+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 ноябрь 2021, 09:35

Аны Парижда да, Лейпцигта да беләләр

Гомерен урыс телен һәм аны укыту методикасын өйрәтүгә багышлаган галим — бик күп остазларның остазы.

1 ноябрьдә күренекле педагог, талантлы галим-тел белгече Лена Сәяхова олы юбилеен билгели. Ул Башкортстанда, Русия Федера­ция­сендә һәм чит илләрдә урыс телен укыту һәм лингвокультурология өлкәсендә югары квалификацияле белгеч буларак танылу алды.

Лена Сәяхова 1931 елның 1 ноябрендә Дәүләкән районының Бик-Карамалы авылында туган. Әтисе хәрби хезмәткәр булганлыктан, аның балачагы Ерак Көнчыгышта һәм Камчаткада уза. Лена Гали кызы сөйләвенчә, әтисе госпиталь комиссары вазыйфасын башкарган, алар төрле милләт кешеләре белән бергә яшәгән, әмма аралашу урыс телендә барган. Бәлки, нәкъ менә шул вакытта, зур илнең барлык почмакларыннан килгән күршеләре белән аралашканда, ул урыс теленең төрле диалектларының байлыгын һәм күптөрлелеген бәяли алгандыр.

Соңрак, Дәүләкәнгә кайткач, Лена Гали кызы татар һәм башкорт телләрендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәнә. Мәктәптә ул максатчанлыгы һәм җаваплылыгы белән аерылып тора. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, кызның һөнәр сайлауда шиге булмый. Ул кечкенәдән педагог булырга, балаларга белем һәм тормыш сабаклары бирергә, акыллы һәм игелекле укытучыларына охшарга тели, шуңа күрә К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә.

Институтны 1953 елда тәмамлаганнан соң Дәүләкән районы мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аннары Уфа шәһәренең 47нче мәктәбендә укыта. 1964 елдан бүгенге көнгә кадәр профессор Лена Сәяхованың тормышы һәм иҗади эшчәнлеге Башкорт дәүләт университеты белән тыгыз бәйләнгән. Аспирантурага укырга керү теләге анда үз укучыларын эксперименталь укытуда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннән соң килә. Шул вакыттан бирле фәнни нигезләнгән эксперимент аның эшчәнлегендә зур урын алып тора. Мәскәү аспирантурасында уку Лена Гали кызына үсеш һәм фәнни элемтәләр өлкәсендә бик күп нәрсә биргән.

Соңрак ул докторлык диссертациясен яклый. 1990-2012 елларда Лена Гали кызы БДУның урыс теле һәм аны укыту методикасы кафедрасын җитәкли. Аның фикеренчә, үзенең уңышлары белән ул күп еллар методик фәнне үстерүгә һәм урыс телен укыту практикасына багышлаган, кафедрага нигез салган профессор Мосаллия Хәйруллинага, профессорлар Игорь Распоповка, Нинель Черемисинага, Талмас Гариповка – үз эшенең чын патриотларына — бурычлы. Нәкъ Лена Сәяхованың активлыгы нәтиҗәсендә кафедра эшләре һәм уңышлары турында Уфадан һәм Башкортстаннан читтә дә беләләр. Ул Санкт-Петербург университеты, А. С. Пушкин исемендәге Урыс теле институты, Русия Халыклар дуслыгы университеты, Чиләбе, Самара, Казан, Иркутск, Чабаксар һәм башка Русия шәһәрләре вузлары белән тыгыз элемтәдә тора.

Профессор Лена Сәяхова һәм аның коллегалары тарафыннан дөнья күргән дәреслекләр һәм монографияләр Парижда, Лейпцигта, Болгариянең Велико-Тырново шәһәрендә уңышлы презентация уза. Бөтен җирдә дә алар педагогларның һәм галимнәрнең сокландыргыч җылы сүзләрен ишетә. Лена Гали кызы, Европа һәм дөнья илләрендә урыс телен өйрәнү белән кызыксыну кимеми һәм якындагы елларда да үсәчәк кенә, чөнки бөек урыс теле бүгенге көндә дә бөтен Евразиядә халыкара аралашу теле ролен уйнавын дәвам итә, дип саный. Лена Сәяхованың кызыксыну даирәсе бик киң. Болар — лингводидактика, лексикография, лингвокультурология проблемалары, мәктәпләрдә һәм вузларда урыс телен укыту теориясе һәм методикасы. Ул Русиядә абруй казанган уникаль лингвокультурологик методик мәктәп булдырды, коммуникатив нигездә урыс телен интенсив укыту концепциясен эшләүгә, шулай ук сүзлекләр төзү теориясе һәм практикасына зур өлеш кертте.

Профессор Лена Сәяхова — урыс теле тематик сүзлеге, башкорт-урыс һәм урыс-башкорт һәм башка сүзлекләр авторы. Аның бу өлкәдәге эшен хезмәттәшләре титаник хезмәт, дип атый. Гомумән алганда, ул — 400дән артык фәнни эш, дәреслекләр, кулланмалар һәм монографияләр авторы. Лена Сәяхова китаплары буенча республикабызның күп кенә яшь гражданнары урыс теленә өйрәнә. Профессор язган “Сүз” дәреслеген һәр укучы белә. Аның җитәкчелегендә урта мәктәп өчен яңа буын укыту әдәбиятын булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган “Урыс теле мәдәниятләр диалогында” дигән эклектив курс ачылды. Лена Гали кызыннан урыс теленә балалар гына түгел, укытучылар да өйрәнә. Аның аспирантлары арасында — Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнары педагоглары. Кафедра Уфа һәм республика мәктәпләре белән дә тыгыз элемтәдә тора, алар еш кына профессор Лена Сәяхова һәм аның коллегалары төзегән дәреслекләрне сынау буенча тәҗрибә мәйданчыклары сыйфатында чыгыш ясый.

Профессор Лена Сәяхованың казанышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән. Аңа “Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре”, “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” исемнәре бирелгән, аның РСФСРның һәм Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре һәм башка исемнәре бар. Лена Гали кызының фидакарь хезмәте Русия Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе белән билгеләнгән.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Аны Парижда да, Лейпцигта да беләләр
Аны Парижда да, Лейпцигта да беләләр
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: