-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
30 август 2021, 09:50

Сугыш каһарманы, каләм остасы

Күренекле язучы Гайнан Әмиринең тууына – 110 ел.

Сугыш каһарманы, каләм остасы
Сугыш каһарманы, каләм остасы

Әдәбиятка битараф бул­маганнарның рухи дөньясына һәр әдип аерым бер әсәре яки китабы беләнме, берәр вакыйгага бәйлеме килеп керә. Прозаик, шагыйрь, драматург, публицист, тәнкыйтьче Гайнан Әмиринең исеме миңа кайчаннан таныш соң? Радио аша көн дә яңгырап торган популяр җырлары яки “Кызыл таң”дагы зур-зур мәкаләләре беләнме, проза әсәрләре, аеруча “Морадым” повесте һәм шул повесть буенча эшләнеп, әледән-әле кабатланып торган радиоспектакль ашамы? Барысы берь­юлыдыр.

Төгәл ярты гасыр элек минем кулыма Гайнан Әмиринең шактый таушалган бер китабы килеп кергән иде. Андагы “Мидхәт Исмәгыйлев (булган вакыйга)” дип аталган язма мине аеруча тәэсирләндерде. Чөнки ул якташым – Авыргазы районының Балыклыкүл авылында туып-үскән егетнең Сталинград янындагы каты сугышлардагы каһарманлыгы турында иде. Шуннан соң бу автор күңелемә тагын да якынайды.
Гайнан Гыймазетдин улы Әмиров 1911 елның 25 авгус­тында Яңавыл районының Яңа Уртавыл авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авыллары мәктәбендә алып, 1927-30 елларда Бөре педагогия техникумында укый.
Кече яшьтән стена гәзитләре чыгарып йөргән, унбиш яшендә республика гәзитләренә языша башлаган актив хәбәрче егет 1930 елның көзендә “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите редакциясенә эшкә чакырыла. Репортер, оператив кампа­нияләр, авыл хуҗалыгы бү­лекләре мөдире булып эшли. Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңабаштан кору кебек катлаулы көрәштә турыдан-туры һәм актив катнаша.Тематикасы да гаҗәеп төрле. Гәзиттә хезмәт алдынгыларын мактаган очеркларын, эш кайнаган урыннардан репортажларын, җитешсез­лекләрне фаш иткән фельетоннарын бастыра, шулай ук, әдәби әсәрләр – шигырьләр, пьесалар, инсценировкалар иҗат итә. Менә “Коммуна”ның 1932 елның 24 ноябрь санындагы берничә генә строфалык “Кимсетелгән Шәмсетдин һәм трудденьсез Нуретдин” дигән шигыре. Мәҗит Гафурине­ң үткен күзе бу кечкенә әсәрдән олы теманы һәм авторында талант чаткыларын тиз күреп ала – шигырьне поэма итеп эшләргә киңәш бирә. 1935 елда инде әсәр, чыннан да, поэмага әверелеп, аерым китап булып чыга. Ул халык тарафыннан яратып каршы алына һәм аның авторын Башкорт­станның күренекле язучылары сафына бастыра. 1960 елда ул аны, тагын да киңәйтеп, “Дала әкияте” дигән зур полотнолы әсәр итеп эшли.
Ә “Яңа уйлар” дигән беренче китабы 1933 елда – 22 яшьтә чагында (!) нәшер ителә. Анда 1930-32 елларда язылган очерклары урын ала. Яшь әдип бераз вакыт “Ленинсы”, “Яшь төзүче” гәзитләрендә дә эшли. 1933-35 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Гайнан Әмири 1938-42 елларда Башкортстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Шуннан фронтка китә. Шагыйрь-солдат кайда гына сугышмасын – Сталинград янындагы коточкыч бәрелеш­ләрдә, Курс-Орел дугасында, Смоленск урманында, Ярцево шәһәрен азат иткәндә, Днепр аша кичкәндә – һәрчак алгы сызыкта була. Туган илебезгә ябырылган фашистларга каршы автоматы һәм үткен каләме белән аяусыз көрәшә. Шигъри әсәр­ләре тирән патриотизм, туган җирне кайнар сөю, интернациональ дуслык рухы белән сугарыла. Батырлыклары өчен беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Ил сакчылары, фашизмга каршы яуга күтәрелгән каһар­маннар ул чорда аның ши­гъриятенең төп геройлары булып тора. Иҗатының икенче бер көчле ягы – җыр текстлары. Әгәр заман героикасы аның иҗатында, бер яктан, үткен сүз шигырь-агитка булып яңгыраса, икенче яктан, тормыш шатлыгы һәм күңел көрлеге дәртле җыр булып ага. Яу елларында Гайнан Әмиринең шигъри публицистикасы яңа биеклеккә күтәрелә. Моны шигырьләренең исемнәре үк күрсәтеп тора: “Кузгал, Урал!”, “Яуга, Октябрь буыны!”, “Ун кат артык эшлә!” һәм башкалар. “Җирән кашка аткаем”, “Кара юргам”, “Батырлар җыры”, “Идел җыры” туа. Яу лирикасы аның 1944 елда нәшер ителгән “Солдат йөрәге” дигән китабында тулы чагыла.
