+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 сентябрь 2021, 10:15

Халык мәнфәгате – җанында, эшлеклелек аның канында!

Федоровка районы хакимиятенең элекке башлыгы, бүгенге көндә биредә юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Радик Ишмөхәммәтовка – 70 яшь.

Халык мәнфәгате – җанында, эшлеклелек аның канында!
Халык мәнфәгате – җанында, эшлеклелек аның канында!
Иртәгә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче республика күләмендә дан казанган абруйлы шәхес, Федоровка районы хакимиятенең элекке башлыгы, бүген “Башкиравтодор” җәмгыятенең Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсен җитәкләүче Радик Гыйльметдин улы Ишмөхәммәтов белән тәү тапкыр күрешеп-танышуыбыз 2004 елда булды. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң аграр тармакта шактый зур хезмәт юлы үтеп, шул исәптән дистә елга якын колхоз рәисе, аннары төгәл унсигез ел Федоровка районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасында зур тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе тупларга өлгергән Радик Гыйльметдин улының ул вакытта тагы да югарырак – район хакимияте башлыгы вазыйфасында эш башлаган чоры. Мине исә, “Кызыл таң” редакциясендә өч ел эшләп беренче чыныгуларны үткән яшь журналистны, Федоровка районы тормышын гәзиттә яктырту һәм биредә аны тарату, тиражны саклау һәм арттыру өчен җаваплы вәкил итеп билгеләделәр.

Моңа кадәр дә, моннан соң да һөнәри эшчәнлек буенча төрле дәрәҗә җитәкчеләр белән байтак очрашу булды, ә менә Радик Ишмөхәммәтов белән тәүге күрешү әле дә күз алдында тора. Еш кына хакимият башлыгы дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең генә түгел, түбәнрәк дәрәҗәле түрәләрнең дә кабул итүен атналар буе килештереп, сәгатьләр буе көтәргә туры килсә, бу очракта кабул итү бүлмәсендәге кыз “Кызыл таң” гәзите вәкиле килүе хакында хәбәр итү белән Радик Гыйльметдин улы, кырык эшен кырык якка ташлап, бүлмәсенә үтәргә чакырды. Мондый мөнәсәбәт өчен сөенергә дә өлгермәдек, хакимият башлыгының эш өстәле артыннан торып, күптәнге танышыдай ихлас елмаеп, бүлмә уртасына кадәр килеп безнең белән чын мөселманнарча ике куллап күрешүе тәмам таң калдырды. Их, һәр җирдә дә, һәр заманда да шундый илтифатлы, кешелекле, кечелекле җитәкчеләр эшләсә иде дә бит!.. Кыска гына аралашу вакытында хакимият башлыгы­ның матбугат җанлы кеше булуын, аерым алганда, “Кызыл таң” гәзитен даими укып баруын, аның күп кенә журналистларын исемләп белүен, бар күңеле белән милли басмаларны халык арасында күбрәк тарату ягында булуын да аңладым. Сүз арасында Радик Гыйльметдин улы яшь журналистны, ягъни мине дә дәртләндерергә онытмады, җылы мактау сүзләрен табып, яңадан-яңа иҗади уңышлар юрады. Ә иң мөһиме: район тормышын яктыртуда да, Федоровка төбәгендә “Кызыл таң” гәзитенең тиражын саклауда һәм үстерүдә дә һәрдаим теләктәшлек һәм ярдәм итәчәге турында ышандырды. Һәм егет сүзе бер була дигәндәй, шулай булды да. 2004 елдан 2016 елның көзенә кадәр Радик Гыйльметдин улы Федоровка районына җитәкчелек иткән чорда безнең тарафтан әлеге төбәктән йөзләгән һәм аннан да күбрәк саллы мәкаләләр, репортажлар әзерләнде. Беренче җитәкче ничек, предпрятие-оешмалар, барлык хезмәт коллективлары да шулай ачык йөз, җылы мөнәсәбәт белән каршы алган районга безнең эш сәфәрләребез дә даимигә әверелде, хәтта ки, Федоровка районына аена берничә тапкыр барганыбыз да булды. Иң мөһиме, язганнарыбыз беркайчан да стенага борчак сипкән кебек булмады. Чөнки гәзиттә район турында чыккан һәр язманы шәхсән укып баручы хакимият башлыгы матбугат сүзен дә, аның бәсен дә тиешенчә бәяли, алар аша коллективлар арасында безнең дә абруебызны күтәрә, пропагандалый барды. Әлбәттә, район җитәкчелеге тарафыннан булган шундый җылы мөнәсәбәт, ике арадагы хезмәттәш­лекнең яңа югарылыкка күтәрелүе гәзитнең тиражында да фәкать уңай чагылыш тапты. 2004 елдан алып 2016 елга кадәрге чорда республика басма­ларының гомум тиражы якынча ике тапкырга кимегән вакытта, Федоровка районында “Кызыл таң” гәзи­тенең тиражы исә, киресенчә, шулкадәргә диярлек күтәрелде. Ягъни, 2004 елда Федоровка районында 161 данә “Кызыл таң” алдырсалар, 2016 елга без аны уртак эш һәм бердәм тырышлык белән 270 данәгә җит­кердек! Тиражлар төшү проблемасын “басма матбу­гатның көне бетте, сезнең даими укучыларыгыз булган өлкән буын вәкилләре елдан-ел азрак кала бара”, дип җаваплылыкны үз өстеннән төшерергә маташкан аерым җитәк­челәргә менә нәрсәне корал итеп алырга, кайсы тәҗрибәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк тә бит. Ни аяныч, район-шәһәр хакимиятләрендә генә түгел, тармак өчен җаваплы структураларда да Радик Ишмөхәммәтов кебек матбугат җанлы җитәкчеләр бик аз шул хәзер...
Хәер, Федоровка районына 12 ел җитәкчелек итү дәверендә Радик Ишмөхәммәтов биредә “Кызыл таң” гәзитенең тиражын гына түгел, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен дә моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Бу җәһәттән берничә сан китереп үтү дә җитә. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, 2005-15 елларда районда тулай продукция җитештерү күләме – 3 тапкыр, авыл хуҗалыгы тармагында 3,1 тапкыр артты. Шул рәвешле 2015 елда районда тулай продукция җитештерү күләме 3 миллиард 950 миллион сумга җитте!
Ун елда 3 тапкыр үсеш дип әйтергә генә ансат. Моңа ничек ирешелгән соң? Югыйсә, районга Радик Гыйльметдин улы җитәкчелек иткән еллар да гади генә булмады бит. Корылыгы да, башка зилзиләләре дә сагалап кына торды. Бу сорауны без Радик Ишмөхәммәтовның үзенә дә юлладык.
– Мәгълүм булуынча, хакимият башлыгы вазыйфасына тәгаенләнгәнгә кадәр мин 18 ел авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләдем. Әйтергә кирәк, катлаулы реформалар башланганга кадәр без Федоровка районының авыл хуҗалыгы тармагын шактый дәрәҗәдә ныгытып, иң көчлеләр сафына бастыра алдык. Мәсәлән, ул чорда Федоровка районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткече буенча Көньяк зонада Стәрлетамак һәм Мәләвез районнарыннан гына калыша иде. Терлекчелек продукциясе җи­тештерү күрсәткече буенча аерым бер елда без хәтта Русия буенча җиңүче урынга чыктык. Моның өчен район акчалата премия һәм биш җиңел автомобиль алуга рөхсәт кәгазе белән бүләкләнде. Ул вакытта бу бик зур дәрәҗә иде. Моннан чыгып, әйтәсе килгән фикер, хакимият башлыгы вазыйфасында районны мин аягында ныклы басып торган авыл хуҗалыгы тармагы белән кабул итеп алдым. Һәм, тәүге эш көненнән үк, милек формасы үзгәрүгә карамастан, аграр предприятиеләрне ничек бар, шулай саклап калуны эшчәнлектә төп өстенлекле юнәлеш итеп билгеләдем. Һәм, чыннан да, без моңа ирешә алдык дип уйлыйм. Кичәге совхоз-колхозлар, милек формасын үзгәртсә дә, һәркайсы бердәй эшчәнлеген дәвам итте. Федоровка районында нинди генә хәл-шартларда да чәчелми калган бер генә басу-ялан да булмады. Бәлки, нәкъ шуның нәтиҗәсе буларак, мин районга идарә иткән чор ахырына тулай ашлык җитештерү күләме 100 мең тоннага якынлашты, – ди бу уңайдан Радик Гыйльметдин улы.
Мондый күрсәткечкә тик торганнан яисә югары уңыш турында сәгатьләр буе фәлсәфә сату белән генә ирешелми, билгеле. Шушы урында янә статистика мәгълүматларына күз салыйк. 2005-15 елларда Федоровка районында җәмгысы 352 миллион сумлык 418 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Нәкъ шушы чорда районга ел саен 75-80 берәмлек яңа техника кайтару күркәм традициягә әверелә. Менә кайда ул уңыш нигезе, хуҗалыкларны саклап калу, авылның иминлеген тәэмин итү, киләчәген хәстәрләү буенча төптән уйланылган стратегия! Һәм бу техника сатып алуга гына кагылмый. Республикада җәелдерелгән терлекчелек комплексларын төзекләндерү буенча программада да, авылда малтабарлыкны үстерү буенча башлангычларда да, ул гына түгел, әле киң яңгыраш алган тармакка инвесторлар җәлеп итү буенча эштә дә, кыскасы, авылны, аграр тармакны саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән һәр эштә Федоровка районы һәрвакыт әйдәүчеләр сафында булды. Бу җәһәттән Радик Гыйльметдин улы, гомумән, республикада тәүгеләрдән булып инвесторлар эшчәнлегенә башлангыч биргән җитәкче булмады микән әле?!
– Безнең район башкалабыз Уфадан да, эре сәнәгать үзәкләреннән дә читтә урнашкан. Шуңа яшерен-батырын түгел, инвесторлар җәлеп итү шактый четерекле мәсьәлә. Бу мәсьәләне без үзебезчә хәл иттек. Федоровка рйоныннан чыккан һәм республикада, аннан читтә зур уңышларга ирешеп, үз бизнесен булдырган күренекле якташларга туган авылына, аның хуҗалык үсешенә инвестицияләр салу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек. Әлеге юнәлештә күпсанлы сөйләшүләр, очрашулар, килешүләр уңай нәтиҗә бирде. Күпчелек күренекле якташларыбыз, чыннан да, туган авылы, хуҗалыгы киләчәгенә битараф булмауларын белдерде һәм андагы җитештерү пред­приятиеләрен үз канаты астына алды, авылның социаль тормышын яхшыртуга да мөкатдәс өлеш кертә. Шул рәвешле бездә күмәк хуҗалыклар сакланып кына калмады, бүген яңа дәрәҗәдә үсеш кичерә һәм районда аграр продукция җитештерүдә хәл­иткеч урын били. Хуҗалыклар тотрыклы эшләгәч, халыкка эш урыннары да бар, авыллар сүнми, киресенчә, яңарыш кичерә, – дигән иде шул чордагы әңгәмәләрнең берсендә Радик Гыйльметдин улы.
Моның ачык мисалын бүген, чын мәгънәсендә, элекке данлыклы Пугачевский совхозының бер өлешен һәм “Ленин юлы” колхозын алыштырган “Азат” җәмгыяте үрнәгендә дә күрергә мөмкин. Ун мең гектарга якын мәй­данда ашлык культуралары үстерүче, куәтле терлекчелек комплексы һәм үз сөт эшкәртү заводы булган, заманча матди-техник базага ия хуҗалык бүген районда гына түгел, республика күләмендә дә әйдәүче аграр пред­приятиеләрнең берсе булып тора. Ә бит 2004 елда биредә хәлләр шактый мөшкел иде, хуҗалыкның аякка басуы безнең дә күз алдында булды. Бу җәһәттән “Азат” хуҗалы­гының элекке легендар җитәкчесе Рәфис Даш­кинның сөйләгәннәре янә хәтергә килә.
– 2004 елда Федоровка районы хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәм­мәтов мине – арбитраж идарәчене һәм районга, ә бәлки, гомумән, республикага тәүгеләрдән булып килгән инвестор Геннадий Чангелияне кабинетына чакыртты. Сөйләшү озак барды. Әмма ничек кенә булмасын, сөйләшү ахырында Радик Гыйльметдин улы безне икәүләп көрчек хәленә төшеп барган хуҗалыкны күтәрүгә алынырга күн­дерә, бу эшнең стратегик әһәмияткә ия булуына ышандыра алды. Һәм без, чын мәгънәсендә, эшкә тотындык һәм район җитәкчелегенең даими хәстәрлеге, ярдәме белән “Азат” хуҗалыгын иң көчле хуҗалыклар дәрәҗәсенә күтәрә алдык, – дигән иде ул.
Ә шул вакытта Радик Ишмөхәм­мәтов көрчеккә терәлү чигендә булган хуҗалыкка кул селтәп, аны таркатуга юл куйган булса? Районның, респуб­ликаның аграр тармагы бүген нинди куәтләрне югалтыр иде? Урындагы җитәкчеләрнең эшлексезлеге, ваемсызлыгы аркасында шулай юкка чыккан аграр предприятиеләр соңгы 20-30 елда аз булдымыни?! Әлеге дә баягы һәр нәрсә җитәкчегә бәйле шул...
“Азат” хуҗалыгына инвестор читтән килгән булса, бүген инде үз продукциясе белән республика, ил базарларын гына түгел, дөньякүләм базарларны да яулаучы “Башкирский гусь” җәмгыятен, җитештерү куәтләре алай ук зур булмаса да, үзенең сөт продукциясе белән күрше район-шәһәрләрдә киң билгеле “Регион-сервис” предприятиесен, башка күпсанлы производстволарны исә Радик Гыйльметдин улы чакыруына колак салып, Федоровка районыннан чыккан эшлекле ир-узаманнар оештырды. Гомумән, хакимият башлыгы сыйфатында Радик Ишмөхәммәтов районда малтабарлыкны, производствоны үстерү юнәлешендә алып барган колачлы эш өчен аңа һәйкәл куярлык. Күз алдына гына китерегез: 2005 елдан башлап 2015 елга кадәрге чорда районда сәнәгать продукциясе җитештерү күләме 12 тапкыр арткан!
Элекке хакимият башлыгына янә бер һәйкәл ул Федоровка районы үзәгенең күрке булган 2016 елда файдалануга тапшырылган 1нче санлы мәктәп бинасы. 375 укучыга исәпләнгән иң заманча материаллардан төзелгән өч катлы бу мәктәп белән яңарак үзебез дә якыннан таныштык. Ә бит, Радик Гыйльметдин улы белдерүенчә, төзелешкә старт бирелгәнгә кадәр, төрле объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле, аның проектын гына да өч тапкыр эшләргә туры килә. Аны юллап кайсы кабинетларга күпме тапкырлар керергә туры килүен элекке җитәкче үзе генә белә торгандыр. Хәер, бүген инде анысы мөһим дә түгел кебек. Иң мөһиме: заман таләпләренә җавап биргән белем бирү учреждениесе Федоровка төбәге халкына, республиканың гомум мәгариф үсешенә хезмәт итә. Һәм районга Радик Ишмөхәммәтов җитәкчелек иткән чорда гомум халык мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелгән андый объектлар аз булмады.
Федоровка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Үзәк район дәваханәсенә янкорма төзелде, әлеге дәваханәгә капиталь ремонт үткәрелде. Пенсия фонды, Халыкны социаль яклау бүлеге, казначейлык, “Росреестр” оешмасы биналары төзекләндерелде. Федоровка, Юлдаш, Бала-Чытырман, Коры Изәк, Иске Чытырман, Яңа Явыш, Михайловка — җәмгысы егермегә якын авылда мәчетләр һәм чиркәүләр төзелеп, файдалануга тапшырылды. Мөһим төзелешләрдән шулай ук Бала-Чытырман һәм Гончаровка авылларында күпфатирлы торак йортларның индивидуаль җылыту системасына кү­черелүен, район үзәгендә байтак йортларга капиталь ремонт үткәре­лүен, төбәктә ике дистәгә якын күпер салынуын, меңләгән километр юл төзекләндерелүен, “Нурлы”, “Бәйрәм”, “Уют” кебек сәүдә-сервис комплекслары үсеп чыгуын да атарга кирәк. Янә дә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү максатында өч катлы 18 фатирлы ике йорт, авария хәлен­дәге торакта яшәүчеләрне күчерү өчен бер катлы йортлар төзелеп файдалануга тапшырылды. Ә инде Федоровка районы үзәгендәге “Колокольчик” балалар бакчасының иске бинасын нигездән төзекләндереп, аның карамагына, шулай ук, тиешенчә төзекләндереп, җиһазландырып элекке колхоз идарәсе бинасын да тапшыру район үзәгендә балалар бакчаларына булган чиратны тулысынча гамәлдән чыгару мөмкинлеге бирде.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Ишмө­хәммәтов җитәкчелегендә бу елларда район социаль-икътисади үсештә ирешкән югары казанышлар республика күләмендә дә тиешле бәһасен алды. Аерым алганда, 2008 елда район авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәле эшчәнлеге һәм тотрыклы үсеше өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча исә Федоровка районы хакимияте “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” дип табылды һәм административ үзәге авыл биләмәсе булган муниципаль районнар арасындагы конкурста икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Төгәл 65 яше тулганнан соң, 2016 елның көзендә Радик Ишмөхәммәтов, гамәлдәге закон таләпләренә ярашлы, Федоровка районы хакимияте башлыгы вазыйфасыннан хаклы ялга китте. Шулай дип әйтергә яраса, әлбәттә. Чөнки озак вакыт та үтмәде, зур хезмәт һәм оештыру тәҗрибәсе булган җитәкчене “Башкиравтодор” предприя­тиесенең Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсенә җитәкче вазыйфасына чакырып алдылар. Әйтергә кирәк, монда да Радик Гыйльметдин улының, ул җитәкләгән коллективның эшчәнлеге безнең һәм күпсанлы “Кызыл таң” укучыларының даими игътибар үзәгендә булды. Һәм монда да ул эшлекле җитәкче буларак үзен күрсәтми калмады, билгеле. Радик Ишмөхәм­мәтов җитәкчелек итә башлаган 2016 елда Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсенең еллык эш күләме 101 миллион сум булса, 2019 елда аны 185 миллион сумга җиткерделәр. Ничек дисезме? Әлбәттә, һәркемгә тиешле игътибар, ныклы хезмәт тәртибе булдыру һәм эшне дөрес оештыру аша. Бу җәһәттән Радик Гыйльметдин улы җитәкчелек иткән чорда коллектив Мәләвез районында һәм шәһәрендә эшчәнлеген киң җәелдереп кенә калмыйча, тендерда отып, хәтта Салават шәһәрендә дә зур проектны тормышка ашырды. Салават шә­һә­ренең яңа микрорайонында яңабаштан күтәрелгән 400 метр озынлыктагы һәм 10 метрдан артык киңлектәге асфальт юл, аның ике як янәшәсеннән үткән иркен тротуарлар хәзер Мәләвез юлчыларына гына түгел, Радик Гыйльметдин улының үзенә дә шул чор хакында хәтерләтүче үзенчәлекле һәйкәл булып тора.
2020 елда коронавирус па­нде­миясенә бәйле чикләүләр, “65+” яшь категориясенә караган гражданнарга карата, гомумән, аерым чикләүләр кертелгәннән соң, Радик Ишмөхәм­мәтов, Мәләвез җитәкчелеге һәм юлчылары җибәрергә теләмәсәләр дә, үз туган районына кайтты. Үзизоляция режимына бәйле узган елның көзенә кадәр өйдә булганнан соң дәүләт алдындагы хезмәт бурычын бише белән кайтарган Радик Гыйльметдин улы, ихтимал, башкача җаваплы вазыйфаларга алынмас та кебек иде. Һәрхәлдә, телефон аша аралашулар вакытында да бу хакта сүз кузгатмады. Әмма кайсы урында эшләсә дә, үз артыннан фәкать якты сәхифәләр генә калдырган булдыклы җитәкчегә хаклы ялга китәргә тиз генә ирек бирәләр ди мени?! Радик Ишмөхәммәтов белән дә нәкъ шулай булды. Көзге көннәрнең берсендә “Башкиравтодор” предприятиесе җитәкчелеге аның белән бәйләнешкә кереп, бераз позиция­ләрен какшата төшкән Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсен җитәкләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, агымдагы ел башыннан Радик Гыйльметдин улы янә җитәкче камытын кия. Соңгы сигез айда коллективта һәм идарә эшчән­легендә булган бөтен уңай үзгәреш­ләрне дә барламыйча, бер-ике мөһим яңалыкны гына атап үтәбез. Әлеге вакыт эчендә идарәнең матди-техник базасы бер “МТЗ-82” тракторы, бер
“КамАЗ” машинасы, бер каток белән тулыланган. Былтыр коллектив 105 миллион сумлык эш башкарган булса, быел ел ахырына кадәр әлеге күр­сәткечне 130 миллион сумга җиткермәкчеләр. Әйткәндәй, Радик Ишмөхәммәтовның үзен дә без кабинетта түгел, Федоровка районының яңа микрорайонында барган эш участогында очраттык. Идарә хезмәт­кәрләре биредә 1нче мәктәп янында машина кую урынын төзүне һәм асфальтлауны тәмамлап, янәшәдә генә урнашкан яңа төзелгән социаль йорт ихатасында тәртип урнаштыра иде.
– Муниципаль заказ буенча биредә бик яхшы һәм кирәкле эш башкардык. Югыйсә, балаларын мәктәпкә шәхси автомобилендә китерүче ата-аналарга уңайсыз иде. Хәзер исә, транспорт коридоры булгач, алар бу урында бер-берсенә комачауламый иркен хәрәкәт итәчәк. Социаль йорт алды да, безнең уебызча, көлеп торырга тиеш, шуңа моның өчен бөтен көчебезне салабыз. Ахыр чиктә без бит халыкның тормышы уңайлырак һәм ямьлерәк булсын өчен эшлибез! – диде, эшләр белән таныштырып, Радик Гыйльметдин улы.
Булса да була икән шулкадәр тирән эчке мәдәният һәм гаять зур җитәк­челек осталыгы бер кешедә! Баксаң, бу сыйфатлар Радик Ишмөхәммәтовка һәм аның дүрт бертуганнарына әни­ләре, бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган абруйлы педагог Фир­дәвес Гаяз кызыннан һәм әтиләре, озак еллар Федоровка сөт заводын җитәкләгән оста оештыручы Гыйльметдин Хөбетдин улыннан килә икән. Ни аяныч, бүген алар якты дөньяда юк инде. Әмма алар салган изгелек, булдыклылык, кешелеклек орлыклары балаларында яши бирә. Яңа буын Ишмөхәммәтовлар да нәкъ шушы рухта, шушы традицияләрдә тәрбияләнә. Әйтик, Вәлидә һәм Радик Ишмөхәм­мәтовлар гаиләсендә канат ныгыткан ике лачынның берсе – Рөстәм бүген Ишембай районы прокуратурасында прокурорның өлкән ярдәмчесе. Икенче уллары Алик та юрист һөнәренә ия. Оныклары Рафаэль һәм Рияна да фәкать уңышлары белән генә сөен­дерә.
Әлеге мәкаләне әзерләгәндә җит­меш төрле һөнәр иясе Радик Иш­мөхәммәтов тагын бер шөгыле хакында да уртаклашты. Баксаң, былтыр үзизоляциядә булганда ул ныклап торып умартачылык серләре белән кызыксына башлаган икән. Һәм бер­никадәр белем һәм тәҗрибә туплаганнан соң быел йорт янындагы бакчасына берничә умартаны утыртып та куйган. Димәк, кичәге хакимият башлыгы – бүгенге юл идарәсе җитәкчесен киләчәктә “бал бабай” сыйфатында да, һичшиксез, күрергә, данларга язсын дигән теләктә калабыз. Дәүләт, җәмәгать эшен дә, шәхси тормышын да кәрәзләрдәй төз, тигез итеп үргән кебек, әлеге шөгылегез дә Сезгә фәкать шатлык-куанычлар китерсен! Ә инде юбилеегыз уңаеннан ихлас тәбрик итеп, “Кызыл таң” гәзите коллективы, Федоровка төбәгендә безнең басманы алдырып укучы күпсанлы абунәчеләребез исеменнән иң җылы, иң якты котлау сәламнәрен юллыйбыз. Сәламәтлек, иминлек, шатлык-сөе­нечләр, уңыш-казанышлар Сезнең яннан китмәсен, таңнарыгыз һәрвакыт кызарып атсын һәм “Кызыл таң”лы булсын!

Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: