Гасырлар буе изелгән татар һәм башкорт хезмәт ияләренең азатлыгы, илдә халык власте урнаштыру өчен яшь гомерләрен корбан иткән революционерлар. Алар турында уйланганда исемнәре һәрчак тел очында гына торган алтау (ике республикадан өчәр) күз алдына килеп баса. Шуларның иң өлкәне — Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитов Казанда акгвардиячеләр тарафыннан үтерелгәндә 33 яшьтә булган. Хөсәен Ямашевның гомере — 30, Камил Якубовныкы 25 яшьтә өзелгән. Башкортстанга кайтсак, Бәхтегәрәй Шәфиевны — 21, Баһау Нуримановны 25 яшендә атып үтергәннәр. Шаһит Ходайбирдин да утызны да тутыра алмаган...
Ул нибары 28 ел яшәгән. Күпләр мондый яшьтә киләчәк тормыш турында җитди уйлана гына башлый. Шаһит Әхмәт улы исә, зур көрәш юлы үтеп, БАССРны оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе, республиканың мәшһүр шәхесе булып таныла.
Аның турында, шулай ук публицистик хезмәтләре тупланып, китаплар чыкты. Менә әле күз алдымда гына аларның берничәсе тезелеп тора. Тарихчы Рамазан Кузыевның 1977 елда нәшер ителгән “Легендага әверелгән исемнәр” китабы. (Баһау Нуриманов, Бәхтегәрәй Шәфиев һәм Шаһит Ходайбирдин турында). “Революция давылларында”. Язучы-журналист Марсель Гафуров Шаһит Ходайбирдинның публицистикасын, истәлекләрен һәм әдәби әсәрләрен урысчага тәрҗемә итеп, тәфсилле баш сүз язып 1986 елда бастырып чыгарган җыентык шулай дип аталган. “Башкортстанның асыл затлары” сериясеннән “Шаһит Ходайбирдин” дигән шактый зур күләмле китап 2006 елда башкорт телендә дөнья күрде. Бу күренекле шәхеснең юбилейлары уңаеннан брошюралар, буклетлар чыккалап тора. Кыскасы, аның данлы исеме теге заманнарда да тапланмады. Әле дә шулай.
1896 елның 9 октябрендә хәзерге Күгәрчен районына кергән Печәнче авылында ярлы башкорт гаиләсендә туган бу малайның бәхетенә, балаларга Хаҗиәхмәт Рәмиев дигән мөгаллим белем бирә башлый. Шаһитның сәләтен ул шунда ук сизеп ала. Укый-яза белмәгән, тормыш авырлыгыннан изелгән ата-ананың гаҗәпләнүенең чиге булмый: уллары шатырдатып китап укый! Авылдагы урыс-башкорт мәктәбендә белем алып йөрүче малайны, кызганычка каршы, бәхетсезлек сагалаган икән — әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куялар.
Унөч яшьлек Шаһит, белем алырга һәм адәмчә яшәргә омтылып, җәяүләп Ырынбурга чыгып китә. “Хөсәения” мәдрәсәсенә керү бәхете тия аңа. Шул ук вакытта җан асрар өчен мәдрәсә мөгаллименә ярдәмче булып яллана, урам себерүче, сарык йоны юучы, алпавытта батрак булып эшләүдән дә читенсенми. Яхшы укый, ләкин мәдрәсәдәге шәкертләргә тән җәзасы бирү белән килешми. “Ук” дигән стена гәзитендә, үзе үк оештырган кулъязма “Без” сатирик журналында үз фикерләрен белдерә, шәкертләр забастовкасында катнаша. Соңыннан автобиографиясендә ул болай дип яза: “Мәдрәсә җитәкчелегенә каршы шәкертләр арасында агитация алып барган өчен 1914 елда безне укудан куып чыгардылар”.
Ул урамда торып кала. Урам себерә, ат дирбияләре төзәтә. Төрле гимназия, семинарияләргә барып карый, беркая да укырга алмыйлар, чөнки “сәяси яктан ышанычсыз” дигән исем тагылган була. Шул арада империалистик сугыш башлана. Ырынбурда фельдшерлар әзерләүче кыска вакытлы курслар ачыла. Ул чакта Шаһидулла Габидуллин булып йөргән 18 яшьлек егет “ышанычсыз” тамгасыннан котылырга теләп, исем-фамилиясен Шаһит Ходайбирдин дип үзгәртә һәм курсларга укырга керә. Ай ярымнан инде рота фельдшеры Шаһит фронтка озатыла. Ел ярым гомере юеш, салкын окопларда үтә. Юка шинельдән генә шунда кыш чыгуы нәтиҗәсендә ул ревматизм белән каты авырый. Уфа госпитальләренең берсендә дәваланып, аз гына аякка баскач та тагын ут эченә керә. Австрия фронтында — Карпат таулары итәгендә янә юеш окоплар, төтен, кан, үлем...
1916 елның ахырында взвод командиры Шаһит Ходайбирдинның аягы каты яралана. Уфа госпиталендә операция ясыйлар. Караватта озын-озак кузгала алмыйча ятса да, чыныккан организм барысын да җиңеп чыга.
1917 елгы Февраль революциясе чорында Уфада дистәләрчә мең башкорт һәм татар солдаты туплана. Большевиклар партиясе алар арасында аңлату, оештыру эшләре алып баруны көчәйтә. Шундагы укчы полкта хезмәт итүче оста оратор Шаһит Ходайбирдин яңа эшкә чума. Мәдәни-мәгърифәт, халык мәгарифе, китапханәләр — барысы да аның өстендә була. Хәрби советның “Солдат теләге” гәзите мөхәрририяте әгъзасы итеп сайлана.
Шул ук елның маеннан ул — Уфа Хәрби мөселман советы әгъзасы. Империалистик сугышны туктату өчен башкорт һәм татар солдатлары арасында аңлату эшләре алып бара. Властьны Эшче, крестьян һәм солдат депутатлары советына бирү өчен тырыша. Ноябрьдә шушы Советның Уфа губернасы съезды делегаты итеп сайлана. Декабрьдә Уфа губревкомы җинаятьчеләргә каршы көрәш ревтрибуналы оештыра. Губерна башкарма комитеты әгъзасы Шаһит Ходайбирдин ревтрибунал әгъзасы да итеп сайлана һәм аның эшендә актив катнаша.
1917 елның маеннан эсерлар партиясендә булган Шаһит Ходайбирдин 1918 елның мартында РКП (б) сафына керә. Уфа губернасының милләтләр эшләре буенча комиссары урынбасары — башкорт эшләре буенча комиссия рәисе вазыйфасын башкара. Май-июнь айларында Кызыл Армия частьларын ныгыту һәм контрреволюциягә каршы көрәш оештыру өчен Мәскәүдән килгән югары инспекция эшендә катнаша һәм татар, башкортлардан торган хәрби отряд командиры була. 200 кешелек бу отряд Бөгелмә шәһәре янында сугыша. Шаһит Ходайбирдин шунда тагын яралана һәм Пермь, Мәскәү госпитальләрендә дәвалана.
1919 елның 18 февралендә башкорт гаскәрләре Совет власте ягына чыга. 20 мартта Мәскәүдә Башкортстан Совет Автономиясе турында килешүгә кул куела, бу вакыйга РСФСР составында Башкортстан Республикасын тану булып тора. 5нче армиянең сәяси бүлеге, башкорт солдатлары арасында җитди аңлату эшләре алып бару максатында, Ходайбирдинны апрельдә республиканың көньягындагы 1нче армиягә кергән 1нче башкорт атлы дивизионының (соңыннан — полкының) сәяси комиссары итеп җибәрә. Озакламый Башкортстан хәрби комиссариатының В. И. Чапаев командалык иткән 25нче укчы дивизиясендәге вәкиле итеп тәгаенләнә.
Шул ук елның 9 июнендә Уфа акгвардиячеләрдән азат ителә. Уфа губерна вакытлы революцион комитеты төзелеп, аның составына Шаһит Ходайбирдин да кертелә — мөселман эшләре бүлеге мөдире була. “25нче дивизия сәяси бүлеге хәбәрләре” гәзитен (бераздан ул “Кызыл юл” исеме астында чыга башлый) оештырып, аның беренче санында Уфаның азат ителүенең Башкортстан һәм Урал өчен әһәмияте турында мәкалә белән чыгыш ясый. Моннан тыш, ул листовкалар, мөрәҗәгатьләр, плакатлар, брошюралар бастыруны юлга сала, башкорт-татар театр труппасы оештыра.
1920 елның июлендә Стәрлетамакта Советларның беренче Бөтенбашкортстан съезды була. Аңарчы Бөрҗән-Түңгәвер кантон комитеты рәисе булып эшләгән Шаһит Ходайбирдин анда БашЦИК әгъзасы, ә 1921 елда БашЦИК Президиумы рәисе итеп сайлана. 24 яшьлек егет! Шул ук елның мартында РКП (б)ның Х съездының башка делегатлары белән берлектә Кронштадттагы кораллы бәрелешләрдә катнаша, кулы яралана, контузия ала һәм аңын югалткан хәлдә берничә сәгать сулы боз өстендә ята. Бу алышта ротага командалык иткәндәге тәвәккәллеге һәм кыюлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Сәламәтлеге нык какшауга карамастан, ул Башкортстанның җир эшләре комиссары урынбасары, эчке эшләр комиссары вазыйфаларында киеренке эшли, республика буйлап командировкаларда күп йөри. 1924 елның ноябрендә Мәскәүдә бер киңәшмәдә чагында хәле авыраеп киткәч, Урология клиникасына туберкулезлы бөерен алдыру өчен операциягә ята. Операциядән соң 21 декабрьдә йөрәге туктый.
Шаһит Ходайбирдинның гәүдәсен Уфага алып кайтып, хәзер Матросов исемен йөртүче паркта җирлиләр. Туган авылының атамасы “Ходайбирдин” дип үзгәртелә. Уфаның Матбугат йорты каршында һәм аның туган авылында мәгърур һәйкәлләр тора.
Башкорт телен камилләштерү, милли матбугатны үстерү өлкәсендә дә Шаһит Ходайбирдинның хезмәтләре зур булды. Шуңа күрә дә республика Хөкүмәтенең журналистика өлкәсендәге премиясе аның исеме белән аталуы гаҗәп түгел. 1989 елда БАССР Журналистлар берлеге идарәсе Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия булдырып, бу шәхеснең 91 яшьлек тол хатыны Маһруй Мөхәммәтшәриф кызы һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, балет остасы Тамара Шаһит кызы Ходайбирдиналар. Матбугат йортында тәүге лауреатлар — Марсель Котлыгалләмов, Анатолий Козлов, Алик Шакиров, Виктор Шмаковка таныклыклар һәм акчалата премияләр тапшырды.
1997 елда премиянең статусы күтәрелеп, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенекенә әйләнде.
“Кызыл таң” гәзитенең 8 журналисты — Рәис Касыймов (1992 ел), Расих Ханнанов (1994), Фәрит Фаткуллин (2000), Рәүф Хәкимов (2001), Илдар Фазлетдинов (2003), Фәнүр Гыйльманов (2011), Олег Төхвәтуллин (2014) һәм Фәнүз Хәбибуллин (2019) Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек булды.
Фәрит Фаткуллин.