Илдар Шәяхмәтов Илеш районының Иске Кыргыз авылында туган. Аңа ике яшь тулгач, әти-әнисе Салиха һәм Тимергасыйм туган-төякләре булган Тәҗәй авылына кайтып төпләнә. Укытучылар гаиләсендә үскән егет үзаллы, хезмәт сөючән, максатчан, шул ук вакытта бик шук та булып үсә. “Базытамакта укыганда үзем кебек үсмер егетләр белән төрле маҗараларга тарый идек. Сыйныф җитәкчебез Мәлихә апа Хуҗиәхмәтовага әле дә рәхмәтлемен. Түзем, сабыр холыклы булды”, — дип искә ала яраткан укытучысын Илдар Тимергасыйм улы.
Хезмәт юлын 1969 елда “Чакмагышнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең транспорт конторасында автослесарь булып башлый. Армия хез-мәтен Байконур космодромында үтә. Армиядән соң “Чакмагышнефть”тә эшләвен дәвам итә. Ләкин күңел түрендә йөргән хыялы тынгылык бирми һәм 1973 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, “Урожай” колхозында агроном-агрохимик булып эш башлый, арытаба баш агроном итеп үрләтелә.
Эрудицияле, алдынгы карашлы, таләпчән яшь белгеч Илдар Тимергасыйм улы 1980 елда “Игенче” колхозы рәисе итеп тәгаенләнә. Биредә биш ел хезмәт кую дәверендә хуҗалык мәнфәгатьләрен генә түгел, биредә яшәүче халыкның да тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча шактый эш башкарыла. Иң элек Тәҗәй, Кужбахты, Восток, Гремучий Ключ авылларында электр мәсьәләсе, су проблемасы хәл ителә, ике ел эчендә барлык юллар төзекләндерелә. Шул ук вакытта социаль объектлар төзүгә дә зур игътибар бүленә. Нәтиҗәдә, 192 укучыга исәпләнгән ике катлы мәктәп, Кужбахты авылында балалар бакчасы, Кужбахты һәм Тәҗәй авылларында заманча материаллардан Базы елгасы аша күпер салына. Яшь кадрлар өчен ике фатирлы дүрт йорт төзелә.
Терлекчелек тармагы да күз уңыннан ычкындырылмый: Тәҗәйдә — дуңгызчылык фермасы, барлык сөтчелек фермаларында ашханәсе, медпункты булган терлекчеләр йорты сафка кертелә. Анда ике фельдшер эшли. Даими рәвештә районнан табиблар бригадасы колхозчыларга медицина хезмәте күрсәтә. Болар барысы да хуҗалык исәбенә эшләнә. Гомумән, төзелгән объектларның саны 46га җитә.
— Ул чорда Уфадагы “Акбузат” ипподромында колхозның 4-6 аты тотылды. Ярышлар булганда колхозчылар үзебезнең автобус белән Уфага барып, безнең атлар өчен җан атып, ял итеп, концерт, спектакль яисә цирк карап кайта иде. Дәверенә күрә бу авыл эшчәннәренә зур рухи азык булгандыр, дип исәплим. Шулай ук ел саен күп кенә колхозчыга шифаханә-профилакторийларга путевкалар бирелде, — дип хәтер йомгагын сүтә юбиляр.
Халык белән уртак тел табып, эшне дөрес юнәлештә оештыра белүе, тырышлыгы нәтиҗәсендә республика һәм район җитәкчелегенең ышанычын аклаган тәҗрибәле җитәкче 1985 елда — Илеш районы партия комитетының икенче секретаре, ә 1987 елда инде райкомның беренче секретаре итеп тәгаенләнә. Үз сүзен, фикерен аермачык, турыга әйтеп бирүче, “Игенче”дә зур хезмәт тәҗрибәсе алган, шул ук вакытта, кыю эшләре белән республика җи-тәкчелеге алдында танылган иң яшь райком секретаре — 33 яшьлек Илдар Тимергасыйм улының җаваплы эш башлавы илдә үзгәртеп кору чорына туры килә.
– КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре Ривмер Хәбибуллин 1988 елда район укытучылары конференциясендә катнашып, ике көн дәвамында барлык районны карап чыкты. Ә ул чорга бездә байтак күләмле эшләр башкарылган иде. Ике асфальт заводы сатып алынып, бер елда 32 чакрым юлга асфальт салдырдык. Башка районнарда бу күрсәткеч 8-10 километрдан артмады. Бөтен техника базасы яңартылды, 36 социаль комплекс, 29 кибет, 17 картлар йорты төзелде. 1988 елда 203 километр юл салынды, шәхси хуҗалыкларга газ кертү эшенә ныклап тотындык. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләрне тораклы итүгә дә зур игътибар бирелде. Бу исә кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә уңай йогынты ясады. Ничек кенә булмасын, илешлеләр сынатмады, булган авырлыкларны җиңеп, югары күрсәткечләргә ирештек, — дип хатирәләре белән бүлеште Илдар Тимергасыйм улы.
Булдыклы җитәкче 1989 елда Свердловск Югары партия мәктәбен тәмамлый. Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советының һәм Башкортстан Республикасының 1нче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана. Башкортстан Республикасы Югары Советы Секретариаты җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа Икътисад һәм социология гыйльми институты докторанты, Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты директоры, “Башкирское” фәнни-производство берләшмәсе генеральный директоры вазыйфаларын башкара юбиляр. Кайда гына эшләсә дә, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены иясе И. Шәях-мәтов республика халкы мәнфәгатен кайгыртып яши. Райондашларының да үтенечен кире какмый, кулыннан килгәнчә һәрвакыт ярдәм итеп тора.
Бүген дә туган төягенең киләчәге ышанычлы һәм якты булсын дип яши ул. “Игенче” колхозы таралгач, 2017 елда пайчылар җыелышында тавыш бирү юлы белән җирләр арендага алынып, аның җитәкчелегендә “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы оештырыла. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тәкъдиме һәм авылдашларының үтенече буенча башлана бу эш. Авырлыкларны җиңәргә аңа элек бергә эшләгән белгечләр Флүр Шәрәфетдинов, Альберт Кашапов, Рамил Ганиев, Рәйсә Мө-хәммәтҗанова, шулай ук тырыш механизаторлар Флорид Газетдинов, Шәмсиәхмәт һәм Альберт Сәгабиевлар, Илшат һәм Флорис Кашаповлар ярдәм кулы суза. Алар әле дә хуҗалыкта тырыш хезмәт сала. Әлеге чорга 110 берәмлектән артык техника сатып алынган, ике ай эчендә ике ашлык склады төзелгән. Хезмәт хакы, премияләр дә вакытында түләнә. Димәк, эш шартлары яхшыра һәм бу, үз чиратында, уңай күрсәткечләргә ирешергә этәргеч бирә.
Юбиляр кешеләр өчен башкарган менә шундый эшләре белән бәхетле һәм мәртәбәле. Әмма аны авырлыклар да урап узмый — 32 ел бергә гомер кичергән тормыш юлдашы Земфира Әгъләм кызын авыр чир мәңгелеккә алып китә. Бүген исә Эльмира Хәбиб кызы белән Уфаны да, шулай ук Югары Яркәйне дә үз итеп, матур гомер кичерәләр. Кызлары, әтисе юлыннан китеп, аграр университетның агрономия факультетын тәмамлый. Бүген Үзәк аппаратның социаль страховкалау бүлегендә баш белгеч вазыйфасын башкара. Ире белән ике кыз үстерәләр. Уллары Владивостокта Ерак Көнчыгыш федераль университетында белем ала. Җиргә ныклы адымнар белән басып йөрүче, һәр сүзен уйлап сөйләүче, киләчәккә карап эш итүче, җитмеш яшен билгеләүче әлеге олуг шәхеснең киләчәк планнары нинди соң?
— “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгын оештыру минем өчен бизнес-проект түгел. Алтындай бөртекләп җыелган, инде аякка баскан хуҗалык-ны ныклы, ышанычлы кулларга калдырасым килә. Чөнки бу — минем ата-бабаларым яшәгән, үзем үскән җир. Балаларым да аны яратсын һәм сакласын иде, дигән хыял белән яшим, — дип җавап бирде ул.
Фәһим Әюпов,
Анатолий Романов,
элекке хезмәттәшләре.