+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
3 сентябрь 2021, 10:18

“Ата-бабам эзен юллап чумам тарихларга”

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайга – 80 яшь.

“Ата-бабам эзен юллап чумам тарихларга”
“Ата-бабам эзен юллап чумам тарихларга”

“Кадим Аралбай – бүгенге башкорт поэзия­сенең иң алгы сафларында атлаучы шагыйрьләре­безнең берсе. Аның һәр яңа шигыре яки поэмасы хәзерге заманның иң кискен милли, әхлакый-этик, социаль-сәяси, рухи-мәдәни мәсьәләләрен күтәреп чыгуы, шагыйрь теленең үткерлеге, чаялыгы белән сискәндерә. Кыюлык һәм тәвәккәллек – Кадим Аралбай шигъ­риятенең хәлиткеч сыйфатлары. Нәкъ әнә шуның өчен ярата да шагыйрьне киң катлам укучы”, – дип язды Тимергали Килмөхәммәтов әдәбияты­бызның рухи югарылыгын билгеләүче сүз остасы булган шагыйрьнең сайланма әсәрләренең беренче томында.

Әйе, Кадим Аралбай иҗаты киң колачлылыгы һәм сән­гатьле фикерләү тирәнлеге белән генә югары баһаланмый, ул каләмдәшләренең, әдәбият гыйлеме маһирларының һәм шигърият сөючеләрнең бу ижатка карата әйтелгән бихисап фәһемле уй-фикерләр байлыгы белән дә алдыра. Мәсәлән, шагыйрьнең 50 яше уңаеннан дөнья күргән мәкаләсендә академик Гайса Хөсәенов шушындый сүзләр әйткән: “Кадим Аралбай поэзиясе шул туган як далаларының кырыс күркен, җирләренең бәрәкәтле тәмен шигъри телгә күчереп, күңел­ләргә үзенчә бер зәвык һәм рухи азык бирә кебек миңа... Кадим Аралбай – тырыш һәм күндәм эшләүче шагыйрь. Аның һәр шигъри китабы поэзиябезгә зур яңалык булып өстәлеп килә”. Төгәл ун ел үткәч, Гайса агай: “Кадим Аралбай – чын милли рухлы шагыйрь. Аның милләте башкорт рухы белән сугарылган тематикасында гына түгел, милли образлылык чараларында, тел-стиль бизәкләрендә аерымачык чагыла. Милләт язмышы халык һиммәте, аның киләчәге шигъ­риятенең куәтле поэтик пафосын тәшкил итә”, – дип язды. Тәүге тәнкыйть сүзләре белән әлегесен чагыштырганда дистә елда шагыйрьнең шигъри осталыгы, художестволы фекерләве ни дәрәҗәдә үскәне ачык тоемлана.
Чынлап та, шагыйрь иҗатын әдәби тәнкыйть бервакытта да игътибар үзәгеннән читтә калдырмады, һәр шигъри китабы, шигъри шәлкемнәре хакында төпле фикерләр әйтелә килде. Үзенә нинди генә вазыйфалар йөкләтелсә дә, җаваплы урыннарда Кадим Аралбай, түрә булып, боерык биреп кенә утырмады. Үзе вакыт дилбегәсен кулында тотып яшәде һәм яши. Укучылары белән, халкы белән аерылгысыз бәйләнештә яши.
“Аның иң зур вазыйфасы – шагыйрь язмышы, ир-азамат җавап­лылыгы намусына шундый таләпләр куя” , – диде, мәсәлән, халык шагыйре Равил Бикбаев. Якташы һәм рухташы Газим Шәфыйков: “Шагыйрь ике заман – үткән һәм хәзерге белән яши, карашлары белән киләчәккә омтыла. Алар аерылгысыз бербө­тенгә укмашкан. Менә нәкъ бу заман төшен­чәләренең эчке агымнары авторның шигырь һәм поэмаларына вакыт сынауларын үтәр көч-куәт бирә. Һәм бу, мөгаен, Кадим Аралбай шигъриятенең иң төп үзенчәлегедер дә”.
Әдәбиятчы галим, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаевның тирән мәгънәле уй-фикерләре, Кадим Аралбайның шигъриятен иҗади портрет кысаларына ярашлы иҗат иткән мәкаләсе үзенең тикшеренү даирәсе киңлеге белән игътибарны җәлеп итә: “Кадим Аралбай шигъриятендә уйлар тантанасы су буе. Алар гади генә түгел, ә фани дөнья, мәңгелек кебек мәсьәләләргә кагылышлы шагыйрь фикере. Автор үзенә кадәр буын-буын шагыйрьләр эзләгән тормыш, яшәеш сорауларына сүз-мәрҗәннәр аша карашларын дәлилли. Уелып китәр уйлар дулкыннары кая гына урамый да ниләр генә кичерми. Табигать һәм кеше берлеге, тирә-якка зур игътибар, һәр күренешкә шагыйрь күзлеге белән карау – барысы да тирән фәлсәфәле шигърият тудыра”.
Халык шагыйре Кадим Аралбайның поэтик иҗаты турында саллы һәм җитди гыйльми фикерне профессор Гыйният Кунафин болай дип җиткерде: “Танылган поэма остасының җиде үлчәп бер кат кисүе, сакчыллыкны һәм нечкәлекне таләп иткән бәләкәй, әмма асылы белән саллы һәм нәзакәтле жанрларга мөрәҗәгать итеп, күңелгә сеңеп калырлык әсәрләр иҗат итүе, үзен заманыбызның трибун шагыйре, көрәшче публицист шагыйрь буларак кына түгел, бәлки философ шагыйрь, моңлы шагыйрь итеп тә таныта баруы куанычлы күренеш”. Заманында халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗмиләр Кадим Аралбай иҗаты турында шундый сүзләр әйтте: “Ата-бабаларыбызның аваз-ораннары Аралбайның иҗади намусына, шәхси булмышына турыдан-туры йогынты ясый кебек” (Мостай Кәрим). “Кадим Аралбай халык язмышы өчен янган шагыйрь булып күз алдына баса һәм халыкны халык иткән рух турында тирән уйлануларга барып җитә” (Наҗар Нәҗми). Күренүенчә, хәзерге башкорт әдәбиятының иң алгы сафында ырамлы атлап килгән Кадим Аралбай иҗаты турында байтак еллар югары трибуналардан арттырусыз үтә дә саллы фикерләр әйтелә килгән, димәк, ярты гасырдан артык дәвердә шагыйрь талымсыз, намус белән, халкы өчен, аның рухи үсеше өчен янып-ярсып иҗат иткән. Бу җәһәттән Тимергали Килмөхәммәтов хаклы: “Кадим Аралбай күз ачып йомган арада танылу алган шагыйрьләрдән түгел. Алтмышынчы еллар уртасында тәүге шигырьләрен бастырган Кадим армый-талмый иҗат итте, тынгысыз әдәби иҗат белән яшәде, үзен башкорт әдәбиятының “йөк аты” итеп танытты”.
Кадим Әбделгалим улы Аралбаев 1941 елның 1 сентябрендә Хәйбулла районының Таңатар авылында дөньяга килгән. Кызганычка каршы, бүген авылның нигез ташлары гына сакланган, “перспективасыз” дигән җил-давыл аны чал далалар йөзеннән мәңгегә очырып алып киткән. Булачак шагыйрнең әтисе илебез иминлеген саклап, башын салган. Сугыш чоры балаларының язмышы, бер дә күрмәгән яугир әти сыны шигъриятендә әледән-әле яңгырап тора:
Минем алда, әти, син бер
сында –
Әни сөйләгәнчә – торасың:
Колач ташлап, колхоз
басуында
Гайрәтләнеп ашлык урасың!..
...Әмма җиңү белән
кайтты... кәгазь,
Ике сүз өтә күңелне:
“Хәбәрсез югалды...”
Ничәмә ел
Әнкәм көтте, көтә үзеңне...
Авыр сугыш еллары, көне буе колхоз эшендә тир түгеп, яугир әти төсе – балаларын курчалаган әни образы шагыйрь иҗатында төп мотивларның берсенә әверелүе һич гаҗәп түгел:
...Саман өйдә тудым.
Саман өйдә
Үтте балачагым, яшьлегем.
Бу зарлану түгел,

Бары тану –
Шундый булды туган бишегем.

Кадим Аралбай Акъярның 1нче мәктәбен тәмамлый, БДУда филология факультетында югары белем ала, Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасын үтә. Баймакта, Бөрҗәндә берничә ел башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары булып эшләгәч, башкалада югары вазыйфалар башкара шагыйрь. “Агизел” журналында әдәби хезмәткәр, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, КПСС өлкә комитеты инструкторы, “Китап” нәшрияты директоры, Бөтен­дөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, “Урал” халык үзәге рәисе кебек вазыйфалар башкара.
Әйткәнебезчә, шагыйрь бү­генге башкорт шигъриятенең йөзен, шигъри эчтәлеген бил­гели. Кадим Аралбайның өч дистәгә якын шигырьләр, поэмалар, робагыйлар китаплары, егермедән артык поэмасы дөнья күрде. 2010-11 елларда аның 2 томлык әсәрләре ташка басылды. Халык шагыйре бүген дә илһамланып иҗат итә.
Быел август башында еллык ялымның соңгы көннәрен файдаланып, Хәйбулланың чал кылганлы далаларын гиздем, бу төбәктә туган, иҗат иткән Сергей Чекмарев, Газим Шәфыйков, Кадим Аралбай, Йомабикә Ильясова иҗатында чагылган поэтик күренешләрне һәм кырыс табигатьле Таналык буйларын күздән кичердем, даланы, сәләтле иҗатчыларны тирәнрәк аңларга омтылдым. Дала кырыслыгын шунда да күрдем: күз алдымда афәт купты, Мәмбәттәге таулар утка чорналды, әрем исе, төтен белән кушылып, йөрәкләрне әрнетте. Кеше­ләр горур тынычлык саклады, утка каршы көрәшкә чыкты... Бу төбәкне, аның кырыслыгына карамый үз иткән, яраткан, шигырьләрендә данлаган әдипләребез бар. Мәсәлән, Кадим Аралбай иҗатын чал даласыз, дала багы – Таналыксыз күз алдына китерүе мөмкин түгел. Димәк, туган җир, ата-баба төяк иткән изге туфрак, ак кыл­ганлы дала – шагыйрь дөньясының түре, әдәби уй-фикерләренең очы:
Ак кылганнар,
Уйларымның очы
Әллә нигә сездән башлана...
Җиһан гизеп кайтса,
Космонавт та
Даланың чал кылганнарын
кочып,
Ватан кочагына ташлана.
Шагыйрьнең художестволы картинасы, уйларының очы дала символы – юшан белән тагын тулылана, байый бара, яңа буяу белән балкый төшә. Чал далага хас барча күренешләрне бары тик дала кешесе күрә-тоядыр, аның символик образларын бар тулылыгында сурәтли, дала шагыйре генә эстетик зәвык дәрәҗәсендә фикерли, бәяли аладыр. Шулардан соң шагыйрь ихласлыгына ышанмый кара:
Ак толымын чайкап
чакырганда
Күз күреме җитмәс ераклык.
Бөтнек, әрем исе аңкыганда
Йөрәккенәм суырылып
чыгарлык.
“... Йөрәккенәм суырылып чыгарлык!” Нинди поэтик табыш! Кадим Аралбай шигърияте янә бер символга торышлы сәнгатьчә образ – Таналыксыз тулы булмас кебек. Җәй буе тамчы яңгыр күрмәгән дала халкы суның кадерен яхшы белә, бәлки шуңа дала якларында елгалар атамасы тор­мышның үзе, мал-туар исемнәре белән бәйледер, мәсәлән, янә килеп елга исеме – Бозаулык! Чал дала дип тормый бу як халкы – малын да үрчетә, дөньясын да кора, агач-таш юклыкка сылтанмый. Шагыйрь күзе барын да күзәтә, гади күренешләрдә дөнья асылын таный, халкы менталитетын, булмышын, бар эшчәнлеген күңел күзе аша кабул итә, үткәрә.
Шулай да трибун шагыйрь, публицист, философ әдип бары табигать символикасы, дала күренешләре белән мавыкмас, югары дәрәҗәдәге шигърият, авторның дөньяны сәнгатьчә кабул итүе, фикерләве халкыннан, аның менталь үзенчәлек­ләреннән аерылгысыз булыр. Халкың белән бергә фикерләү әдәбиятның таҗы – халыкчанлык түгелме?! Әйе, Кадим Аралбайның фикерләү тирәнлеге, иҗатының киң колачлылыгы аның халыкчан булуында чагыла да инде. Анысын шагыйрь үзе дә таный: “Халкым! / Синең күңел хәзи­нәңнән/ Мин моң алам көн дә йөрәккә”.
Тургай таңы белән озатасың,
Аерылышу – үзәк өзмәле.
Синең көнең булса ут
йотмалы,
Минем сәфәр – газап чикмәле.
Билгеле булуынча, фикерләү структурасында хәтер мөһим урын били, үз чиратында хәтер һәм аң фи­керләүнең нигезе ул. Милли хәтер, милли аң багланышы шагыйрь иҗатында тоташ бер ызан булып җәйрәп ята. Халык шагыйренең иҗат югарылыгы, аның лирик героеның эчке дөньясы, рухы, милли асылы әнә шул хәтер һәм тарихи аң тәңгәлендә ачык тоемлана. “Шәҗәрә” шигырендә әнә нәрсә ди Кадим Аралбай: “Ата-бабам эзен юллап, чумам тарихларга, /Ыру каны тарта мине төрле тарафлардан. /Һәр исеме – телле, түлле, җирле шәҗәрәмнең,/ газап, хафа, ачу, оран кайный карашларда! “/. “Эчтем тәмләп җир-суымның нур-сутын, / Күчте җанга ил-халкымның рух уты, /Кодрәт алдым әнкәм койган ак коттан, /Каурый таптым җырым өчен ак коштан”/; “Заң – борыннан калган моңлы сирәк сүздер, /Зыңлаулары җаннарыма бигрәк үздер/, Анда: яшәү кануннары, әдәп, йола,/ Зәвыгы барны җәлеп итәр үткер күздер” (“Заң” циклыннан). Күрәсең, “Заман башка – заң башка” дигәне шагыйрь карашына тәңгәл килеп тә җитмидер, чөнки “яшәү кануннары, әдәп, йола”, халкыбызның борынгыдан килгән изге кануннары үткән белән бүгенгене ялгар рухи кыйммәтләр ул, шагыйрь өчен рух язуы да нәкъ шулар. Янә килеп, шул ук кыйммәтләр хәтер җебе дә түгелме?!
Әнә шул хәтер җебен тарата килсәң, уйларың халкың язмышына, аның традицияләренә, чал тарихка, башкортның рух язуына илтеп бәйли. Хәтерле әдип өчен барысы да мөһим: халыкның үзе дә, аның ыру тармаклары да: “Сакмарыма кайтам – Бүреләргә,/ Бүреләрнең монда – оясы: / Баш бүре, /Сакмар бүресе, / Катарлы бүресе, / Назаргол бүресе, / Таналык Бүребае...– / Бу тирәдә әнә никадәр Бүре!.. / Менә нинди өер булганбыз,/ Таралганбыз, дөнья тулганбыз!../” (“Күк бүре” поэмасыннан). Халкыңның бөеклеген, барлыгын танудан да бәрәкәтле һәм тулы хәтер юктыр, шул котны – рух язуын югалтсаң, маңкортлык сагалап тора бәндәне, хәтта мил­ләтне. Шөкер, халык шагыйрьләребез бар чакта безгә бу куркыныч янамый!
Фәндә “кан аңы” дигәнрәк төшенчә бар микән? Миңа калса, Кадим Аралбайның художестволы фикер­ләвендә кан аңы күренеше кабат-кабат үзен ап-ачык күрсәтеп тора кебек. Минемчә, кан аңы адәм баласына яшәү коты, гомер биргән әти-әни рухы, адәмнең иманы, буын эстафетасы ул. Табигатьтән бирелгән бу кот адәм баласында бигрәк көчле, шәҗәрә­ләребезне юкка сакламыйбыз, канбабаларыбызга табынмыйбыз. Кадим Аралбайның яугир әтисенә эндәшер сүзләре кан хәтереннән килмимени?!
Эзләреңнән барам.
Эзең мине
Утлы кичүләрдән чыгара.
Һәм билгесез солдат сыны
булып,
Алларыма баса, чыга да.
Шул һәйкәлнең
гранит күкрәгенә
Уылган да, әти, исемең –
Җирдә яши.
Минем буын белән,
Ә мин синең тере төсеңмен.
(“Утлы кичүләр”)
Якын күргән агайларымнан яугир әтиләргә булган рухи бурычны, әманәткә тугрылыкны аз күрмәдем, аз тоймадым, аз ишетмәдем. Мәсәлән, Ирек Кинҗәбулатов, Барый Ногманов, Мидхәт Мәмбәтов, Тимергали Килмөхәммәтов, Кадим Аралбай яу кырында илне саклап корбан булган әтиләре батырлыгы белән яшәде, яши. Мине тетрәткәне – 5-6 яшьлек Тимергалинең исән кайткан сол­датларның артыннан калмый көне буе: “Сугышта әтиемне күрмәдеңме?” – дип йөрүе! Яки Мидхәт Мәмбәтовның дистә еллар инде әтисе – Хәйбулла каһарманы, политрук Әхмәтхан Хуҗанияз улының хезмәт һәм яу юлын барлавы, тарихнамә язуы! Ә Барый Ногмановның Воронеж шәһәренә барып җитеп, гранит һәйкәлдән атасы, командир Миңнегалинең, исемен укуы! Шуңа да Кадим Аралбайның әтисенә әйтелгән шигъри мөрәҗәгатендә никадәр көчле патриотик тойгы, самимилек, тарихи дөреслек ята: “Син нибары утыз өчтә чакта, / Кереп киткәнсең яу-утларга. / Илгә сөенүеңне штык белән / Җибәргәнсең язып хатларга. / Әти, минем кулга тормыш дигән /Эстафета – буын маясын / Тапшырдың да аудың. / Җиңү нурын күргәч / Аву нинди гарьлек! / Гомереңне, әти, дәвам итәм, / Бер сыктану миннән ычкынмас! – / Ут эченә мин керергә әзер, / Ут эченнән тик бер кычкырсаң!../” (“Әти яшен яшәгәндә”). Яугирләрдән алган эстафета ышанычлы кулларда булганга бүгенгебез имин, дөньялар тынычтыр.
Шагыйрьнең әнисенә булган мөкаддәс тойгыларында лирик герой­ның эчкерсез сөюе, әниләргә әйтелер назы, чиксез рәхмәт хисләре ята. Ялгыз калган солдаткаларның газаплары, сабыйларын кеше итүе, колхозларда фронт өчен, Җиңү өчен көрәше... Кан хәтере шуларның барысын да саклый, хәтта гади, көндәлек күренешләрдә дә нинди көчле поэтик образлар таба, шулар аша чынбарлыкны бар дөреслегендә чагылдыра.
Без алтауны адәм итим,
дип син,
Ничәмә ел ирсез – хуҗасыз –
Әнекәем килесенә салып,
Кушып төйгән тормыш
нужасын...
Менә әле
Тагын табып алып,
Күптән онытылган килене.
Бодай төя, очкын-ут чәчрәтеп,
Әниемнең төпчек килене...
Әнә бит тормыш ничек дәвам итә! Яугир Әбделгалимнең кече килене “бодай төя очкын-ут чәчрәтеп”, әйтерсең дә, гади, онытыла барган киле түгел, аның кулларында тоташ үзе дөнья. Бу дөньяда ут-чәчрәүләр фаҗигагә түгел, иминлеккә, муллыкка, бәрәкәткә, чөнки яшь киленнең бар булмышы ап-ак он әзерләү, аклык – дөньялар иминлеккә булсын, ак ризыкларга язсын! Җыеп кына әйткәндә, Кадим Аралбайның художестволы дөньясы, чынбарлыкны образлы кабул итүе, фикерләве үзенең киң колачлыгы, тематик байлыгы, эстетик кыйммәтләре белән күңелне үзенә тарта. Шигърият сөючеләрнең мондый чагу иҗатны яратуы, халык сөюе юктан яралмый, мондый сөюне, шагыйрь үзе әйтмешли, “ефәк җептән тукымыйлар, йөрәк җебе белән тукыйлар”.
Кадим Аралбай үзен байтак еллар элек поэзия жанрының барлык формаларын иркен художестволы үз­ләштерүгә ия сүз осталарының берсе итеп танытты. Шуңа да, һич икеләнми, “Кадим Аралбай поэтикасы” дигән әдәби күренеш хакында фикер йөртә алабыз. Чынлап та, әдипнең поэмалары, шигырь, робагый, баллада һәм поэтик цикллары – әдәбиятыбызның бүгенге дәрәҗәсен билгеләүче рухи хәзинәбез ул. Аларга тематик күп­төрлелек, поэтик әсәрнең эчтәлеге җәһәтеннән гражданлык, публицистик һәм фәлсәфи поэзия характерлары хас. Моннан тыш, Кадим Аралбай болгавыр заманыбызның проблемаларына битараф калмас, дөнья иминлеге, ил тынычлыгы, милләтебез язмышы, шулар белән бергә ир намусы, әхлак, мәхәббәт һәм башкалар – болар барысы да поэтикага, шигырь асылына йогынты ясамый калмый. Шагыйрьнең нинди генә әсәрен алма, поэтикасы, шигырь төзелеше, ритм-интонация, кабатланмас образлары күзгә ташланып тора.

Фәнзил Санъяров,
Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган укытучысы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: