+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 сентябрь 2021, 11:05

“Абыемның исемен туган ягыбызга кайтарырга...”

Мәгариф ветераны Асия Кәримова моны үзенең соңгы теләк-максаты дип исәпли.

“Абыемның исемен туган ягыбызга кайтарырга...”
“Абыемның исемен туган ягыбызга кайтарырга...”
Күптән түгел редакциябезгә бер апа килеп керде. Үзе белән таныштырды. Уфада яшәүче, 94нче (!) яше белән баручы бу апа Бөек Ватан сугышында очучы-истребитель, аннан соңгы елларда очучы-сынаучы буларак бик күп батырлыклар күрсәткән бертуган абыйсы Әнвәр Ибраһим улы Кәримовка бәйле материал-документлар алып килгән. Хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә 40 яше дә тулмастан гомере фаҗигале өзелгән абыем турында туган төягебез Башкортстанда да белсеннәр иде, дип йөри икән.

Авыргазы районының Кече Ибрай авылындагы Кәримовлар гаиләсендә дүрт малай, дүрт кыз үскән. Шуларның берсе — бу мәкаләдә сүз барган Әнвәрнең тууына быел декабрьдә 100 ел тула. Димәк, безгә, аның якташларына, каһарман очучы турында белү, истәлеген мәңгеләштерү бурычын да йөкләтә бу юбилей.
Кече Ибрай белән Иске Ибрай арасы ике генә чакрым. Уртада мәктәп. Ике авыл да район үзәгеннән уналты чакрым төньяк-көнчыгышта урнашкан. Элек алар икесе дә шактый гына хәлле “Красная Башкирия” колхозына керә иде.
Утызынчы елларда Уфадан Стәрлетамакка тәүге самолетлар оча башлавын шушы авыллар кешеләре дә күрә. Халыкның олысы-кечесе өчен бу могҗиза булып тоела. Ә малайларның бу вакыттагы кичерешләре! Аларның күпләре шул чакта очучы булырга хыяллана. 1936 елда 7нче сыйныфны тәмамлаган Әнвәр дә авылдаш малайлар белән Уфага юл тота, авиация техникумына укырга керә, бер үк вакытта очучылар мәктәбенә дә йөри.
Асия Ибраһим кызы сөйли: “Балаларын укытырга акча булсын өчен әти яшәп яткан зур өйне сатып, бәләкәйрәгенә күченергә нияте барлыгын әйтә. “Сатма, — ди абый, — укып бетергәч, үзем ярдәм итәрмен!” Әти-әни үрнәгендә без, балалар да, һәр эштә тырыш булдык. Мәсәлән, икенче абыем иптәшләре белән йомран кебек җәнлекләр аулап, тиреләрен эшкәртеп сатып акча эшли иде. Өйдән ярдәмгә өмет тә итмәгән Әнвәр абый дәресләрдән соң кайдадыр эшләп йөреп, шул акчага тамагын туйдырган, киенгән.
1940 елның маенда гаиләбез белән Уфага күченгән идек. Август аенда хәл белергә кайткан абый әтинең бу гамәлен ошатмыйча: “Сугыш чыгарга тора, авылга кабат кайтсагыз ничек булыр икән?” — дип тә караган иде. “Кабат кайту юк инде”, — диде әти.
Аннары абый үзендәге яңалыкны әйтте: “Очучылар мәктәбен тәмамлау кичәсеннән үк, август ахырында, безне вагоннарга утыртып, авиация хәрби частьларына озатачаклар”.
Әнвәр Кәримов шушы частьта очучы-истребитель һөнәрен камилләштереп, сугыш башлану белән үк фронтка җибәрелә. Аяусыз һава алышларында батырлыклар күрсәтә. 1943 елда яралана. 1944 елдан хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә, японнар белән сугышта катнаша. Бераз вакыт ул СССР җитәкчесе Иосиф Сталинның улы генерал Василий Сталин командиры булган 145нче истребитель авиадивизиясендә дә хезмәт итә. 1948 елдан реактив самолетларда оча башлый. Тагын ике елдан Ржев шәһәре тирәсендә урнашкан авиачастьта эскадрилья командиры итеп үрләтелә.
Һава киңлекләренең кыю бөркете, татар егете Әнвәр Кәримовны 1952 елда Казан шәһәрендәге
Г. Бакшаевның очучы мишеньнәр эшләү белән шөгыльләнүче тәҗрибә-конструкторлык бюросына хезмәткә чакыралар. Аларның сынау очышлары 22нче авиация заводы аэродромында үтә. Мишеньнәрне тагып очучы буларак, Әнвәр Ибраһим улы зур самолетларда очарга тели. Аның омтылышын хуплап, 1954 елда Ту-16 реактив самолетлары очучы-сынаучысы итеп эшкә кабул итәләр. И-16, Як-1, Ла-9, Як-17, МиГ-15, МиГ-17, Ил-28, Ту-107Б самолетларын үзләштереп, якташыбыз хаклы рәвештә авиация заводының иң яхшы очучыларының берсе санала. “Кызыл йолдыз” һәм “Почет билгесе” орденнары, байтак медальләр белән бүләкләнә. 1960 елда Әнвәр Кәримов, космонавтлар отрядына кандидат буларак, стажировка үтә. Соңыннан очучының балалары Лариса белән Олег хәтерләвенчә, Юрий Гагарин очканнан соң, әтиләре аларга беренче космонавт белән якыннан таныш булуы һәм тиздән җиһанга янә очышлар ясалачагы турында әйтә. Тагын бер кызыклы факт: Казандагы Кәримовлар гаиләсе яшәгән 11нче Союз урамына 1961 елның 15 апрелендә үк Юрий Гагарин исеме бирелә. Әлеге вакытта бу урамдагы әтисенең фатирында Лариса Әнвәр кызы яши.
Алтмышынчы еллар башына Ту-16 реактив самолетларын эшләп чыгару туктатыла. Завод конвейерыннан бу модификациянең иң соңгысы булып 150 данә Ту-16 К-10 ракета йөртүчесе төшә. Тиешле ераклыкка ирешмәве аркасында конструкторлар аңа ягулыкны очып барган килеш Ту-16дан салу системасын эшлиләр. Мондый самолетларны күпләп җитештерергә керешер алдыннан аларга һавада чакта ягулык салуны сынап карау 1961 елның 20 июненә билгеләнә.
Сынау урыны итеп Киров өлкәсендәге бер-берсеннән шактый еракта урнашкан Бәрәңге һәм Медведка дип аталган авыллар арасы сайлап алына. Яңа Ту-16 К-10 ракета йөртүчесенең экипаж командиры — беренче класслы очучы-сынаучы, полковник Әнвәр Кәримов, икенче очучы Владимир Свиридов, өлкән штурман Василий Демидов, штурман Григорий Бадьянов, борт операторы Игорь Столяров. Ягулык салырга тиешле Ту-16га тагын бер милләттәшебез Әмир Кәримов идарә итә. Димәк, фамилиядәш ике очучыга чиктән тыш авыр бурыч йөкләтелә.
Бер самолеттан икенчесенә ягулыкны очып барган килеш агызу, бу тармактагы белгечләр раславынча, санаулы гына минутлар эчендә дә искиткеч киеренкелек тудырып, хәлне ала торган һәм бик хәвефле эш. Сапер бер генә тапкыр ялгышкан кебек, биредә бернинди дә хата да икенчегә кабатланмый. Ягулык салына торган самолеттагыларга аеруча читен. Чөнки бу эшнең ничек башкарылуын алар үзләре күрми. Барысы да аларның чиктән тыш осталыгыннан, тәҗрибәсеннән, сиземләвеннән, командирның дөрес карарга килүеннән, башкаларның аның әмерен төгәл үтәвеннән тора.
Заправкалауны башларга ике тапкыр омтылыш ясала. Икесендә дә уңышсыз. Очышларның җитәкчесе булган Георгий Балакинга Әнвәр Кәримов бу экспериментны туктатырга киңәш бирә. Әмма Әмир Кәримов, дәвам итик, ди. Кызганычка каршы, өченче омтылыш фаҗига белән тәмамлана.
Балакин радио аша ике очучының шундый сөйләшүен ишетә:
— Кара әле, шланг белән нәрсә булган?
— Ул нишләптер ямьшәйгән.
— Әйдә, тагын бер тапкыр якын килеп карыйм...
Һәм кинәт Әмир Кәримов самолетындагы оператор кычкырып җибәрә:
— Самолет штопорга керде! Штопорга керде! Сикерегез!
Ту-16 К-10 ракета йөртүчесе, чынлап та, кискен генә сулга янтая. Аның командиры да экипажга: “Сикерегез!” — дип әмер бирә дә үзе, барлык көчен салып, самолетны турыларга тырыша. Икенче очучы Владимир Свиридов сикерә, әмма парашюты самолетка эләгә, ике аягы да өзелә, җиргә килеп төшеп үлә. Аңардан башкалары инде берсе дә сикерә алмый — самолет белән бергә килеп төшәләр.
Һәлакәт сәбәпләрен тикшергән комиссия ягулык агыза торган шлангның яраксыз булганлыгын ачыклый. Элекке көнне генә аны Куйбышев шәһәреннән алып кайтканнар, инструкциясендә җаваплы белгечнең шлангны файдаланырга рөхсәт иткән имзасы юк икән.
Экипаж әгъзалары — биш батыр Казанның Арча зиратында Туганнар каберлегенә җирләнә. Гомум һәйкәлгә һәрберсенең портреты куела, исем-фамилияләре языла. “Аларның бөтен тормышы Туган илгә багышланды һәм алар Ватаныбыз өчен батырларча һәлак булдылар” дигән язу да беркетелә.
Һава сугышларында зур батырлыклар күрсәткән, тыныч елларда да илгә фидакарь хезмәт иткән якташыбыз, татар бөркете Әнвәр Кәримовка бу вакытта нибары 39 яшь ярым була.
Казандагы 22нче авиация заводы (хәзер — Горбунов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсе) самолеты һәм экипажының Киров өлкәсе күгендәге фаҗигасе турында киң җәмәгатьчелеккә белдермәскә тырышалар. Өч дистә ярым ел үткәч кенә бу хәлгә ачыклык кертелә башлый. Киров өлкәсе Лебяжье поселогы мәктәбенең укучы эзтабарлары самолет килеп төшкән урынга истәлекле билге куялар, һәлак булган экипаж әгъзаларының якыннары белән элемтәгә керәләр, алардан почта аша килгән истәлекләрне, документларны, фотоларны үзләренең туган якны өйрәнү музеена урнаштыралар. Бу турыда Татарстан матбугатында мәкаләләр басыла башлый. 2005 елда Казан шәһәренең бер урамына Әнвәр Кәримов исеме бирелгән.
Асия Ибраһим кызы абыйсының туган җанлы, искиткеч кешелекле, хәтта читләргә дә ярдәм кулы сузган шәхес булганлыгын хәтерли. Мәсәлән, “халыклар атасы” үлгәннән соң аның улы Василий Сталинны төрмәгә ябалар, аннан чыккач, Казанга сөргенгә озаталар. Анда ул Кәримовлар белән бер йортта яши. Элекке командиры булган, арытаба инде кешеләр белән аралашу хокукыннан да мәхрүм ителгән, бик авыр шартларда тереклек итүче бу кешегә үлгәнче ярдәм күрсәтә, вакыты булганда яланнарга, су буйларына алып чыга. “Шул чакта Василийны ике тапкыр күрдем: бәләкәй генә, ябык, аксак, эчәргә дә яратучы адәм иде”, — ди Асия апа.
Әнвәр Кәримовның башка барлык җиде туганы да тиешле белем һәм һөнәр ала, бу нәселгә лаеклы тормыш юлы үтә. Гаиләдә иң өлкәне — Миңлекамал апа. Рафаэль исемле энеләре фронттан капитан дәрәҗәсендә кайта. Аңардан кечерәге Әсләм Казан заводларының берсендә эшли, абыйсы һәлак булгач, аның балаларын аякка бастырышырга ярдәм итә. Кечерәкләре — Изһар, Флүрә һәм Римма.
Асия Кәримова авыл мәктәбеннән соң Уфага килеп, педагогия институтының химия-биология факультетында укый. Ул чакта бу шәһәрдә булган Әнвәр абыйсы нык ярдәм итә, әлбәттә. Диплом алгач, Стәрлетамак районының Аллагуат урта мәктәбендә озак еллар эшли. Башкортстанда беренчеләрдән булып мәктәп музее оештыра. Җәнлек сыннарына (чучело) кадәр үзе ясый. Мәктәп яны тәҗрибә-өйрәнү участогы эше буенча республикада беренче урын ала. Яшь натуралистлар түгәрәге җитәкчесе буларак, Мәскәүгә съездларга, киңәшмәләргә бара. 40 яшендә “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән исемгә лаек була.
1975 елда Аллагуатны Салават шәһәре “йота” башлагач (авыл 1980 елда бөтенләй бетә), Асия апа гаиләсе белән Уфага күченә, балаларны савыктыруга, укытуга тәгаенләнгән “Салют” профилакториен оештырыша һәм шунда ун ел эшли.
Асия апаның башыннан бик күп чирләр үткән, өч тапкыр катлаулы операция кичергән. 54 яшендә намазга баскан һәм шуннан бирле, күз тимәсен, хәзер 40 еллап инде бер дә авырганы юк икән. Колаклары начар ишетүен һәм бер күзе бөтенләй күрмәвен исәпкә алмаганда... Бу чорда ике тапкыр хаҗга барган.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: