Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, хезмәт ветераны Светлана Васикованың бу беренче генә китабы түгел, аның үзнәшер юлы белән “Такыямдагы чәчәкләр”, “Сандугачлы, җырлы-моңлы бакчам”, “Чыгырлы кое”, “Төсләр балкышы”, “Гомер балдагы”, “Хәтер яктылыгы”, “Сүнмәс йолдыз”, “Моң илчесе”, “Исемеңне ташка уйдым” китаплары дөнья күрде. Иҗат җимешләре “Китап” нәшриятында чыккан “Акчарлак-2014” альманахында, балалар өчен җыентыкларда басылды. “Базы кызы” исә быел З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күрде.
Светлана Фәүзи кызы Дүртөйле шәһәрендә Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырь фестивалендә лауреат булды, Роберт Миңнуллин иҗаты буенча бәйгедә җиңеп, “Тал бишек” фондының дипломы белән бүләкләнде. Бәләбәй шәһәрендә үткәрелгән “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестиваленең “Мәхәббәт лирикасы” номинациясендә җиңү яулады.
Иҗат кешесе өчен әсәрләрен ташка бастыруның, аларны укучысына тәкъдим итүнең никадәр зур сөенеч булуын үзе каләм тибрәткәннәр яхшы аңлый. Светлана Фәүзи кызының шатлыгын уртаклашып, Казаннан килгән мәртәбәле кунак – Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова аның иҗатын югары бәяләде. Светлана ханымның ихлас, чагу шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, тормыш мәгънәсе, рухи кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итә, дип билгеләде ул. Моннан тыш, Кадрия Рәис кызы Светлана Васиковага, милләтебез алдындагы фидакарь эшчәнлеген искә алып, туган телебезне, татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерүгә багышланган хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
“Базы кызы” җыентыгында Светлана Фәүзи кызының соңгы елларда язылган шигырьләре тупланган. Аларда — шагыйрәнең туган ягыбызга булган сөюе дә, фәлсәфи уйланулары да, йөрәк әрнүләре дә, шатлыклары да. Әсәрләреннән яз яктылыгы бөркелә, алар ихласлыгы белән күңелне яулый.
“Җыр теләгән күңелләргә
Моң орлыгын үттем чәчеп.
Язмышыма рәхмәтлемен,
Җырың калу – үзе бәхет.
Олы бәхет...” – дип яза “Моң орлыгы” шигырендә Светлана Фәүзи кызы. Нинди гади һәм шул ук вакытта үз эченә зур хакыйкатьне сыйдырган сүзләр!
Шагыйрәнең иҗат җимешләрен чарада “Раушан” клубы әгъзалары сәнгатьле укып ишеттерде. Ә Светлана ханым үзенең Салават Әхсәнов көйгә салган “Мәхәббәт моңы” дигән җырын башкарып, кичәгә кабатланмас ямь өстәде.
Авторны яңа китабы белән шагыйрь Венер Фәттахов, Дүртөйледә күп еллар уңышлы эшләп килүче “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм башка бихисап шәхесләр тәбрикләде. Һәркем аңа җылы теләкләрен җиткерде.
“Базы кызы” җыентыгында шагыйрәнең иң якын кешеләренә – балаларына, мәрхүм әти-әнисенә, чәчәктәй чагында гомере өзелгән сәхнә йолдызы Айсылу апасына багышланган шигырьләре дә урын алган.
Балаларыңа тәрбияне сүз белән генә түгел, гамәлләрең белән күрсәт, ди аксакаллар. Бу җәһәттән дә Светлана Фәүзи кызын үрнәк итеп куярлык: ул әти-әнисен картайган көннәрендә һәрчак курчалап, ярдәм күрсәтеп яшәде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, урын өстенә калган әтисен җиде ел олы хәстәрлек белән тәрбияләп, зурлап соңгы юлга озаткан игелекле бала ул.
Ярты гасырга якын сәхнә стажы булган Светлана Фәүзи кызының милләтебезнең киләчәгенә битараф түгел шәхесләрдән икәнлеген, яшь буынны чын милләтпәрвәрләр итеп тәрбияләү өлкәсендә армый-талмый хезмәт салуын ассызыклады кичәдә катнашучылар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ул еш кунак, үсеп килүче буын күңелендә туган телебезгә, күркәм гореф-гадәтләребезгә сөю уяту өчен вакытын да, сәләтен кызганмый, диде алар.
Халкыбызның йолаларын, борынгы җыр-моңнарын тергезү, яшь буынга җиткерү юлында да шагыйрә киң колачлы эшчәнлек алып бара. Бу җәһәттән Светлана ханымның Дүртөйле районының данлыклы “Әллүки” халык фольклор ансамбле һәм “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе икәнлеген әйтеп үтү урынлы булыр. “Әллүки” өч дистә еллап туган халкыбызга хезмәт итсә, “Ак калфак” районда өч ел элек барлыкка килде, әмма шуңа карамастан, бихисап күркәм проектларда катнашып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап өлгерде дә инде.
Светлана Фәүзи кызы иҗатка, сәнгатькә мөкиббән шәхес, аның бихисап шигырьләренә җырлар язылган, аларны танылган артистлар башкаруында татар-башкорт телеканалларында ишетергә була. Матбугатта туган ягыбыз тарихына, данлы улларына багышланган мәкаләләре еш күренә. Үзе белем алган Илеш районының Этәй авылы урта мәктәбе белән дә элемтәләрне өзми ул. Үз исемендәге премия булдырып, ел саен мәктәпнең иң яхшы укучысы һәм спортчысына тантаналы рәвештә бүләк тапшыра. Бу чараны Этәй мәктәбе укучылары ел саен көтеп ала, чөнки ул зур бәйрәмгә әверелә.
“Әллүки” ансамбленә һәм “Ак калфак” бүлекчәсенә Светлана Васикова үзе кебек бөтен яктан булдыклы, җыр-моңга маһир ханымнарны туплаган. Алар составында пенсионер апалар гына түгел, мәктәп укучылары да бар. Китапның исем туенда әллүкилеләр дә, ак калфаклылар да чыгыш ясады, дәртле итеп татар халык җырларын башкарды. “Әллүки”нең яшь йолдызлары София Сәетова, әйткәндәй, ул Светлана ханымның оныгы, һәм Ландыш Гарифуллина да искиткеч җыр-моңнарын яңгыратты, өздереп скрипкада уйнады. Зал аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде. “Халкыбыз иҗатына гашыйк, мондый нечкә зәвыклы яшьләребез булганда татар моңы яшәр, вакыт чоңгылында югалмас! — дип сөенеп куйгандыр чал чәчле тамашачылар.
Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Дүртөйле бүлекчәсенең эшчәнлеген күпләргә үрнәк итеп куйды. Аның белдерүенчә, милләт язмышы гаиләгә, бигрәк тә әниләргә, дәү әниләргә бәйле. Светлана Фәүзи кызы кебек, балалары, оныклары белән үз туган телебездә сөйләшүче, күңелләрендә кечкенәдән халкыбыз мәдәниятенә ихтирам, кызыксыну уятучы әниләр һәм дәү әниләр булганда, милләтебез югалмас, дип йомгаклады ул сүзен.
Шул ук вакытта...
Светлана Фәүзи кызы үзенең фикердәшләре, иҗатташлары – “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзаларының барысына да “Кызыл таң” канаты астында нәшер ителүче “Тулпар” журналына ярты еллык подписка бүләк итте. Әфарин!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле
районы.
Фото: М.Латыйпова