Бакалы районы хакында сүз чыкса, иң тәүдә шунда бердәм һәм тату яшәүче төрле милләт вәкилләре күз алдына килә. Бакалы заманында Советлар Союзы, Русия киңлекләрен генә түгел, гарәп дөньясын да таң калдырган “Кызыл паша”ны халкыбызга кайтаручы мәшһүр драматург Нәҗип Асанбаевның туган ягы да. Бүген сүз драматургның иҗаты һәм аның туган ягы, якташлары, канат ныгыткан төягенә мөнәсәбәте хакында.
Электән күрешкәләсәк тә, Нәҗип абый белән безнең аралар үткән гасыр азагында ныклы якынайды, фикердәш, хәтта дус булдык дип әйтә алам. Аның иҗат биографиясен азмы-күпме белүчеләр шуңа игътибар итәр: әдипнең иң җимешле чоры туксанынчы еллардан һәм хәзерге гасыр башыннан алып вафатына кадәрге чорга туры килде.
“Әхмәтзәки Вәлиди” трилогиясе үзе ни тора! “Оран”, “Бөек Русия һәм без”, “Бөек илнең бөек төбәге”, “Мостай Кәримгә рәхмәт” кебек публицистик мәкаләләре күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Салават башкорт дәүләт драма театры куйган “Чияле тау” әсәрен күренекле сәхнә остасы Олег Ханов сәхнәләштерде һәм әдипнең дөньяга карата борчылулары, сызланулары аша хушлашу сәламе булып яңгырады. Шул ук театрда талантлы режиссер Айрат Абушахманов куйган “Җиде кыз” драмасы үзе бер вакыйга һәм батырлыкка тиң. Ә иҗаты безнең өчен үрнәк булды. Драма — гаять авыр һәм катлаулы жанр, аңа тотынып карамаган язучы юк, дип әйтерлек. Тик бик сирәкләр генә, хәтта санаулылар гына әсәрен сәхнәдә күрә ала. Нәҗип абый үз тәҗрибәсе белән ихлас һәм юмарт уртаклаша торган иде.
Моннан тыш, яшәгән соңгы дәверендә Нәҗип абый иҗтимагый тормышта ифрат күп катнашты, республикабызның йөзен билгеләүче шәхесләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрелде һәм әдәбият сөючеләрнең күпсанлы үтенечләре исәпкә алынып, республика Президенты Мортаза Рәхимовның указына ярашлы “Башкортстанның халык язучысы” исеменә лаек булды. Шул дәвердә халык язучысы исемен әдип үзенең сәяси активлыгы, үткер публицистикасы белән аклады.
Әле генә сыман, ләкин 2006 елның шау-шулы кышын күпләр онытып та өлгергәндер. Чөнки Русиядә барган сәяси шаукымга һәм низагка буйсынып, төрле көчләр, кирәксә дә, кирәкмәсә дә урамга чыкты һәм гамәлдәге властька тетрәнүләр белән яный башлады. Әлбәттә, алар күпчелек түгел иде, ләкин шау-шу тудырырга ярап калды. Монда, әлбәттә, власть өчен көрәшнең бервакытта да тынмавын да, канәгатьсезлек белдерүгә теләүчеләрнең табылып торуын да онытмыйк.
Нәҗип абыйның матбугатта “Без сайладык — үзебез яклыйк” дигән мәкаләсе килеп чыкты, әдәбият аксакалының абруйлы сүзе бөтен республиканы уятып җибәргәндәй булды. Берничә көннән барлык шәһәр һәм районнарның вәкилләре — әлеге мәхшәргә каршылар — башкалабызның Ленин исемендәге мәйданына җыелды һәм митинг үткәрде. Шушы җыеннан соң төбәгебезне тәртипсезлеккә күмәргә теләүчеләр тиз арада таралырга мәҗбүр булды.
Шул ук елларда Нәҗип Асанбаев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде, ул Президент Советы әгъзасы итеп сайланды.
Нәҗип Асанбаев, тәҗрибәле драматург буларак, яшь иҗатчыларга бик игътибарлы булды, аларның бер премьерасын да калдырмады, хәтта рецензияләр язып та дәртләндерә иде.
* * *
Мәскәү әдипләре арасында шундый теләк яши: язучы хатыныннан гына түгел, тол калган тормыш иптәшеннән дә уңарга тиеш. Бу сүзне гамәлдә Нәҗип абыйга карата файдалану урынсыз сыман, чөнки аның җәмәгате берничә ел алдарак вафат булды. Ә өлкән каләмдәшебез хатыныннан уңды, Наилә апабыз гомер буе каләм остасының караучысы, дусты һәм иҗатка илһамландыручы ролен җиренә җиткереп үтәде. Ул үлгәч, язучы таянычсыз калды, шулай да бирешмәскә тырышты, әмма ялгызлыкның сынауларын үз җилкәсендә татыды.
2001 елның көзендә Башкорт дәүләт академия драма театрында без әдипнең зур юбилеен үткәрдек, тормыш иптәшенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйттек. Алар икесе дә шулкадәр пар килгән иде, озын, зифа буйлылар, үзләре ихлас елмая, башлар югары, күңелләр киң.
Әдипнең җәй урталарында Матбугат йортына соңгы тапкыр килгәнен искә алам һәм ирексездән сагышлы хис-тойгылар кичерәм. Аның кулбашлары төшкән, башы иелгән, көч-хәл белән атлый, начар күрә иде. Шуңа карамастан, күңеле күтәренке, бирешми, дөньяга һәм дусларына рәхмәтле икәне күренеп тора.
Нәҗип абый кыю кеше булды, әгәр куркып икеләнеп торса, үткен мәкаләләр яза алмас, хакыйкатьне әйтә алмас иде.
Үзенең туган ягы — Бакалы, якташлары белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр кызыксынып яшәде. Соңгы елын исәпкә алмаганда, районда үткәрелгән зур чаралардан һәм сабантуйлардан читтә калмады.
2006 елда без Бакалыда соңгы тапкыр аның юбилеен үткәрдек. Уфадан бик абруйлы, дәрәҗәле делегация килгән иде. Шунда аның якташлары нинди генә зур хөрмәтләр күрсәтмәсен, бигрәк басынкы икәнлегенә игътибар иттем. Без әдәбият сөючеләр белән очрашачак Мәдәният сараеның зур һәм иркен фасадының буеннан-буена халык язучысы Нәҗип Асанбаевның һәм атаклы “кара генерал” Даян Мурзинның зур плакаты куелган иде.
— Я, хөрмәтле юбиляр, ничек кабул итәсез, дип, без Нәҗип абыйга кызыксынып карыйбыз.
Әдип тәүдә елмайгандай итте, уңайсызлангандай безгә карады, аның фикерен көткән якташларына күз салды. Шуннан соң безгә борылып:
— Ничек уйлыйсыз, якташларым бик шаштырмаганмы? — диде, хәтта йөзендә аптырану, ризасызлык тойгылары барлыкка килгән сыман булды.
— Сез — республикада билгеле шәхес һәм әдип, Сезне туган якларыгызда яраталар, Сезгә күрсәтелгән хөрмәт һич тә артык түгел, — дип тынычландыру өчен байтак көч салырга туры килде. Шулай да әлеге баннер фонында фотога төшүдән баш тартты, соңыннан гына күңеле кабул иткәндәй тоелды.
Ә якташлары туган авылы Ахманда барысын да уздырып җибәрде һәм очрашуны юбиляр өчен зур бәйрәмгә әверелдерде.
Мондый бәйрәмнәр оештыру өчен теләк кенә җитми, матди нигез, җитештерүнең булуы, аның елдан-ел үсүе дә кирәк. Бакалыда бүген дә сокланырлык, уңган, тырыш халык яши. Нәҗип абый һәр кайтканында бу якларда барган уңай үзгәрешләргә, кешеләрнең тырышып эшләвенә, Бакалының республика районнары арасында алдынгы урыннарның берсен биләвенә куанып кайта, горурланып сөйли, башка якларга барса, чагыштыра, якташлары белән даими бәйләнеш тота иде.
Нәҗип Асанбаев бүген безнең арада булса, һичшиксез, якташларының тормышы белән кызыксыныр һәм горурланыр иде. Чөнки бүгенге Бакалы — республиканың алдынгы һәм иң үсешкән районнарының берсе. Чөнки монда элек-электән намус белән тырышып эшләргә, җитеш яшәргә омтылыш көчле.
Район җитәкчелеге, аның хәзерге хакимияте башлыгы Александр Георгиевич Андреев көчле команда туплаган һәм икътисадны ныгыту, җитештерүне үстерү, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен барысын да эшли. Соңгы дистә еллар район өчен үсеш һәм ныгыну еллары булды. Әгәр җитештерүнең үсеш динамикасын карасак, һәр тармакта дип әйтерлек алга китеш бар. Моны икътисад күрсәткечләренең ныгынуы, инвестицияләр җәлеп итүнең артуы да күрсәтә.
* * *
Бакалылылар үзләренең тарихына хөрмәт белән карый һәм якташларын һәрвакыт хәтердә тота. Яңарак монда урындагы музейны үзгәртеп кордылар. Хәзер килгән кунакларга музейның өр-яңа экспозицияләрен күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышына киткән 16,5 меңнән артык яугирнең 6 меңнән күбрәге мәңгелеккә сугыш яланнарында ятып кала. Җиңүчеләр арасында 6 Советлар Союзы Герое, Дан орденының 4 тулы кавалеры, Чехословакия герое Даян Мурзин, Польшаны азат итүдә катнашкан Александр Кузнецов, 4 “Кызыл Байрак” ордены кавалеры Иван Репин бар.
Бакалы җире һәм анда яшәүче халыклар бер-берсенә хөрмәт белән карый, дини йолаларны үтәүдә актив катнаша, ата-бабаларыннан калган иске йолаларны кадерләп саклый, төрле дин вәкилләре өчен барлык шартлар да булдырылган. Мәгълүм булуынча, Бакалы республикабыздагы керәшеннәр күпләп яшәүче район исәпләнә. 1998 елдан бирле монда керәшеннәрнең республика милли-мәдәни үзәге эшли.
Соңгы елларда Бакалы районы халкы туган якларын төзекләндерү өчен бик зур эшләр башкарды. Бүген район һәм аның авыллары чәчкәләргә күмелеп утыра, дисәк тә, һич арттыру булмас. Хәзер төзекләндерү район җитәкчеләренең генә эше түгел, бу изге эшкә халык үзе күтәрелә, эшен дә эшли, матди ярдәмен дә күрсәтә. Бу активлык аеруча зиратларны киртәләгәндә, авыллардагы һәйкәлләрне төзекләндергәндә ачык күренә. Чүп-чар реформасы да үзенең тәүге уңай җимешләрен бирә башлады, халык үз ихатасын гына түгел, яшәгән авылын да матур һәм төзек тотарга өйрәнә. Бакалылыларның эш тәҗрибәсе республика дәрәҗәсендә өйрәнү һәм танылу тапты. Мәсәлән, Бакалы районы “Ел казанышы” республика конкурсында, “Хәвефсез һәм уңайлы биләмә” номинациясендә иң яхшысы дип табылды, ә район үзәгендәге Ворошилов һәм Мәктәп урамнары комплексы “Башкортстан ихаталары” программасы чикләрендә республика күләмендә II дәрәҗә Диплом белән билгеләнде.
Бакалыга килгәннәр халыкның ачык йөзле, гади, егәрле, тырыш булуына игътибар итә. Әйе, монда халык күбрәк эш белән мәшгуль, ә эше барның ашы да бар. Элекке колхозлар фермер хуҗалыклары итеп үзгәртеп корылса да, монда чәчелми-сөрелми, эшкәртелми яткан җирләр юк дип әйтерлек. Районда эшкуарлыкның үсүе дә икътисадны күтәрүгә мөмкинлек бирә. Халыкка хезмәтләр күрсәтү, урманчылыкта продукция җитештерү, авыл хуҗалыгын үстерү, терлекчелек, сәүдә хәзер районның үсешен билгеләүче тармаклар исәпләнә.
Бакалылыларның башкалардан уңай мәгънәсендә аерылып торуын күрсәтүче тагын бер эш юнәлеше бар. Бу туфрак сәләтле, талантлы, юмарт һәм эшлекле кешеләрне күп үстергән, икътисадта, сәясәттә, авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклауда һәм башка тармакта алар йөзләп исәпләнә. Йогынтылы һәм абруйлы якташлар туган районнары белән бәйләнешне бервакытта да өзмәде. Бакалыга кайтып, я Уфада җыелып, туган районга һәм халкына анык ярдәм күрсәтүнең төрле юлларын эзләделәр һәм таптылар. 1999 елның җәендә мәшһүр драматург Нәҗип Асанбаевның фатыйхасы белән “Бакалыдан чыккан якташлар” җәмгыяте оештырылды һәм теркәлде. Аның тәүге җитәкчесе итеп Уфа нефть техник университеты ректоры Айрат Шаммазов сайланды.
— Безнең Бакалы белән бәйләнешебез ел саен Сабантуйларга кайтып, ашап-эчеп, кунак булып китү белән генә чикләнмәсен, — диде Нәҗип Асанбаев. — Сезнең арагызда көчле һәм бай җитәкчеләр утыра, җәмгыять якташларга ярдәм итәрлек көчкә ия. Безнең якташлар — горур халык, алар соранып йөрмәячәк, шуңа ярдәм тәкъдим итеп үзебез барыйк.
— Җәмгыятьнең барлыкка килүенә 22 елдан артык вакыт үтеп тә киткән, — дип билгеләде якташларның җитәкчесе Айрат Шаммазов. — Без шушы елларда байтак эшләр башкардык, күбесенә нигез салдык. Мәсәлән, элек бакалылылар югары белем алганда аграр тармакка игътибар итсә, мин нефть университетына белем алырга чакырдым. Бу чакыруны 100ләп студент кабул итте һәм югары белем алып чыкты, хәзер алар төрле предприятиеләрдә уңышлы эшли. Җәмгыятьнең барлыкка килүенә легендар шәхесләр Даян Мурзин һәм Нәҗип Асанбаев зур өлеш керттеләр. Хәзер без аларның якты истәлеген киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерергә бурычлы. Соңгы чорда шуңа игътибар иттек: оешмада өлкән яшьтәгеләрне яшьләр белән алыштыру ихтыяҗы туды, буыннар алышынуы безнең хәрәкәткә дәрт һәм көч бирергә тиеш. Шунысы куанычлы — хәзерге яшьләр арасында белемле, ярдәмчел кешеләр бик күп.
Районның үсеш мөмкинлекләре киң, республикага күрсәтерлек тәҗрибә дә бар. Мәсәлән, әле генә искә алган якташлар җәмгыяте хәзер республика җитәкчелеге фатыйхасы белән барлык Башкортстанга таратылды һәм “Атайсал” республика программасы кабул ителде.
Рәлиф Кинҗәбаев,
драматург.