-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 сентябрь 2021, 09:00

Хәнияле чаклар бар иде...

"Матбугат"та сөекле җырчыбыз турында истәлекләр дөнья күрде. Аларның һәрберсендә Хәния Фәрхинең якты истәлеге яңара.

Хәнияле чаклар бар иде...
Хәнияле чаклар бар иде...

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов:

– Хәния белән бәйле истәлекләр күп. Чөнки ул бу тормышта очрый торган бик сирәк кешеләрнең берсе иде. Көнкүрештәме, сәхнәдәме, автобуста барамы ул, табын артында утырамы — ихлас, гади кеше булды. Аның белән беренче очрашуыбыз хәтердә нык уелып калган. 1990 еллар башында шәһәрләр буйлап зур татар концертлары үтте. Казанның Ленин исемендәге стадионында концерт гөрли. Ул шунда «Бәйрәм» ансамбле белән килеп керде. Башына бик матур итеп яулыгын бәйләгән. Ике якта — ике егет, урталарында — яшь, чибәр, күзләре янып торган Хәния. Әнә шул көнне таныштык та, бер-беребезне гомер буе белгән кебек, сөйләшеп сүзләребез бетмәде, иҗатташ дуслыгыбыз Хәниянең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Ул елларда бергәләп Чаллы, Уфа, Казан, Ырынбур кебек бик күп шәһәрләрне үттек. Халык күтәреп алган, зур масштаблы, беренче татар концертлары иде бу.

Хәния турында сөйләгәндә, күңелемдә тагын бер хатирә яңара. Ул – аның Галиәсгар Камал театрында узган 55 яшьлек юбилей концерты. Мин бу концертның башланганын сәхнә артыннан карап тордым. Шундый матур итеп, тамаша залыннан — халык арасыннан килеп сәхнәгә менде ул. Ни өчендер, шул мизгелдә минем тамагыма төер утырды. Ничә тапкырлар халык арасына чыккан, ничә тапкыр алкышларга күмелгән, һәркем тарафыннан көтеп алынган Хәния бит бу, дип, яратып карап тордым.

«Истә калсын...» дигән моңсу җыр белән тәмамлады ул бу концертын. 55 яшенә кадәр сәхнәдә булырга, җыр-моң сөеп, халыкны яратып, аның тарафыннан яратылып яшәргә насыйп булган бәхетле хатын-кыз дип уйладым. Ләкин бу концерт вакытында, нигәдер, күңелемә авыр иде. Әллә аның безнең белән зурлап хушлашуы булдымы ул…

Үзе арабызда булса, алга таба да рәхәтләнеп иҗатын дәвам итәр иде. Хәтта яңаларын яздырмаган очракта да, булган репертуары да ничәмә елларга җитәр иде аның. Хәзер, арабыздан киткәч тә, әле дә булса яңа җырлары килеп чыга. Ул вакытта ишетмәгәнбезме, әллә, ишетеп, игътибар итмәгәнбезме? Алар хәзер инде бөтенләй башкача яңгырый. Хәниясез «Бәйрәм» дә «Бәйрәм» булмас инде. Ансамбльнең үзәгендә яндырып торучысы булырга тиеш. Ансамбле булырга мөмкин әле, ләкин яктылыгы, нуры җитмәячәк. «Бәйрәм» дигәч — Хәния, Хәния дигәч — «Бәйрәм» сүзе күңелгә килә. Аларны ике аерым төшенчә итеп карау мөмкин түгел, минемчә.

Фото: i.ytimg.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: