Билгеле шагыйрь, педагог, киң кырлы талант иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Хөрмәт улы Нигъмәтуллин тормыштан бик иртә китте, ләкин халкына тугыз китап, бихисап поэмалар калдырды. Аның кобаер стилендә иҗат ителгән “Башкортстан”, “Шундый булыр чын ир”, “Соң түгел”, “Набат”, “Коткарыгыз тамырларны!”, “Сез дә шушы хәлдә”, “Булсын өчен Башкортстан”, “Ышаныч”, “Каян алсын халкым?”, “Терәк”, “Иман”, “Хыянәт”, “Дөреслек бар”, “Ашыгыйк!”, “Умырзаялар” дигән әсәрләрендә Ватан, ил-йорт, ата-бабалар әманатына тугрылык һәм ата нигезен корытмау, җир-суларыбыз һәм урманнарыбызны саклау, туган телебезне кадерләү кебек кыйммәтләр турында әйтелә.
Равил Хөрмәт улы минем укытучым иде. Ул мәктәп директоры һәм укытучы булып эшләгән елларда ук шигырьләр, поэмалар, кобаерлар, дүртьюллыклар, дастаннар, мәсәлләр һәм талантлы композиторлар һәм үзе көй язган җырлары, балалар өчен иҗат ителгән әкиятләре һәм шигырьләре, мактаулы шәхесләргә, сөекле хатыны Әсма апага, улы Илдар һәм кызы Шәүрәгә багышлаулары белән танылды.
Равил Хөрмәт улы балаларны яратты, кечкенәләр өчен шигъриятле тизәйткечләр һәм табышмаклар, “Җиңмеш” (1982), “Кемгә нинди исем?”(1993) һәм үсмерләр өчен “Яшүсмер” (1982, 1985) дигән китапларын бастырды, укытучылар, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен “Әдәбият буенча сыйныфтан тыш эшләр” дигән китап нәшер итте. Аларның барысының да нигезендә әдипнең Ишембай районының Әхмәр урта мәктәбендә эшләгән еллардагы укытучылык тәҗрибәсе ята.
Равил Нигъмәтуллин дөньяны сугыш сөреме каплаган 1941 елда Ишембай районының Гомәр авылында дөньяга килгән. Бу авылның икенче исеме — Бүҗә. Булачак шагыйрьнең әтисе дә башкалар кебек сугышка китә, авылда ирләр урынына үсмерләр, хатын-кызлар, картлар кала. Сугыш, кайгы һәм ачлык балаларны да иртә өлкәннәр корына кертә. Равил дә биш-алты яшьтән хуҗалык эшләрендә әнисенә ярдәмләшә башлый, аның белән урман-тауларга балтырган, юа җыярга йөри.
Равилнең әтисе сугыштан яраланып кайта, башка эштә йөри алмагач, аны көтүче итеп куялар. Бик еш тәнендәге тимер ярчыклары йончытып түшәккә яткан чагында аның урынына Равил белән абыйсы баса. Равил Хөрмәт улы унбиш яшьтән колхозда эшли, утау, җир сөрү, ашлык басуын чүп үләннәреннән тазарту кебек төрле авыр эшләрдә дә катнаша, көтү көткәндә ачлык һәм ярлылыкны оныттыру өчен ул күңелдән шигырьләр чыгарып, аларны көйгә салып моңлана. Булачак шагыйрьнең башлангыч әсәрләре шулай туа.
Арытаба фермада салам парлаучы булып эшли, соңрак яшелчә, бәрәңге үстерүчеләр звеносын оештыра — бу Гомәр авылында сугыштан соңгы елларда оештырылган яңа эш була. Бу эш үсмергә уңай тәэсир итә, аның оештыру сәләтләре ачыла. Аңа хәтта ферма мөдире вазыйфасын тапшыралар, ә бит уйлап карасаң, ул вакытта булачак шагыйрьгә нибары 15-16 яшьләр тирәсе булган!
Арытаба аны колхозның комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Бу эшне дә ул тырышып, зур җа-ваплылык белән башкара: авыл яшьләрен оештыра, комсомоллар, терлекчеләр һәм савучылар өчен стена гәзитләре чыгара, аларның намуслы хезмәте турында “Восход” (хәзерге “Торатау”) гәзитендә мәкаләләр бастыра.
Равил Нигъмәтуллин Стәрлетамак зооветтехникумына укырга керә, анда “Торатау” дигән әдәби-иҗат түгәрәге оештыра, педагогия институтының “Ашказар”әдәби-иҗат оешмасы әгъзалары һәм язучылар белән аралаша. Соңгы курста укыганда Ишембай районының “Коммунизм”колхозына зоотехник булып эшкә кайта. Анда да язышуын ташламый: шигырьләре, мәкаләләре төрле басмаларда дөнья күрә.
Ләкин болар гына аны канәгатьләндерми, Равил Хөрмәт улы югары белем алырга омтыла. Техникумда сигез сыйныф белем белән укый алса да, БДУда урта белем кирәклеген аңлаганга күрә 9-10 сыйныфлар өчен булган мәктәп программасын йокы, ял исәбенә тырышып, үзаллы укып, Макар урта мәктәбендә имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты ала. Шулай хәләл көче белән Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
Студент елларында да тырышлыгы белән аерыла. Шигырьләре басылып тора. Беренче курсны тәмамлаганда аңа “Шоңкар” әдәби-иҗат түгәрәге эшен йөкләтәләр. Ул елларда бу түгәрәктә безгә билгеле Тимер Йосыпов, Гөлфия Юнысова, Асылгуҗа Баһуманов, Таңсылу Карамышева, Мирас Иделбаев, Гыйният Кунафин, Илдус Бүләков шөгыльләнә. Алар белән бергә университетта гөрләтеп шигъри бәйрәмнәр, әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар оештыра.
Арытабангы елларда укытучымның биографиясе кискен борылыш ала: ул университетта укуын өзеп, туган ягы — Ишембай районының “Коммунизм” колхозына партком секретаре булып эшкә кайта. Бу вазыйфада эшләү белән бергә читтән торып университетта укый һәм кулына диплом алгач, Әхмәр урта мәктәбендә директор һәм әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Бу елларда, ул безгә, биш йөздән артык балага, хезмәт тәрбиясе дә, белемгә омтылыш та, әдәбиятка һәм туган телгә сөю дә тәрбияләде, безнең өчен хезмәт һәм ял лагеры оештырды. Без анда чөгендер эшкәрттек, яшелчәләр үстердек, аннан килгән акчаларга мәктәпкә уку кирәк-яраклары, җиһаз, китаплар сатып алдык, кышкы каникулларда Уфага экскурсияләргә йөрдек.
Мәктәптә хор, җыр, “Торатау” әдәби-иҗат түгәрәкләре эшләде, район һәм республика смотр-конкурсларында без Равил абыйның сүзләренә һәм көйләренә язылган җырларны башкарып, призлы урыннар һәм дипломнар яуладык. Равил абый мәктәп сәхнәсендә безнең белән үзе дә, аның бертуган энесе, география һәм музыка укытучысы, курайчы һәм музыкант Әнвәр Хөрмәт улы да ихлас катнаша иде.
Без аның дәресләрен сагынып көтеп алдык, үзен якын күреп “Равил абый”, ди торган идек. Ул директор булган елларда Әхмәр урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытуның сыйфаты да күтәрелде. Укытучыбыз безнең иҗади сәләтләребезне үстерү максатында әдәбият дәресләрен төрле формада уздыра: я дәрес-лекция, дәрес-семинар, яки дәрес-сәяхәт итеп төрләндерә. Дәресләребездә яшь укытучылар да, хәтта икенче районнардан килгәннәре дә утыра торган иде, чөнки Равил Хөрмәт улы алар өчен ачык дәресләр, семинарлар уздырды. Аның үзен Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында оештырылган курсларга лекцияләр укырга да еш чакырдылар.
Башкорт теленә һәм әдәбиятына сөюне укытучыбыз бездә “Торатау” әдәби-иҗат түгәрәге аша да тәрбияләде, ул эшләгән елларда Әхмәр мәктәбендә Рәми Гарипов, Тимер Йосыпов, Якуп Колмый, Әсхәл Әхмәтхужин, Сафуан Әлибаев, Фәүзия Рәхимгулова кебек язучылар белән очрашулар оештырылды. Безне Сәләвек буйларына экскурсиягә алып чыга, язын Торатау башына алып менеп шигырь бәйгеләре оештыра торган иде укытучыбыз. Экскурсия вакытында арып, әниләр җибәргән ризыкларны ашарга утырсак та, чәчәкләргә, табигатькә багышлап шигырь чыгарырга куша, “Әйдәгез, чәчәннәр бәйгесе уздырабыз!” — дип безне чәмләндерә. Бәйгене үзе башлый. Әллә ни арада хәтердән шигырьләр чыгарып сөйли! Аннан соң чират безгә, укучыларга да җитә. Равил абый табигать җанлы шагыйрь иде, ул бездә дә табигатькә зур сөю тәрбияләде. Бу әдипнең әсәрләрендә чагылыш тапты.
Равил Нигъмәтуллин “Восход” (бүгенге “Торатау”) гәзитендә Ишембай районының шигырь һәм әдәбият сөючеләре өчен әдәби берләшмә булдырды. Анда башлап каләм тибрәтүчеләрнең кулъязмалары тикшерелә, яшь авторларның иң яхшы дип табылган әсәрләре район гәзитендә басыла иде. Минем үземнең дә иҗат җимешләрем “Башкортостан пионеры” (“Йәншишмә”), “Пионер” (“Аманат”), “Совет Башкортостаны” (“Башкортостан”) һәм район гәзитендә дөнья күрде, моңа ул чиксез шатлана иде. 1972-73 уку елында комсомол өлкә комитетының республика яшь иҗатчылары өчен игълан ителгән иҗади бәйгедә катнашып, призлы урын яулавым белән мин укытучым Равил Нигъмәтуллинга бурычлымын.
Укытучыбызның фәһемле тормыш сабаклары, телгә, шигърияткә тәрбияләгән сөюе аның йөзәрләгән укучылары өчен эзсез узмады. Ул үстергән сәләтле балалар башкорт теле һәм әдәбияты буенча район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Педагогия вузларының филология факультетларына Әхмәр мәктәбеннән дә бик күпләр укырга керде һәм тәмамлаганнан соң үз районыбыз һәм республика мәктәпләренә эшкә таралышты. Безнең мәктәптән чыккан укытучылар, табиблар, юристлар, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм журналистларның исәбе юк. Мин дә БДУның филология факультетының башкорт-урыс бүлеген тәмамлаганнан соң егерме ел башкорт теле һәм әдәбияты укыттым, ундүрт ел матбугатта эшләдем. Ләкин мәктәптә дә язышудан туктамадым, туган телгә сөю тәрбияләгән берничә дистә укучым минем юлдан китте, күпләре журналист һөнәрен сайлады.
1974 елдан Равил Хөрмәт улы РСФСР Милли мәктәпләр гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан филиалында гыйльми хезмәткәр, 1977 елдан “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррир урынбасары, 1980-84 елларда Башкортстан китап нәшриятында бүлек мөхәррире булып эшли. Нәшриятта эшләү белән бергә Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетында яңа гына ачылган башкорт-урыс бүлегендә башкорт әдәбиятын укыту методикасы буенча лекцияләр укый, студентларга рефератлар, диплом эшләре язганда консультацияләр бирә, аларның фәнни һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга көч сала.
1995-2000 елларда Равил Хөрмәт улы шәһәрдә һәм республикада башкорт әдәбияты фәнен алгарышлы методика буенча укыту өчен 5-11 сыйныфларга тәгаенләнгән альтернатив программалар язды. Мин башкаланың Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә эшләгән елларда без аларны гамәлдә сынап карадык. Укытучым язды, ә мин эшләдем — мәктәп директоры Хисам Салават улы Хәйбуллин хуплап каршылады.
Равил Хөрмәт улы Уфада ачылган башка милли мәктәпләр һәм гимназияләр белән дә бәйләнештә булды, укучы, ата-аналар белән очрашуларга йөрде, шигырь кичәләрендә катнашты. Мин башкаланың Калинин районының Шакша бистәсендәге 122нче мәктәптә эшләгән чорда да укучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап, шигырьләрен укып, үзе көй язган җырларны башкарып, курайда уйнап, барыбызны да шатландырып кайтып китә иде.
Равил Нигъмәтуллин 2004 елга кадәр Башкорт дәүләт педагогия институтында доцент булып эшләп хаклы ялга чыкты, туган авылында йорт салды. Кызганычка каршы, 2005 елда ул вафат булды.
Миләүшә Годбодь (Колмөхәммәтова).
Чехия Республикасы.