Бөек Ватан сугышы тәмам­ланганнан соң Гайнан Әмири Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, партия өлкә комитетының әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире, 1952-55 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында сектор мөдире, тагын ике ел “Әҙәби Башкортостан” журналы баш мөхәррире урынбасары вазыйфаларын башкара.
Арытаба барлык вакытын тулысынча әдәби иҗатка багышлый. Поэзиясе яңадан-яңа сыйфатларга байый бара, анда фәлсәфи лирика өстенлек итә. Хис шагыйре булуга караганда фикер шагыйре иде ул, дип раслый аны белгечләр һәм әдәбият сөючеләр.
Гайнан Әмиринең сәләте проза җанрында тагын да ачыграк күренә. Аның “Җәлил, “Алтын”, “Ике мәхәббәт”, “Зур бакча” кебек хикәяләре, “Морадым”, “Гашыйклар” дигән повестьлары, бихисап күп очерклары, ялкынлы публицистикасы милли проза үсешендә зур гына урын тотты. Аеруча “Морадым” китап укучыларның яраткан әсәренә әверелде.
Әсәргә бәйле күңелсез бер ыгы-зыгыны да искә төшереп үтмичә булмый. Әдипнең вафатыннан соң өч ел үткәч “үзгәртеп кору” дигән галәмәт башланды. Ул тудырган демократияне, сүз азатлыгын кайбер бәндәләр “ни кылсам да ирек” (урысчасы: вседозволенность”) дип аңлады. Һәм һәртөрле “фашлаулар”, “тарихны дөресләүләр”, кешеләр­дән гаеп эзләү, пычрату эшләре җәелдерелде. Бу пычрак га­мәлләрнең “осталары” пәйда булды. “Гайнан Әмиринең “Морадым”ы үзенеке түгел, Һәдия Дәүләтшинадан урлаган икән” дигән тавыш куптарылды. Күпме кешенең нервысын бозган, вакытын сарыф иткән ыгы-зыгы, ялгышмасам, суд ярдәмендә туктатылды.
Мостай Кәрим 1989 елның 3 маенда көндәлегенә түбән­дәгеләрне язган: “1937 елда тик тереләр өстеннән генә донос язалар иде. Хәзер, илгә фашлап, мәрхүмнәр өстеннән ялган донос язалар. Мәрхүм Гайнан Әмири әнә шул хәлгә дучар ителде. “Морадым”ны Дәүләт­шинадан урлаган, дип гаеплиләр. Дәүләтшинаның андый кулъязмасы юк иде. Моны мин бик яхшы беләм.
Әкрам Вәли “Әҙәби Башкортостан” (хәзерге “Ағиҙел”) журналында “Ыргыз”дан өзекләр бастырудан баш тарткач, мин Һәдиядән сорадым: “Юкмы берәр бәләкәйрәк әсәрең? Бир, шуны бастырыйк”, – дидем. “Юк шул. Бар язганым шушы “Ыргыз”, – диде”. (Мостай Кәрим. Әсәрләр. 10нчы том. 127нче бит).
Әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү, көндәлек иҗат практикасына якыннан ярдәм итү буенча да Гайнан Әмири җиң сызганып эшләде. Ул, төрле рецензияләр һәм китапларга баш сүзләр язу белән бергә, “Бөек Ватан сугышы елларында башкорт әдәбияты”, “Башкорт чәчәннәре” дигән гыйльми хезмәтләр язды. Әдәбият буенча дистәләп җыентык төзеде. Башкорт теленә А. С. Пуш­кинның “Сусылу” (автордашы Д. Юлтый), Н. А. Некрасовның “Мазай бабай һәм куяннар”,
С. Я. Маршакның “Тынычлык сагында” кебек әсәрләрен, украин, болгар, кытай, һинд, гарәп, монгол, чех шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен тәрҗемә итте. “Таштугай” дигән драматик легенда, авыл сәхнәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар язуы өстенә, Вәли Галимов белән берлектә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестен сәх­нәләштерде.
Үзенең хезмәт юлы башланган безнең редакцияне Гайнан Әмири гомеренең ахырына кадәр якын күрде, шигырь һәм хикәяләреннән тыш, иҗади портретлар, рецензияләр, истә­лекләр, публицистик мәкаләләр дә даими бастырды. 1968 елдан “Кызыл таң” лауреатлары билгеләнә башлагач, иҗади конкурста җиңгән тәүге алты авторның берсе Гайнан Әмири булуы табигый иде, әлбәттә. Туган районы Яңавылдагы җитди һәм көнүзәк проблемаларны күтәреп язган публицистик мәкаләләре өчен 1977 һәм 1979 елларда ул янә лауреат дип танылды.
БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнан Әмири ялкынланып иҗат иткәндә 1982 елда кинәт вафат булды. Бу олы талант иясе турында төрле заманнарда Жан Локманов, Әмир Чаныш, Сәгыйть Агиш, Нур Зарипов, Хәниф Кәрим, Гайса Хөсәенов, Роберт Баимов һәм башка галимнәр, әдипләр матбугатта язып чыкты.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: