Мин кечкенәдән бәхетле бала булдым, шуңа да тормыш сынаулары мине ега алмады”, – ди торган иде.
Әйе, кеше тормышта ныклы адымнар белән атласын, елар җирдә көлә алсын өчен, кечкенәдән бәхетле, тамырлары ныклы булырга тиеш. Раббыма мең шөкер, бәхетле балачагым мине һаман озатып бара сыман.
– Шәхес һәрдаим үссен өчен ул остазлардан, укытучылардан да уңарга тиеш, диләр. Кайбер укытучыларның дәресләрендә без туры утырырга гына өйрәндек, диючеләр бар...
– Укытучы дигән исем үзе минем өчен бик изге. Әти-әни, картинәй-картәтәйләр укытучы булгангадыр, бәлки, мин укытучы исемен йөртүчегә илаһи хөрмәт белән карыйм.
Адәм баласын туры утырырга күнектерү дә җиңел түгел.
Хәреф таныткан беренче укытучым Асия ападан алып, бүгенге үземнең балаларым белән яшьтәш диярлек дин остазларым алдында башымны иям. Күп профессорлардан белем алдым, һәркайсын бөек итеп күрдем, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга тырыштым, дәресләрне су кебек эчтем. Диссертациямнең фәнни җитәкчесе олуг әдип Тәлгать Галиуллин әйткән кайбер сүзләрнең чын мәгънәсен һәм хаклыгын әле ачам.
Һәр укытучыда әүлиялек чаткысы бар. Остазлар кайсы да тирән хөрмәткә лаек, минемчә.
– Туган яктан хыялыңа таба алып чыккан сукмак ачык идеме? Киртәләрне ничек үттең?
– Мин тормышта, гомумән, максималист булсам да, зур нәфесле кеше түгел. Буем җитмәстәйгә үрелмим. Мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым да, өметемне әллә кайларга сузмастан, үзебезнең БДУның татар бүлегенә килдем. 1983 елның 13 августы иде бугай, соңгы имтиханны тапшырган көнне Гафури урамында аякларым тотмый башлады. Ай буе йокысыз төннәр тәмам алҗыткан, күрәсең. Иртәнге 6ларга кадәр керү имтиханнарына әзерләнә идек. Бу – минем иң зур Бәхеткә ирешү көнем иде. Шундый зур горурлык белән йөрттем мин студент исемен. 5 елга бер дүртле дә алмадым. Ленин стипендиаты булдым. Университетны кызыл диплом белән тәмамлагач, Казанга аспирантурага жибәрделәр.
Киртәләр тоймадым. Шаулап аккан дәрья кебек булганмындыр, буып буламыни ташкынны?! Өч ел дигәндә диссертацияне якладым. Әдәби тәнкыйть үзенә тартып алды.
– Тормыш, яшәеш һәм, әлбәттә, иҗат, үз-үзеңне эзләү. Уфа – Казан – Әлмәт – Уфа. Шул тукталышларда ниләр югалттың, ниләр таптың? Үзеңне танып беттеңме? Әллә ул дәвам итәме?
– Эзләнү түгел бит ул. Хатын-кыз өчен тормыш имтиханнары башка бер кеше язмышы белән кушылып яши башлагач, куера бит. Үзең булып калу да, шәригать буенча, гаилә законнарына каршы бармау да кирәк. Казанда аспирантура тәмамлап, тормышка чыгу белән, минем законым үз көчен югалтты. Минем белән гаилә законнары идарә итә башлады. Казанны ташлап китүгә бик кайгырган идем, Әлмәт мине кочак җәеп каршы алды. Мине шундук “Татнефть” компаниясенә эшкә алдылар. Татарча гәзит һәм телевизион тапшырулар чыгардык. Фән өлкәсеннән китеп, шаулап торган әдәби иҗат даирәсенә килеп кердем. Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Гамил Афзал, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова кебек зур язучыларны биргән Әлмәт мине күтәреп кенә алды. Шигърияткә, иҗатка чын мәхәббәт шунда уянгандыр да.
Әлмәт төбәге әдәбиятын гыйльми нигездә өйрәнеп, ике монография әзерләдем, күп фәнни мәкаләләр яздым, Казанда узган гыйльми конференцияләрдә катнаштым.
Күп шигырьләр, җыр текстлары язылды, китаплар чыкты, Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Премияләр, мактаулар да күп булды. “Кызыл каурыйлар” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкләп, яхшы гына каләм ияләре дә килеп чыкты. Гомумән, Әлмәт – минем иҗатның чәчәк аткан мәле. Рәхмәт, Әлмәткә!
Ирем Нәркис романтик холыклы кеше, мине дыргылдатып Уфага күчереп алып кайтты. Яшьлек шәһәренә күчәргә мин каршы килмәдем. Сагынылган Уфа урамнарында йөрүемә ике ел буе ышанмадым, төш кенәдер төсле иде.
“Кызыл таң”га эшкә кердем. “Татнефть” түгел, уйнап-көлеп йөрмисең, эш нык киеренке. Хезмәт хакы өч тапкыр аз. Йорт кора торгач, Әлмәттәге мая да бетте. Менә сиңа журналистика! Алай гынамы, гәзиткә яздыру буенча план үтәргә кирәк. “Хәер сорашу кебек бит бу!” дип башта утырып еладым ( бик сирәк елыйм мин). Аннан өйрәндем “бака ашарга”. Менә шушы галәмәт мине бизнеска этеп кертте дә инде. Бавырсак сату гәзит сатудан чак кына ансатрак булып чыкты. Ризыкка кеше акчасын кызганмый.
– Мин шулай хәтерлим. “Кызыл таң”га инде тормыш тәҗрибәсен туплап килүче талантлы лирик шагыйрә, акны карадан аера белгән чарланган журналист буларак, бигрәк тә без – каләмдәшләр өчен, исемең-җисемеңә, дигәндәй, тынчу көнне саф ләйсән яңгырдай, болыт арасыннан балкып, калкып чыккан кояштай, барлы-юклы кичерешләрне кәгазьгә төшергән рифмачылардан аерып куюың белән арбаган идең. Әдәбият белгечләре булганнары да “Син – миңа, мин – сиңа” принцибыннан ерак китмәгәндә, тиешле бәя бирүең сокландырды. Андыйлар соңгы вакытта көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас дефицитка әйләнде. Син бүген “Ихлас” та балкыйсың, шагыйрә буларак югалмассың, бизнес-леди буларак отылмассың. Өлгергән, үз бәясе, саллы тәҗрибәсе булган әдәбият белгечен югалтмадыкмы без? Рифмачылар, бавырсак пешерүчеләр белән дөнья тулган. Сәләтле тәнкыйтьчеләр бармак белән генә санарлык.
– Әйе, Рафига апа, тәнкыйть мәкаләсен утырдың да яздың түгел. Бер китапка бәя бирү өчен атна буе гыйльми чыганаклар белән утырырга кирәк. Әле дә йөзеп, яңа чыккан китаплар турында язасым килә. Вакыт җитми шул. Язмышка сылтыйк инде, ризык кайда, бәндә шунда.
Җиңел түгел иҗат кешесенә җитештерү, сату белән идарә итү. Кешеләрне оештырып эшләтер өчен үзгә сәләт кирәк.
Аллаһ каршында җаваплылык зур. Хәрәмгә, кеше өлешенә кереп китәргә язмасын.
– Хатын-кыз – дөнья тоткасы. Ул – таяну ноктасы. Син дә, Ләйсән тормыш сынауларына бирешмәүче фидакарь җан. Билгеле, иң авыр юллар гына кирәкле биеклеккә илтүчән. Бүген сине нинди яңа максатлар алга әйди?
– Тормыш дәрьясы тау-ташларны агызып, шаулап ага. Шул агымга буйсынган мин. Башка чарам юк. Иманлы булу зур көч бирә. Куркыныч чоңгылга – стресс, депрессиягә кермисең.
Максатым – менә шушы киеренкелектән котылып, иҗат итеп, гыйбадәт кылып яшәү.
– Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертер, ди бер хәдис. Аллаһка шөкер, иманлы гаиләдә туып-үскәнсең, ирең, балаларың да дини, югары дини белем алырга омтыласың. Хак дин юлына басу сиңа нәрсә бирде?
– Ике дөнья бәхете бирде. Ни бәхетсез икән ул динсез кеше!.. Имансыз яшәүнең нәтиҗәсе – мәңгелек тәмуг. Ислам университетына укырга кергәч, мин иң Зур Бәхетнең нәрсә икәнлеген татыдым. Дини гыйлем алу ләззәтен берни белән дә чагыштырып булмый.
Күңел күзе ачыла, Мөхәммәт Галләм әйтмешли, телләреңә сандугач куна. Иҗат кешесе өчен бу гыйлем алыштыргысыз кирәк. Без дөньяны бер яссылыкта күрергә өйрәнгән, дини гыйлем аны 3 Д форматында, бөтен үлчәмнәрдә, әлеге мизгел, фанилык, мәңгелек яссылыкларында күрергә мөмкинлек ача.
Пәйгамбәрләр тарихын, Ислам тарихын белми торып, кулга каләм аласы да юк. Имансыз иҗат – гади бер саташу гына ул.
Иҗади хакыйкать фәкать иманга тамырлана.
Шушы киеренке тормышымда һәркөн кич белән Ислам университетында гыйлем алу мөмкинлеге табылу – иң зур бәхетемдер.
– Гомер кыска һәм хаталар белән тулы. Хаталанмас өчен тәҗрибә туплау кирәк. Ә тәҗрибә туплау хаталарсыз мөмкин түгел. Бүгенге заманның, иртәгә дә вакыт бар әле, дигән хатасыннан халимы син?
– Бу авыр сорау. Гел дөрес яшәдем дип уйласам да, бәлки кемдер минем узган юлны шыр хата, дияргә мөмкин. Мин үземне тормыш корабленең штурвалында хис итәм. Бу давыллы тормышта ничек тә капламаска, имин алып барырга кирәк аны. Бер хата харап итәргә мөмкин тормышыңны.
Иҗатка килгәндә, каядыр ашыгу, ашкыну юк. Бәлки мин хаклы түгелмендер. Күңелдән ташып чыкканны гына язам.
Язмый чыдый алсаң, язма, дигән бит бер акыл иясе.
– Үзең генә түгел, киләчәктә оныкларың сокланып укырлык китапны нинди темага, нинди жанрда язарга теләр идең?
– Оныклар аны сокланып укырмы, юкмы, ләкин мин, мөмкинлек чыгу белән, талантлы китаплар, талантлы каләмнәр турында язар идем.
Аны студентлар укып, файдаланыр, иҗатчылар фәһем алыр иде.
Аннан соң минем “Җидегән чишмә” кебек үлми торган бер җыр язасым килә.
Без Аллаһ Тәгалә язган сценарий буенча яшибез. Иҗат – бәхет ул. Уйсызлар арасында уйлы, телсезләр арасында телле, сукырлар арасында күзле булган кебек, Раббының безгә насыйп иткән зур өстенлеге ул.
* * *
Каләмгә ант белән тотынып,
Яп-якты өметләр коясың.
Син, Ләйсән, фәрештә затыннан,
Торганы бер көлтә кояш син.
Унсигез яшьлек сылуның ялкынын да, йөзьяшәр остабикә акылын да туплаган, галилеге гадилектә чагылган шагыйрә, журналист, галимә, мөслимә ханым белән ахирәтләрчә әңгәмә кору күңелемә хуш килде. Рәхмәт сиңа. Язмыш үзе булмышыңа ике 5ле куйганда, сиңа гомер буе бүгенге кебек үк, үзең ирешкән бәхетеңә лаек булу насыйбы телим.
Рафига УСМАНОВА,
шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.