“Аякларым юлда, күңелем җырда, Җирдә мин бер шундый юламан...”
Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) – 1919 елда хәзерге Чишмә районының Келәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1935-37 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетында укый. Икенче курста чагында ук үзе кебек үк студент Вәли Нәфыйков белән автордашлыкта “Отряд кузгалды” дигән шигырьләр җыентыгы чыгара. Шигырь һәм поэмалары тупланып, 1941 елда дөнья күргән “Язгы тавышлар” китабы белән ул үзен лирик шагыйрь итеп таныта. Бөек Ватан сугышы башлану белән Мостай Кәрим хәрби хезмәткә чакырыла.1942 елның августында каты яраланып, савыкканнан соң, “За честь Родины” һәм “Советский воин” фронт гәзитләренең махсус хәбәрчесе итеп алгы сызыкка җибәрелә. Аның утлы еллар шигърияте шактый бай һәм көчле. “Минем атым” (1943), “Шигырьләр” (1945) китаплары, “Үлмәсбай”(1942-44), “Декабрь җыры” (1942) поэмалары — моңа ачык мисал. Сугыштан соң да ул, гомеренең ахырынача диярлек поэзиядә, прозада, драматургиядә, публицистикада бу темага кабат-кабат әйләнеп кайта. (Мәсәлән, “Кара сулар” поэмасы, “Безнең өйнең яме”, “Ярлыкау” повестьлары).
Фронтта алган каты яралардан озак кына дәваланып, катлаулы операцияләр кичергән Мостай Кәримнең туган җиргә кабат аяк баскач нәшер ителгән беренче китабы “Кайту” дип атала. Шагыйрьнең тыныч тормыштагы иҗаты яңарыш кичерә, сыйфаты күтәрелә, тематикасы киңәя, фәлсәфи асылы тирәнәя. Моны без аның “Европа-Азия”, “Елгалар сөйләшә”, “Мәхәббәтнең дүрт мизгеле”, “Заманалар” һәм башка поэмалар, шигырьләр җыентыкларын укыганда ачык күрәбез.
Ул бик күп вакытын җәмәгать эшләренә бүлә. 1951-62 елларда БАССР Язучылар берлеге рәисе булып эшли, 1962 елда РСФСР Язучылар берлеге секретаре итеп сайлана, РСФСРның 4-11нче чакырылыш Югары Советы депутаты, РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары, БАССР Югары Советы депутаты, КПССның күп кенә съездлары делегаты була.
Мостай Кәрим Башкортстанның халык шагыйре (1963 ел), Социалистик Хезмәт Герое (1979), Ленин премиясе (1984), РСФСРның К. А. Станиславский исемендәге, республикабызның Салават Юлаев исемендәге премияләре (1967) лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1992) иде. Фронттан икенче дәрәҗәдә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары тагып кайткан шагыйрь тыныч елларда икешәр тапкыр Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы, өченче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” һәм Салават Юлаев орденнары (барлыгы 11) белән бүләкләнде.
Мостай Кәрим 86 яше туларга бер ай калганда — 2005 елның 21 сентябрендә вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.