+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 ноябрь 2021, 11:00

“Бергә утырып пьесалар яздык...”

Прозаик Фәнил Әсәновның Нәҗип Асанбаев турындагы истәлекләреннән.

“Бергә утырып пьесалар яздык...”
“Бергә утырып пьесалар яздык...”
Нәҗип Асанбаев белән ныклап танышканга кадәр мин күп кенә повестьлар, хикәяләр язган булсам да, драма әсәрләре язарга батырчылык иткәнем юк иде. Байтак еллар элек без: Нәҗип абый, мин һәм шагыйрь Рәми Гарипов Чакмагышта әдәби кичәләр үткәреп йөрдек. Күп колхозларда халык белән очрашып, яңа әсәрләр язарга әллә күпме материаллар алып кайттык. “Кызыл таң” гәзитендә юл язмалары бас­тырдык. Без очраткан, күргән кешеләр арасында үзләре повесть, драма әсәрләренең геройлары булырлык, ачык характерлы шәхесләр дә байтак иде.

Беркөнне мин эшләгән Тынычлык саклау комитетында Чакмагыш районында күргән кызыклы хәлләрне искә төшереп, көлешеп утырганда Нәҗип абый:
— Синең шулар турында берәр зуррак әйбер язарга ниятең юкмы соң? — дип кызыксынды.
— Ният бар инде ул, тик менә повесть язаргамы, хикәяме, шушы хакта уйлап йөрим әле, — дип җавап кайтардым.
— Минем дә башка шушы тәэссоратларга нигезләнеп, берәр комедия язаргамы әллә, дигән уй килеп тора әле. Теге күчмә Кызыл байракларын стенага элеп, “мин минме икән, мин кем икән”, дип кукраеп утырган колхоз рәисе үзе генә дә бер комедия герое бит!
— Аның хакында минем дә юмористик хикәя язасым килгән иде. Әллә икәүләп бер комедия язып карыйбызмы?
— Ә кайда язабыз? — дип, минем фикерне эләктереп алды Нәҗип абый.
— Эштән соң менә минем бүлмәгә икәүләп килеп утырабыз да эшлибез.
— Әйдә соң, язып карыйк. Мин каршы түгел бу фикергә, — дип ризалыгын белдерде ул.
Шушы көнне үк комитетның ишеген бикләп куйдык та комедиянең сюжетын уйларга утырдык.
— Гомумән, бу әйбер бүгенге яшьләр, аларның мәдәнияткә карашы турында булырга, анда мәхәббәт сәхнәләре дә, җыр, бию дә күп булырга тиеш, — дип фикер йөртте Нәҗип Асанбаев, кулына каләм алып, нәрсәдер язгалап-сызгалап. — Катнашалар: клубка килмичә авыл урамында исереп, гармун тартып йөрүче егетләр һәм аларның кызлары... Өч егетне, өч кызны алабыз... Аларны клубка җыеп, үзешчән түгәрәккә җәлеп итү өчен бер мәдәният хезмәткәре кирәк булачак. Әйтик, ул авылга институт тәмамлап, мәдәният йорты директоры булып килә, ди. Тагын халык акылын үзенә туп­лаган бер картны һәм аның җырга, биюгә оста хатынын кертербез... Һәм власть яратучы, “мин минме икән, мин кем икән”, дип йөри торган колхоз рәисе... Әйдә менә шушы образлар хакында уйлашыйк хәзер... — дип урыннан торып, идән буйлап арлы-бирле йөри башлады Нәҗип абый.
Бу көнне без комедиягә керәчәк һәр геройның холкы, гамәлләре, буе-сыны хакында арыганчы уйлашып утырдык, һәр геройның портретын язып чыктык.
Нәҗип абый кич белән өйгә кайткач та яңа әсәр хакында уйланудан туктамаган, күрәсең. Икенче көнне ул комитетка комедиянең менә дигән сюжетын төзеп алып килде. Мин бу сюжет белән берсүзсез риза булдым һәм без, кешеләр эштән кайтып беткәч, комедиянең беренче пәрдәсен язарга утырдык. Әгәр Нәҗип абыйга берәр йомшаграк реплика тәкъдим итсәм, ул: “Тукта әле, бу сүзләр ятмый, икенче сүзләр табыйк!” — дип, җөмләне икенче төрлерәк төзергә тәкъдим итә. Әгәр берәр матуррак җөмлә табылса: “Вот бу әйбәт! Вот бу сүзләр ата!” — дип, балалар кебек шатлана, яки бик көлкеле берәр реплика табылса, аны кат-кат укып, рәхәтләнеп көлә торган иде.
Комедия өстендә шушылай бергәләп эшләү айдан артык дәвам итте. Бергәләп эшләү чорында без бер-беребезне ярты сүздән үк аңлый башладык һәм бик якын дуслар булып киттек.
Комедияне язып бетереп, “Киң урамнар тар иде” исеме белән Салават башкорт дәүләт театры коллективына алып барып укыдык. Коллектив аны хуплап кабул итте.
Комедия иң элек Кырмыскалы халык театрында куелды. Без анда бирмәгән идек, башта аптырабрак калдык. Ә ул болай булган икән. Энекәшем Мидхәт Рәҗәпов Уфага килгәндә өстәлдә комедияне күргән дә миңа әйтми генә бер данәсен Кырмыскалыга алып кайтып киткән. Анда театр коллективы комедияне укып чыгу белән әзерли дә башлаган һәм Салават театры комедияне әзерләп өлгергәнче үз театрында күрсәтә дә башлаган. Салават театрында комедия “Үкенечкә калмасын” дигән исем белән куелды. Ул ике ел буе сәхнәдән төшмәде, Башкортстанның байтак районнарында зур уңыш белән барды. Комедияне соңрак Ырынбур театры да берничә ел репертуарыннан төшермичә уйнап йөрде.
Шушы комедияне бергәләп язганда мин сәхнә әсәрләре өстендә бик җентекләп эшләргә кирәклегенә Нәҗип абыйның тәҗрибәсен үз күзләрем белән күреп ышандым.
Соңрак без аның белән бергәләп “Күңелләр серләшкәндә”, “Алсу таңнар” дигән драма һәм “Хәйбүш түрә, хатыны Мәстүрә” дигән комедия яздык. Алар Сибай, Минзәлә, Ырынбур театрларында куелып, Башкортстан, Татарстан һәм Ырынбурның йөзләрчә клубында уйналды. Соңыннан барысы да кат-кат телевизор аша бөтен республика тамашачыларына күрсәтелде. Бу драмаларның язмалары телевидение комитетында әле дә саклана.
Югарыда әйтелгән бу сүзләр укучыда: “Бер әсәрне икәүләп язу авыр түгелме соң?” — дигән сорау уятадыр, мөгаен. Әйе, авыр, бик авыр. Моның өчен зур татулык, бер-береңне аңлау һәм кирәк чакта юл куя белү мөһим. Гелән алай гына булмый. Пьеса язганда безнең дә беребезнең фикере белән икенчебезнең килешмәгән, үпкәләшеп, ачуланышып киткән чакларыбыз да була. Андый минутларда эш өстәле артыннан вакытлыча китеп тора һәм, киңәшләр берекмичә торып, яңадан эшкә утырмый идек.
Үземнең “Тол хатын”, “Вәгъдә”, “Үз өендә ят кеше” дигән драма әсәрләремне язгач та иң элек Нәҗип Асанбаевка укып, фатыйхасын алдым. Аның тәнкыйть сүзләре, киңәшләре буенча әсәрләремне яңадан бик җентекләп эшләп чыкканнан соң гына театрларга тәкъдим иттем.
Яшь драматурглар әсәрләрен күтәреп, барысы да диярлек, иң элек киңәш, ярдәм сорап аңа киләләр, чөнки аның ярдәмчеллеген беләләр. Ул бервакытта да үзенә ярдәм сорап килгән кешене “вакытым юк” дип борып чыгармый. Һәркемнең яңа әсәрен игътибар белән укып, әйбәт киңәшләр бирә. Ул озак еллар Язучылар берлегенең драма секциясенә җитәкчелек итте, бүген дә драма секциясендә актив катнашучы язучыларның берсе. Әлегәчә мин соңгы ун-унбиш ел эчендә язылган драма әсәрләреннән Асанбаев укымыйча калдырган пьесаны хәтерләмим.
Әдәбият белән шөгыльләнүче кешеләргә сер түгел, яңа әсәрне язып бетергәннән соң, аны дөньяга чыгарганчы, кешеләр алдында яклый да белергә кирәк. Бу җәһәттән Нәҗип Асанбаевның тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык. Язган әсәрләрен театр коллективлары алдында бик оста итеп яклый белә. Яңа әсәрен театрга алып барып укыганда чын артистларча образга кереп, янып, ярсып укый. Яңа әсәр белән танышканда үзенә артистлар бирергә мөмкин булган бөтен сорауларга алдан ук төпле җаваплар әзерләп куя. Артистлар тарафыннан әйтелгән акыллы тәнкыйть фикерләрен бервакытта да игътибарсыз калдырмый. Пьесаны театр коллективы тамашачылар хөкеменә чыгарганчы кат-кат эшли. Шуңа күрә аның драмалары буенча куелган спектакльләрне халык һәрвакыт яратып карый.

1994 ел.


Фото: teatrnur.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: