+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 август 2021, 15:24

Синең булмыш йолдызга тиң, януың илгә кирәк!

Күренекле галимә, дәүләт эшлеклесе, гүзәл зат ул – безнең бүгенге юбиляр!

Синең булмыш йолдызга тиң, януың илгә кирәк!
Синең булмыш йолдызга тиң, януың илгә кирәк!
Зөһрә Рәхмәтуллина – Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе советы рәисе, философия фәннәре докторы, профессор, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены иясе, Башкортстанның атҡазанган фән эшлеклесе. Русия табигый фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Философия, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган 400дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән монографияләр һәм дәреслекләр авторы.

– “Исемең матур – кемнәр куйган, сине күреп кем туйган”... Халык җырындагы бу юллар, һичшиксез, Зөһрә исеменә дә туры килә. Җирдәге гап-гади бер кызга күк кадәр күк җисеме исеме кушканда әти-әниегез нинди язмыш юрады икән Сезгә, Зөһрә Җиһа­ну­ровна? Әйдәгез, әңгә­мәне иң кадерле хатирәләрдән баш­лыйк әле. Тормыш елга­гызның чишмә башы, әти-әниегез, сез үскән гаилә, балачактан күңелегезгә салынган рухи, тәрбияви кыйммәтләр турында сөйләшик.
 
– Бик эшчән, терекөмеш кебек җитез әнисенең исемен миңа картинәм Шәмсиямал куштырган, әнием дә ошаткан. Бераз үсеп, йолдыз исемен йөрткәнемне белгәч, әтием күктәге иң якты йолдызны күрсәтте. Шунда горурланып та куйдым хәтта. Бу исемем белән төрле маҗараларга эләгергә дә туры килде: Зөһрә-Зухра ни эшләптер документларда Зугура булып язылган. Салаватта педучилищеда укыганда почтада Зухра Баширова исеменә җибәрелгән акча-посылкаларны бирми елаттылар, БДУның кызыл дипломына Зухра дип язып чак төзәттеләр, хәтта вице-премьер вазыйфасына караганда да педучилищеда: “Бездә Зухра Баширова гына укыды, Зугура булмады”, дигәннәр. Паспорт алмаштырганда күпләр, Зухрага әйләндер исемеңне, дисәләр дә, шулай калдырдым: тумыштан язылган “Зугура”ның, бәлки хәтере калыр да, язмышымны сындырыр, дип шаярттым. Алай да, әти-әниемнән бер сорадым бу гомергә ишетелмәгән исемемнең асылын. Баксаң, әтием туу турындагы таныклыкны алырга авыл Советына килгәч, сәркәтип, урыс абзые, сабыйга нинди исем язабыз, дигәч, әтием Зө-һө-рә! дип иҗекләп әйткән, ә абзый инде туп-туры тәрҗемә итеп миңа Зугура дигән яңа исем уйлап тапкан.
 
Әйе, Шәмсиямал картәнием абыемнарга да, Гөлнәфис сеңлемә дә исемнәрне үзе кушкан. Ул бик дини, пөхтә, әдәпле иде, безгә, кызының балаларына үрнәк булды, күрше авылга аңа кунакка йөри идек, һәрвакыт бәхетле, тәүфыйклы, әти-әниле булсак иде, дип теләргә өйрәтә иде.
Без, җиде бала, мәктәптә “дүртле”, “бишле”гә генә укып, яхшы кием киеп, тәмле ашап, җитеш дөньяда, матур, якты йортта, тату, тырыш гаиләдә үстек. Зур хуҗалык, мал, кош-корт, зур бакча, күкрәп үскән Иглин суганы түтәлләре, умарталар, аларга бәйле бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрендә әти-әнигә ярдәмче булып, түтәл утап, корттан чагылып, баш күтәрми эшләп үстек, чөнки безне укытырга, ашатырга, матур киендерергә кирәк иде. Мин үзем дә кызымны шулай үстердем, чөнки үземне бәләкәйдән “кеше эштән үлми”, дип өйрәттеләр.
 
Бик тату гаиләдә үстек: әти әллә ничә төрле гармунда уйнар, әнием белән матур итеп җырлар иде. Үскәч, әтидән оялмый башлагач, без, кызлар да, аларга кушылдык. Соңрак, Рамазан абый Янбәков белән очрашкан саен, бу дөньяда “Уел”ны матур итеп ике генә кеше җырлый: беренчесе Сез, икенчесе минем әтием, дия идем. Хыялда пианино булса да, олы абыем, мин, Альбина сеңлем дә гармунда, ә Гөлнәфис мандолинада уйнады. Әнием пөхтәлеккә, һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте, зәвык салды. Авылда аны “матур Фәния” дип йөрттеләр, урамга бизән­ми-төзәнми чыкмады, килешле кием генә киде, кызларын да шуңа өйрәтте.
 
Бу дөньяда авыл хатыны белергә тиеш бар эшне дә башкарам, яшелчә, җимеш, гөлләр үстерәм, чүп үләннәре миннән курка. Кош-кортны гына эшкәртергә өйрәнә алмадым да, бавырсагым әниемнеке кебек килеп чыкмый, шул гына. Абыйлар белән үстем, үземне җәберләргә бирмәдем, суксалар, еламадым, каршы тордым, шуңа да батыр йөрәкле булганмындыр. Әмма әтиебез безгә бармак белән дә чиртмәде, кычкырмады, начар сүзләр әйтмәде, хәтта сарык бәтиләре, бозауларга да “улым-кызым”, дип дәшә иде. Әнием “әтисе суккан бала бәхетсез була”, дияр булды. Әтием, эш боза башласак, каш арасыннан карап кына куяр иде, аның салкын, шелтәле карашы һаман күз алдында. Бу тәрбияви алымнарны үз гаиләмдә дә кулланам.
 
Гаиләбездә эш һәм уку культы булды. Әти-әни җидебезгә дә югары белем алырга ярдәм итте, абый-энеләрем агроном, зоотехник, мал табибы, урман хуҗалыгы белгече һөнәрен сайладылар, бер сеңлем табиб-эмбриолог, пробиркаларда бала ясый, Альбина, төпчегебез, минем кебек философ, доцент. Әйткәндәй, бер могҗизаны әйтми кала алмыйм: заманында күмәк баланы әнием берәм-берәм мунчага ташый, әтием, тезеп утыртып, юындыра торган иде. Коендырган саен, укытучы, табиб, агроном, зоотехник, ветеринар, хәтта министр булыгыз, дип теләк теләр иде. Еллар үтте, барысы да шулай килеп чыкты да: әллә башка коелган тылсымлы су, әллә күңелгә салынган максатлар шундый нәтиҗә бирде.Үзем кызымны да, әле оныкларымны дә шулай үстердем һәм үстерәм. Борынгылар юкка шулай эшләмәгәннәр бит. Якты уйлар, изге теләкләр, яхшы хыяллар тормышка аша ул! Чыннан да, кешегә алдан ук тиешле юнәлеш бирү кирәктер. Әти-әниебезгә мең-мең рәхмәтлебез, алар хәзер бакыйлыкта, ел саен Коръән укытып искә алабыз, яткан урыннарын чистартып торабыз, аларның җырларын җырлыйбыз, дус, тату яшибез.
 
– Кеше тормышын биек йорт итеп күз алдына китерсәк, аның нигез ташлары гаиләдә салына, ә иң мөһиме булган башлангыч катлары – белем алу елларында төзелә. Ничә катлы булса да, әлеге “йорт”ка керүче һәркем әүвәл нәкъ шушы катлардан уза. Аның төзеклеге, файдалы, максатка ярашлы булуы аеруча мөһим. Сез укыган мәктәп, югары белем алган уку йортлары турында нинди тойгылар белән искә аласыз, бүгенге күзлектән караганда, ул еллардагы белем бирү дәрәҗә­сен ничек бәялисез?
 
– Мәктәбем минем өчен төпле, ныклы белем нигезе булды. Ә укытучыларыбыз нинди иде! Һәрберсе остаз, үз өлкәсендә маһир, ягымлы, кешелекле булды. Бигрәк тә урыс теле укытучысы Разия Әхмәт кызы Назарова минем алдагы язмышыма зур йогынты ясады. Мәңгегә онытмыйм: сентябрь аенда каен турында инша язарга кушты. “Юный натуралист” журналыннан мәгълүмат алдым да шуны тезеп яздым. Иншаларны тикшергәч, укытучым миңа: “Зөһрә, кара әле тәрәзә артындагы каенга! Нинди матур, алтын толымлы, нечкә билле ул, көзге җилгә ничек иркәләнә. Ә син аннан кәгазь эшләү турында язгансың”, – диде. Чыннан, бу яшь каен гаҗәеп гүзәл дә, тылсымлы да иде. Шушы дәрес минем иҗади аңыма, образлы фикерләүгә юл ачты, алай гына да түгел, укытучым биргән төпле белем миңа арытаба да ныклы ярдәмче булды. Мәктәпнең 8 сыйныфын Мактау кәгазе белән тәмамлап, Салават педучилищесына укырга киттем. 15 яшьлек кечкенә бала идем, әнием ерак дип елый... Әтием алып китте, башкорт телен болай да бик яхшы беләсең, диде дә, урыс бүлегенә документларны бирдертте. Аны кызыл дипломга тәмамладым, баянда уйнарга өйрән­дем. Башлангыч сыйныф укытучысы артист булырга тиеш, диде укытучылар. Сәнгатьле сөйләргә, биергә, җырларга, балаларны җәлеп итәрлек төрле һөнәрләргә, дуслыкка, тәртипкә, оештыру сәләтенә, матур иншалар, мәкаләләр язарга өйрәтте педучилище. Хәтта шәһәр гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе булдым бер вакыт. Мин Салават шәһәренә бик рәхмәтлемен: яшьләр шәһәре бик шәфкатьле булды, юлдан да яздырмады, начар кылыкларга да өйрәтмәде, көчле шәхес итеп тәрбияләде. Кызыл диплом ул вакытта арытаба укырга мөмкинлек бирә иде. Курсташларым, чыгарылыш кичәсен­нән соң, озакламый журналист Зөһрә Бәшированы укып белербез әле, дип озатып калдылар, әмма юлларым икенче тарафларга юнәлде.
 
БДУның филология факультетын, педучилище белеме нигезендә, җырлап кына укып чыктым. Ике телне белгәнгәме, урыс теленнән хәтта төбәк олимпиадасында беренче урын алдым. Миңа профессорлар аспирантурага барырга кирәк, катлаулы урыс телен тою, аның нечкәлекләрен аңлау сирәкләргә бирелә торган сәләт, диделәр. Укытучыларым мәктәптә дә, училищеда да, университетта да көчле булды, мавыктыргыч дәресләре, лекцияләр, үзләре дә һаман истә. Мин дә игелекле була алдым. Министр чагымда педучилищега ярдәм итәргә тырыштым, мәктәбемә капиталь ремонт, интернат-кабинет эшләнде: авылның күрке булып тора хәзер! Ә депутатлык чорында университетыма да бик яхшы ярдәмнәр күрсәтергә насыйп булды! Укырга да, камил­ләшергә дә киң мөмкинлек бар хәзер, әмма шунысын белү мөһим: үзеңнең теләгең булмаса, нинди белем дә юкка чыга, файдасы булмый. Хәзерге яшьләрнең дә укытучылары көчле, тик белемнең кадерен белергә кирәк.
 
– Филология факультетында белем алсагыз да, фәнни баскычларны философия фәнен өйрәнүдә үткәнсез. Гадәттә, бу фәндә уңышларга ирешүчеләр – көчле затлардан. Сез алардан өйрәндегезме, әллә үз юлыгызны таптыгызмы? Бу өлкәдә нинди ачышларыгыз, табышларыгыз, уңышларыгыз бар?
– Философия фәненә юлларым да бик кызык булды. Семестр саен йөзәрләгән китап укып, кеше язмышларын үз иткән филологның башында нинди генә фәлсәфи уйлар кайнамый инде! Нишләптер, философия дәрес­ләре ошады: яшь кенә укытучы, хәзер инде күренекле профессор В. Н. Финогентов белән бәхәсләшә торган идек. Йөрәккә ятты бу аралашу. Университетны тәмамлар алдыннан партком секретаре, философ Б. С. Галимов чакыртып алды. Ул вакытта мин бик актив студент, Уфа шәһәр Советы депутаты, Уфа комсомол комитеты бюросы әгъзасы идем. Профессор болай диде: “Әлбәттә, аспирантурага тел белеменнән барсаң, бик тиз арада кандидат та, доктор да, яхшы укытучы да булачаксың, әмма сиңа иҗтимагый фәннәрне сайларга кирәк. Кеше белән матур итеп аралаша беләсең, оештыру сәләтең бар, уйла. Бу очракта сине бөтенләй икенче даирә көтәчәк. Без сөйләшеп карадык: партия тарихы буенча аспирантурага бару өчен тарих факультетын тәмамлау кирәк, сине үткәрмәячәкләр, ә менә философия ишекләре ачык”. Менә шатлык! Минем яраткан философиям! Шулай итеп мин күренекле галим, Башкортстанда әхлак мәктәбенә нигез салучы философ-профессор
Д. Ж. Вәлиевның өр-яңа кафедрасында беренче аспирант булдым. Мин моңа кадәр юньләп каралмаган, күпчелек рәвештә дингә генә бәйләнгән бик отышлы темага барып юлыктым: күңел, рухи кыйм­мәтләр, әхлак. Фәнни бәхетем булгандыр: тиз арада кандидатлык диссертациясен яклап, аннан милли әдәп, башкорт рухы, мәдәнияте, тради­цияләре мәсьәләләрен өйрәнү докторантурага алып килде. Бүгенге көндә 500гә якын мәдәният, тәрбия, әхлак, гүзәллек философиясенә бәйле монографияләрем, дәреслекләр, фәнни мәкаләләрем бар. Алар журналларда басылды, радиода мәгъ­лүматлар яңгырады, республикам “Атказанган фән эшлеклесе” дигән исем бирде, һаман да студентларым, минем эшләремне укыганнар рәхмәт әйтә. Моннан да артык казаныш буламы икән галим-укытучыга! Фәнни җитәк­челәремә, остазларыма чиксез рәхмәтлемен: биргән акыллары, фәнни эшкә өйрәткәннәре өчен.
 
– Башкорт дәүләт университетында укучылар өчен яраткан укытучы, аспирантларыгыз өчен абруйлы остаз, яшь буынга заманча, дөрес тәрбия бирү буенча җырлап торган матур телдә, беркайчан да какшамый торган дәлилләр, мисаллар белән баетылган мәкаләләр, җыентыклар, шулай ук, нечкә тойгылы шигырьләр авторы булып танылу алгач, Сезнең тормышка сәясәт килеп керә. Сез республика власть органнарында идарә итүчеләрнең берсе булып танылдыгыз. Бу еллар Сезгә нинди тормыш тәҗрибәсе бирде? Кайсы башлангычларны тормышка ашырдыгыз, кайсылары киләчәккә “мая”га калды?
– 90нчы-2000нче елларда, БДУның әхлак, эстетика һәм культурология кафедрасының мөдире булып эш­ләгәндә, бик күп фәнни эшләрем яшьләрне рухи үстерү темасына бәйле иде. Китаплар, әсбаплар язылды, байтак мәкаләләр дөнья күрде, төрле җиргә лекцияләр белән дә, эксперт итеп телевидениегә дә чакыра башладылар. Күрәсең, күзгә чалынып калганмындыр. Көтмәгәндә аптырашта калдырган тәкъдим алдым: республика мәгарифе белән идарә итү! Асылда кыю кеше булсам да, каушап калдым, тиз генә авылга кайттым. Әнием күптән вафат иде, әтиемә әйттем. Ул, гомер буена авылда җитәкче вазыйфаларын башкарган кеше, бала чактагы кебек каты итеп миңа карады да: “Кеше эштән куркамы, әй, кызым”, диде. Чыннан да, беркем директор да, табиб та, министр да булып тумый. Соңыннан бу сүзләрне һәрвакытта да студентларыма, киңәш сорап килүчеләргә дә, кызыма да кабатладым. Ә мәгарифтә эшләү фәнни алымнарымны, теориямне тормышка ашырырга киң практик мөмкинлек бирде, чөнки мәгариф ул барыннан да элек тәрбия, шуннан гына белем бирү. Законда да шулай язылган.
Бу чор – сәяси тормышымның иң чагу, эшлекле, күңелемә яткан мәлләре булды, төрле идеяләр белән сугарылды, төпле акыллы укытучыларыбыз, сәләтле балаларыбыз, ата-аналар ныклы терәгем булды, Русия дәрәҗәсендә дә һәрвакыт мактаулы идек. Бер тапкыр да мәгариф тарихына тап төшермәдек. Әле дә безнең система белән горурланам, кая гына йөрсәм дә: башка төбәктәме, чит илдәме – үзебезнең милли мәгариф тәҗрибәсе белән уртаклашам. Күптеллелеккә, милли татулыкка аптыраучылар бихисап. Мәгариф өлкәсе – бик четерекле даирә, Интернет дөньясы заманча яшәргә тырыша, яңа алымнар белән сугарыла. Безгә, бигрәк тә галимнәргә уйланырга урын күп.
 
– Зөһрә Җиһануровна, Сез сәяси эш­чәнлекнең иң югары баскычына – Дәүләт думасы депутаты дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Вазыйфагыз югары, эшчәнлек даирәсе гаҗәеп киң – Русия Федерациясе. Бу елларда Сез Башкортстаннан да аерылмыйсыз, һәрвакыт халык арасында. Законнар кабул итү өлкәсендә нинди уңышларда Сезнең дә катнашыгыз бар? Сезгә ышанып тавыш биргән сайлаучыларыгызга файдалы була алдыгызмы?
– Әлбәттә, депутат, хәтта федераль югарылыктагы да, берүзе генә бернәрсә дә эшли алмый. Хәл ителгән мәсьәләләр, тормышка ашкан байтак иҗади һәм социаль проектлар, консультацияләр, матди ярдәмнәр, коткарылган гомерләр һәм башкалар – болар барсы да федераль һәм республика ведомстволары, шәһәр һәм район хакимиятләре, төрле оешмалар җитәкчеләре, спонсорлар, ярдәмче­лә­рем белән бергә эшләүнең нәти­җәсе. Хәтта бер сабыйны Швейцариягә дәваханәгә җибәреп күзен саклап алып калдык. Бөре шәһәрендә минем зур казанышым да, депутат эшчәнлегемә һәйкәл булырлык “Уникум” заманча күпфункцияле мәдәни һәм белем бирү үзәге балаларны куандыра!
Бик күп закон проектларым әти-әниләр, укытучылар, ветераннар, хәтта яшьләр белән аралашудан барлыкка килде. Ә туган телләрне укыту планнарының инвариатив өлешендә мәҗбүри калуын раслаганда да без, республика депутатлары, сайлау­чыларыбызның дәлилләренә таяндык. Әлбәттә, күп сорауларны хәл итәргә вакыт та, зур чыгымнар да кирәк. Үземне сайлаучыларга, миңа ил дәрәҗәсендә эшләргә мөмкинлек биргән республикама рәхмәтлемен.
 
– Бүгенге әңгәмәдә иң “тәмле” сорауны азакка калдырдык. Зөһрә ханым, үзегез үргән оягыз, ягъни гаиләгез турында да беләсе иде. Һөнәри баскычларның югарылыгын, ире­шелгән уңышларыгызга күз салсаң, Сезне аңлап, иңен куеп торучыларга, мәгәр, бик җи­ңелдән булмагандыр...
– БДУның физика факультетын тәмамлаган, тәртипле генә, тәмәке тартмаган егеткә кияүгә чыктым. Әтием дә тартмый иде, холкы да аныкы кебек, шуңа күрә аны сайладым. Икебез дә аспирантурага барырга тиеш идек: “Син укы, мин акча эшләрмен, фатир, машина алырга кирәк”, – диде ул. Мин үзем өчен дә, ирем өчен дә укыдым, хәтта авылда шаяртып: “Укыйсың да укыйсың, әллә министр булырга җыенасың инде”, – диләр иде. Менә ничек килеп чыкты: авыл апалары миңа министр язмышын юрады. Бүген дә уңышларымның саллы өлеше гаиләмнең ярдәменә бәйле димен. Үзем туктаусыз языштым да языштым, әтисе белән кызым дөнья көтте. Аспирантурада укыганда кызымны кайнам белән әнием карады. Балама еларга беркайчан да рөхсәт итмәдем, үзе дә еламады: бервакыт авылда аны югалттым, эзли торгач, туган йортымның төпке бүлмәсеннән таптым. Авызын каплап, еламаска тырыша, балакаем, “инәкәем, Уфага китмә инде”, дип пышылдый. Еллар үткәч, бу хакта кызыма сөйләдем. Туйганчы, рәхәтләнеп, артта калган барлык еллар өчен елады. Бу халәтен, “теге кечкенә кызны кызганып елыйм”, дип аңлатты. Хәзер инде ул кызчык үзе ана, ике кыз үстерә, икътисад фәннәре кандидаты, БДУ доценты. Кызымны үзем ирешә алмаган үрләргә дәртлән­дердем: пианинода уйный, инглиз телендә, урысчадай, иркен сөйләшә. Французча, итальянча аралаша белә. Иң мөһиме: шәһәр мохитендә кызыбызда туган теленә, биюенә, моңына сөю тәрбияли алдык. Күптән түгел социаль челтәрләргә үзенең башкорт теленнән 22 дәресен салды. Ике оныгыбыз да безнең белән башкортча сөйләшә: бик гади методика кулландык – без урысча белмибез дә, аң­ламыйбыз да, дидек. Хәтта бервакыт картәтисенең күрше Слава абый белән урысча сөйләшкәнен ишетеп, бала: “Әни, әни, кара әле, картәтием да урысча белә икән бит”, дип аптырауга калган. Картәни-картәтиләр мәктәбе бүгенге заманда – милли рух, әдәп, тәрбия нигезе. Фәлсәфи канун яшәештә кабатлана: кайчандыр кызым миңа, әтисенә ярдәмче булды, ә хәзер инде без балаларга терәк.

Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: