Тагын килде бер көз...
Тагын бер көз
Җиргә сипте алтын тәңкәләр.
Казлар булып оча инде хәзер
Язын чыккан сары бәбкәләр.
Тагын килер көзләр,
Ә шуларның
Минсез килер берсе бервакыт.
Ә шуннан соң инде һәрвакыт...
— дип язган яраткан шагыйребез. Менә быел инде егерме икенче көзне аңардан башка каршы алдык. Ә аның якты образы, илһамлы иҗаты безнең күңел түрендә иң кадерле ядкарь булып саклана. Шагыйрь исемен мәңгеләштерү юнәлешендә туган ягында зур эш башкарыла: Дүртөйле шәһәрендә аның исемен йөртүче башкорт гимназиясе, урам бар, аңа һәйкәл куелган, мәктәпләрдә Наҗар Нәҗми иҗатын өйрәнүгә җитди игътибар бирелә, туган авылы Миңештедә йорт-музее эшли.
— Аяз, кояшлы якты көз башында арабыздан китте ул. Бу көн безнең өчен чиксез сагыш, моңсулык белән сугарылган. Әмма бу якты сагыш. Чөнки шагыйрьнең үлемсез җыр-моңнары, шигърияте бик күпләрнең күңел күген балкыта. Бөтен җаны белән туган җирен өзелеп яраткан, аның гүзәллеген данлап җырлаган, бар сәләтен, күңел байлыгын туган халкына биргән, Максим Горький, Салават Юлаев, Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты, халык шагыйре Наҗар Нәҗминең иҗаты һәркайсыбызга бик якын, кадерле, — диде кичәне әзерләп алып баручы шагыйрә Светлана Васикова. — Безнең гүзәл Дүртөйле якларында, мәшһүр Агыйдел елгасы буена урнашкан, чишмәләр чыңына күмелеп утырган Миңеште дигән авыл бар. Шунда 1918 елның 5 февралендә Наҗар Нәҗми дөньяга килгән.
Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага металлургия рабфагына укырга китә. Аның беренче шигырьләре республика гәзитләрендә 1937 елда басыла. 1938 елда ул Башкорт педагогия институтына укырга керә, ә 3нче курста укыганда инде Бөек Ватан сугышына юллана.
Наҗар Нәҗми 1946 елда гына Туган илгә әйләнеп кайта, өзелгән укуын дәвам итә. Институтның тел һәм әдәбият бүлеген тәмамлый. Гәзит, журнал редакцияләрендә эшли. Берничә ел республика Язучылар берлеге рәисе булып тора.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, философия фәннәре кандидаты, шагыйрь Нурлан Ганиев, язучы, журналист Фәрзәнә Акбулатова, прозаик, публицист, шагыйрә, тәрҗемәче Гүзәл Ситдыйкова, Дүртөйле районының Наҗар Нәҗми исемендәге премиясе лауреаты, журналист, шагыйрә Фәния Габидуллина үзләренең шагыйрь хакындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, аңа багышланган иҗат җимешләре белән бүлеште.
Дүртөйледә озак еллар уңышлы эшләп килүче “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының шагыйрьгә багышламалары аның 100 еллык юбилеена “Ил улы” дип аталган китап булып чыккан иде. Хәтер кичәсендә дулкынчылар Клара Сәфәрова һәм Тәслия Әхмәтова әлеге җыентыктан Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләрен яңгыратты. Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов Наҗар ага сүзләренә язылган “Ак чишмә” җырын башкарып, чараны кабатланмас моң белән сугарды.
“Наҗар Нәҗми заманында яшәвем, аның белән аралашу мөмкинлегенә ия булуым белән бәхетлемен. Аның шигырьләрендә безнең туган як рухы бөтен тирәнлегендә чагыла”. — Бөек шагыйрь белән аралашу насыйп булган шәхесләрнең чыгышын шушы фикер берләштерде.
“Үз юлымнан барам әле,
Сүнгәнче мин янам әле”,
— дип язган шагыйрь заманында. Инде аның гүр иясе булуына да ике дистә елдан артык. Ә шигърият күгендәге йолдызы еллар узган саен яктырак балкый, аның әсәрләре бүген дә татар, башкорт, урыс телләрендә аһәңле, горур яңгырый.
Шагыйрьнең вафат булган көнендә, елдагыча, һәйкәле янындагы тантаналы митингтан соң Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештедәге йорт-музеена экскурсия оештырылды, каберенә зиярәт кылынды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова