Каләмдәш-милләттәшебез шактый озын гомер кичерде — 89 яше тулырга бер ай калганда арабыздан китте. Әтисе һәм абыйсы яу яланында ятып калган сугыш чоры баласы бәләкәйдәнүк тормыш арбасына җигелеп, тәмам өлкәнәйгәнче, сәламәтлеге ныклап какшаганчы эш өстендә булды. Мәктәп елларында ук башланган иҗат эшчәнлеге дә гомеренең ахырына кадәр дәвам итте. Әдәбиятның төрле жанрларында актив һәм уңышлы эшләде. Берничә буын журналистлар (шулай ук шагыйрьләр һәм прозаиклар да) хаклы рәвештә аны үзләренең остазы дип исәпли. Матбугатка һәм әдәбиятка килеп кергән өметле яшьләр һәрчак аның игътибар үзәгендә булды.
Расих Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Кырмыскалы районы үзәгендә Нургали һәм Оркыя исемле хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Малай гына көе колхозда эшли, өлкән сыйныфларда укыганда район мәдәният йортында киномеханик ярдәмчесе дә булып йөри. Шул мәлдә аның күңе-лендә шигъри моңнар ярала, фронтта үлгән якыннары, авылдашлары истәлегенә бәетләр, кызларның альбомнарына мәхәббәт җырлары яза. Шигырьләре район гәзитендә басыла башлый. Ә аның тәүге әсәрләренә фатиха бирүчеләр әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Фәрит Исәнгулов (райондашы) һәм Наҗар Нәҗми була.
Ерак Көнчыгышта алты елга якын матрос хезмәтендә чакта флот гәзитенә мәкаләләр яза, шигырьләрен, хикәяләрен Уфада чыгучы гәзит-журналларга җибәрә, шул чорда “Сикәлтәле юллар” дигән поэмасы “Әҙәби Башкортостан” журналында басылып, бу әсәр буенча журнал битләрендә озак кына фикер алышу да бара.
Хәрби хезмәттән кайткач, ул Кырмыскалы район гәзитендә тәрҗемәче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булып эшли. Стәрлетамак мәдә-ни-мәгърифәт училищесын тәмамлый.
Төгәл 60 ел элек — 1961 елда Расих Ханнановны “Кызыл таң” гәзитенә эшкә чакырып китерәләр. “Мөхәррир урынбасары Үзбәк Гыймадиев коридорда ук очратып, бүген-нән үк авыл хуҗалыгы бүле-гендә эшләргә кушты, — дип хәтерләгән иде ул чакларны Расих абый. — Мин күптән түгел генә өйләнгән һәм хатыным Люция Уфа медицина училищесында укый иде, редакциядә гариза яздым да аның янына йөгердем. Мөхәр-рир, ике елдан фатир бирербез, дигән иде, безнең өчен хәлиткеч бу эшне ике елга ук сузмадылар.
Бүлек мөдире Мәүли Садретдинов — балалар өчен шигырь китаплары авторы. Ул командировкаларга еш чыга һәм тиз яза иде.
Бүлектәге икенче хезмәткәр, сугыш ветераны Мөгаллим Бикбаевның ике хикәяләр җыентыгы нәшер ителгән, ул чакта авыл кешеләре турында повесть яза иде. Хатлар эшкәртә, районнарга чыгып, авыл хуҗалыгы белгечләренең чыгышларын оештыра.
Мин барлык бүлекләрдә дә эшләп, тәҗрибә туплауны максат итеп куйдым, редакция җитәкчелеге дә моны хуплады. Пропаганда, Совет төзелеше, әдәбият һәм сәнгать бүлекләрендә бераз эшләгәннән соң, җаваплы секретарь итеп тәгаенләделәр. Минем урынбасарларым, макет сызучылар Марсель Бакиров белән Равил Шаммасов эшкә иҗади карыйлар, әйткәнне көтеп тормыйлар. Соңыннан Марсель — фән докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, Равил күренекле шагыйрь булып китте”. (Равил Шаммас бүген — Башкортстанның халык шагыйре).
Расих Ханнанов ул елларда бер үк вакытта КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлый. 1971 елда аны мөхәррирнең беренче урынбасары итеп үрләтәләр. Ул вакытта бу исем миңа да яхшы таныш иде: бөтен җирдә яңгырап торган “Зилә”, “Син онытма” кебек популяр җырлар авторы буларак, “Кызыл таң”да даими басылган мәкаләләре аша. Бервакыт ул безнең Габдулла Тукай исемендәге колхоз рәисе Әмин Ибраһимов турында да очерк язып бастырды. 1972 елның җәендә “Кызыл таң”га тәү тапкыр аяк баскач (Матбугат йорты ул вакытта Пушкин урамында иде), иң беренче очраган кеше Расих абый булды һәм сөйләшергә уртак сүзләр дә табылды. Арытаба инде бер коллективта аның җитәкчелегендә 19 ел эшләгәндә, 20 ел бакчада күршеләр булып торганда, гомеренең соңгы елларына кадәр аралашканда матбугат, әдәбият, сәнгать, аеруча җыр жанры турында сөйләшүләребез күп булды.
“Тугандаш ике республикада гына түгел, алардан чит-ләрдә дә еш яңгырап торучы йөзләрчә җырымның берсе дә бармактан суырып чыгарылмаган, һәрберсенең иҗат ителүенең үз җирлеге, сәбәбе бар, — дип сөйләгәне булды аның. — Кырмыскалы район гәзитендә эшләп йөрим, баянчы Тәлгать Шәрипов — мәдәният йорты директоры. Ул көйләр яза башлаган һәм текстлар кирәк икән. 1956 елда “Син онытма” дигән тәүге җырыбыз туды. Рафаэль Сафин “Ағиҙел” журналында бу җыр турында тоташ бер мәкалә чыгарды. Шул ук дәвердә язылган “Зилә”, “Елмаю” җырлары, өлкән буын кешеләре хәтерлидер, озак еллар яңгырады, әле дә радиодан ишетелә. Үзебез өлкәнәя төшкәч, җырларыбыз да җитдиләнә барды. Зәки Мәхмүтов башкаруындагы “Алмаштырмам бернигә”, “Казаннарга барасым бар әле”, “Башкортстан”, Гали Хәмзин репертуарында булган “Туган якка” һәм башкалар туды. Икәү йөздән артык җыр язганбыз икән. Иҗатташым-дустым Тәлгатьнең эш сөючәнлеге, моңга бай булуы, җыр текстларын сайлаганда үтә таләпчәнлеге сокландырды мине.
Абрар Габдрахманов, Данил Хәсәншин, Айрат Кобагышев, Афәрим Акчурин белән байтак җырлар язылды.
Рим Хәсәнов белән без икебез өчен дә авыр мәлдә очраштык — әнкәйләребез үлгән иде. Мәрхүмә әнкәйләр турында җыр язарга тәкъдим итте ул. Мин татар, башкорт җырлары арасыннан андый темага җырларны эзләп-карап чыктым. Андыйлар очрамагач, бу темага язарга мөмкин, дип эшкә тотындым. Ләкин барлык язганым трафарет булып чыга. Авылга кайткан идем. Әнкәй яткан зират ягына урамнан китеп барам. Шунда гөлләргә күмелгән тәрәзә аша Әсма исемле апаның башы күренеп кенә калды. Минем әнкәй дә гөл ярата иде. Шунда ук башымда җырның исеме һәм кушымтасы туды. “Минем әнкәй гөл ярата иде” — Рим белән безнең тәүге җырыбыз иде. Бу җырның кул арты җиңел булды, диясе килә.
“Чәчәк салдым әнкәй каберенә” җырын Рим үзе башкара. “Торналар киткән чакта”ны кем генә җырласа да мин Радик Гәрәевның моңын ишеткәндәй тыңлыйм. Ерак тамырлары Башкортстаннан булган, Финляндиядә яшәп ятучы татарлар белән очрашу тудырган кичерешләр нәтиҗәсендә язылган “Кайтып килдем әнкәйләр җиренә” дигән җырыбызны Мәскәүдә яшәүче татар җыр-чысы Роза Хәбибуллина җырлый. “Ялгыз аккош күлләрдә” 1989 елда Татарстанда елның иң яхшы җыры дип табылды. “Күр әле бер генә” җыры 1998 елда Швециядә үткән халыкара фестивальдә Гран-при алды. “Уфам-Уралымның саф гөле” республика конкурсында җиңеп, башкалабызның бәй-рәм гимнына әверелде”.
Расих Ханнанов “Кызыл таң”да эшләвенең тәүге елларыннан алып республикадагы иң көчле очеркистлар исә-бендә булды. “Яшьлек канатлары” дигән тәүге китабына да (1970), “Тирән агым”га да (1976) очерклар тупланган иде. Бу жанрга да ул гомер буе тугры калды, бер үк вакытта бик күп әдәби һәм театраль рецензияләр, мәрхүм каләм-дәшләре турында истәлекләр язды. Хикәяләре, повестьлары, нәсерләре, җырлары, шигырьләре тупланып һәм соңга табарак романнарны үз эченә алган “Диңгез карлыгачы”, “Кыр казлары киткәндә”, “Әйтем юкка әйтелмәс”, “Көтегез мине, тирәкләрем!”, “Юл буенда күк чәчәк”, “Күңел нуры”, “Хатынга бүләк”, “Тәмуг казанында”, “Утлы күкрәү”, “Язмышмы, каргышмы?” китапларын (барлыгы утызга якын) халык яратып кабул итте.
Расих Нургали улы, драматург буларак, унтугыз пьеса, музыкаль комедия язды, аларның байтагы Башкортстан һәм Татарстан сәхнәләрендә куелды. Шактый өлкәнәйгәч, Салават Юлаев, Юлай Азналин һәм якташы Канзафар Усаевка багышланган драма иҗат итте. Балалар өчен “Салават һәм Карасакал җәясе” дигән пьесасы да укучыларда зур кызыксыну тудырды.
Өлкән каләмдәшебез гомер буе актив иҗади эш белән шөгыльләнүенә һәм “Кызыл таң”да озак еллар җаваплы вазыйфалар (мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир) башкаруына карамастан, җәмәгать эшләрен дә җигелеп тартты. Партия өлкә комитетының район гәзитләре буенча референты, Башкортстан Журналистлар берлегенең ревизия комиссиясе рәисе, Тынычлыкны саклау фонды идарәсе әгъзасы, халык контроле комитеты әгъзасы булды.
Хезмәт һәм иҗат казанышлары өчен Расих Ханнановка “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме, Журналистлар берлегенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе (юл язмалары һәм икътисади темаларга мәкаләләре өчен), Тәтешле районы хакимиятенең Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе (халык шагыйре турында истәлекләр китабы туплап нәшер иткәне өчен) бирелде. Русия матбугатының 300 еллыгы уңаеннан Русиянең Журналистлар берлеге аны Ватан журналистикасы алдындагы хезмәтләре өчен Истәлек билгесе, республикабыз халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуда актив эшләвен бәяләп, Бөтендөнья башкортлары корылтае үзенең Мактау грамотасы, Бөтендөнья татар конгрессы “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” истәлек билгесе белән бүләкләде.
Ә инде халыклар дуслыгын ныгытудагы биниһая хезмәт-ләре өчен 2019 елның август башында Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды.
Расих абый яшьрәк чагында юбилейларын үткәрү белән кызыксынмады булса кирәк. Шактый өлкәнәйгәч кенә республика җәмәгатьчелегенең һәм якташларының бу җәһәттән теләкләренә каршы килмәде. Аның 75 яше — Уфаның Актерлар йортында, 85 яше Кырмыскалы районының Мә-дәният сараенда чын-чыннан иҗат бәйрәме итеп үткәрелде. Икесендә дә югары вазыйфа биләүче кешеләр, күренекле җырчылар, Казан һәм Мәскәү кунаклары катнашты. Икесендә дә “Кызыл таң” җитәкчелеге дә чыгыш ясады. Гәзитебездә бу чаралардан “Ихлас моң белән сугарылган кичә” һәм “Шәхес — туган ягын, ә туган ягы шәхесне данлый” дигән күләмле мәкаләләр басылды.
Расих Нургали улы Ханнанов, озак кына вакыт каты авырганнан соң, 2020 елның 28 сентябрендә вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.
Каләмдәшләренең фикерләре
Суфиян Поварисов,
филология фәннәре докторы, профессор:
– Җырлары буенча гына фикер йөрткәндә дә Расих Ханнановның моң даирәсе никадәр киң икәнен аңлау кыен түгел. Аның җырларындагы гади сүзләр үзләре көй сорап тора. Әдәбиятка ул шулай җыр-моң белән килеп керде. Бу үзенчәлек нәсер, уймак хикәяләр язганда да ачык сизелә. Вак хикәяләре поэтик тел, лирик җылылык белән сугарылганлыктан, алар да үзләренә көй сорап тора кебек. Аның публицистик язмалары, сурәтләмә һәм очерклары да җанлы, образлы. Ул кеше күңелендәге психологик катламнарны ача, укучыны матурлык, сафлык, кешелеклелек тойгылары белән хозурландыра. Бу үзенчәлек аның күләмле хикәяләрендә тагын да сәнгатьлерәк чагылдырыла.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы, профессор:
— Расих Ханнанов — киң колачлы язучы, публицист, шагыйрь һәм драматург. Алтмыш еллык иҗатында ул укучыларын проза, шигърият әсәрләре белән дә, даими басылып килгән журналист язмалары белән дә сөендерде, рухи баетты. Татарстанда исә аны күбрәк җырлар, робагыйлар һәм пьесалар авторы буларак яхшы беләләр. Аның “Күңел моңнары” китапчыгына робагыйлар һәм, үз билгеләмәсе белән әйтсәк, “гади дүртьюллыклар” тупланган. Робагыйны мин үзем тирән фәлсәфи фикер белдерүче иң тыгыз, иң кыска шигъри гыйбарә дип беләм. Расих Ханнановның робагыйларында үз тормышы тәҗрибәсеннән, безнең буын тәҗрибәсеннән килеп чыккан фәлсәфи нәтиҗәләр аз түгел.
Әхәт Нигъмәтуллин,
филология фәннәре докторы, профессор:
— Шигырьнең көй белән табигый бәйләнешен аңлаган күренекле композиторлар Расих Ханнанов иҗатын урап үтмәгән. Мондый иҗади бәхет кайсы шагыйрьгә шулай елмая икән?! Аның композитор, укучы, тыңлаучылар арасында популярлыгы, һичшиксез, халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керә алырлык яза белүендә. Хисләрне уйдырып-уйнаклатып, төгәл һәм эзлекле итеп чагылдыра ул. Шигырьләрнең тематикасы да тормышчан: кеше язмышы, аның уй-хисләре, ата-ана, туган җир, Туган ил белән бәйләнештә. Шигырьләрендәге тормыш күренешләренең һәркайсында беленер-беленмәс булып яшеренеп, сер булып моң элементлары ята. Бу элементларны, бигрәк тә йөрәккә ятардай көй тудырырга этәргеч булырдайларын, теләсә кем тотып алалмый... Җыр текстлары бит күңелгә аеруча көчле тәэсир итә торган шул ук шигырьләр ләбаса.
Хәсән Назар, Башкортстанның халык шагыйре:
— ...Җырларның нигезендә, әлбәттә, сүз. Ихтирамлы язучыбыз, билгеле прозаик һәм драматург Расих Ханнановның “Ялгыз аккош күлләрдә” дигән яңа китабын кулыма алгач, башымда сүзгә бәйле шундый уйлар туды. Бу китап — җырлар җыентыгы. Расих Ханнанов җыр сүзләре белән 65 ел буе күпме кеше күңелен биләп яшәде.
...Моңы булсын шул ул сүзнең! Шунда гына композиторлар аңа дөнья авазларыннан эзләп көй таба. Бу җәһәттән Расих Ханнанов белән Тәлгать Шәриповның күп еллар буе килгән иҗади хезмәттәшлеге – үзе бер сабак, үзе бер мәктәп. Мисалга яшьлегемнән бирле бергә яшәп килгән Гомәр Әбделманов башкаруында җуелмаслык булып истә калган “Зилә” җырын гына алыйк. Бик гади, бик табигый сүзләр. Ул шулай булырга тиеш тә. Нигә җырга поэма калыплары, нигә аңа фәлсәфи катлаулылыклар?! Алар — үзаллы... Җыр сүзләре чын җыр сүзләре булырга тиеш.
Наил Гаетбай, драматург:
— Сибай башкорт дәүләт драма театрында Расих Ханнанов белән Рим Хәсәновның “Гөлләр чәчәк атканда” музыкаль комедиясе зур уңыш белән барды. Гади генә эчтәлекле бу әсәрдә халык күңеленә үтеп керерлек тирән тойгылар салынганлыгын режиссер Рафаэль Әюпов башта ук сизенгән һәм сәхнәгә күңелле дә, моңлы да тамаша куйган. “Гади генә эчтәлекле”, дидем. Ләкин әсәрнең гадилеге осталыктан килеп чыкмыймы икән? Расих Ханнановны без җырлар язучы шагыйрь итеп беләбез. Ул кайсы сүзләрнең нинди тойгы, нинди көй тудырганын аңлап эш итә. Рафаэль Әюпов либреттоны укыган чакта ук сәхнәдә атмосфераны алдан күрә алган, мондый спектакльнең тамашачыга ошаячагын тойган.
Әнвәр Хәйри, театр тәнкыйтьчесе (Казан шәһәре):
— ...Бүгенге катлаулы заманда халыкны театрга йөртерлек әсәрләрнең күбрәк сәхнәгә куелуын тамашачылар зарыгып көтә. Расих Ханнанов иҗат иткән һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры сәхнәсендә Марсель Яппаров куйган “Имансызлар” спектакле белән театр кыю бер адым ясады. Авторның исеме театр сөючеләр өчен әле яңа булса да, ул иҗат иткән әсәргә сирәк эләгә торган бәхет — тамашачы мәхәббәте насыйп булды. Бу спектакль буласы көнне театр залы халык белән тулы була һәм артык билет сорап, керә алмыйча, кайтып китүчеләр дә күп. Уңышның сере нәрсәдә? Әсәр бүгенге җәмгыять тормышындагы бик мөһим мәсьәләгә багышланган. Ул тәрбиясезлек, әхлаксызлык, кешелексезлек, бер сүз белән әйткәндә, имансызлык күренешләрен бөтен барлыгы белән ачып күрсәтеп, кискен тәнкыйть утына тота һәм заман рухында, һичбер ялтыравыксыз, шаяртусыз, туры сүз белән фикерен ачык һәм кыю итеп әйтеп бирә...
Фарит ФАТКУЛЛИН.