+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 август 2023, 09:55

Якты исеме, изге гамәлләре Әлшәйгә бүген дә хезмәт итә!

Районда Раевка тимер юл станциясенә нигез салган меценат, иганәче Александр Раевның 200 еллыгы күләмле чаралар белән билгеләнде.

Якты исеме, изге гамәлләре Әлшәйгә бүген дә хезмәт итә!
Якты исеме, изге гамәлләре Әлшәйгә бүген дә хезмәт итә!

Туган як мәнфәгатьләрендә

Тантананың тәүге өлешендә район үзәге Раевка авылы (элегрәк ул эшчеләр поселогы атамасы белән йөрде) тарихында киң танылу алып, аңа исеме бирелгән Александр Федорович Раев истәлегенә тимер юл вокзалында тактаташ ачу чарасы үтте. Шунысы игътибарга лаек: Русия дәрәҗәсендәге әлеге чара гражданлык җәмгыятен үстерү буенча “Тарихи хәтерне саклау” юнәлешендәге Русия Президенты грантларын бирү проекты кысаларында оештырылды. Ә аны тормышка ашыручы сыйфатында чыгыш ясаган төп партнер – Әлшәй районының Надежда Самой­лова җитәкчелегендәге Пионерлар һәм укучылар йортының “Тимурчы” коммерция булмаган автоном оешмасы “Ата-бабаларын чын йөрәктән олылаганнар хөрмәткә лаек” проекты белән 2023 елгы конкурста җиңеп чыккан иде.
Гомумән, Әлшәйдә төбәккә катнашы булган күренекле шәхесләрне изге нияттән чыгып, район мәнфәгать­ләрендә файдалану электән килә. Атап әйткәндә, урыс язучысы Антон Павлович Чехов, биредә булып киткән Совет дәүләтенең нигез ташларын салучы Владимир Ильич Ленин һәм башкаларның данлыклы исемнәре, хәзергечә әйтсәк, бренд рәвешендә күпмедер дәрәҗәдә районга бүген дә хезмәт итә.
Александр Раев хөрмәтенә вокзал бинасына урнаштырылган тактаташ­ның язмышы шулай ук якты булыр, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул төбәктән үтүче юлчыларның игътибарын җәлеп итеп, бу як кешеләренең игелекле гамәлләренә ихтирам уята. Тактаташка язылган QR-код аша социаль төркемнәрдә Әлшәй районы турында да бай мәгълүмат алырга мөмкин.

Иганәчелек канында булган

Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча Башкортстанда алдынгы булып танылган районның үзәгенә фамилиясе бирелгән Александр Федорович кем соң ул? Әйтергә кирәк, фамилиясе киң таралыш алса да, Раев турында мәгълүмат элегрәк бик аз иде. Раевка вокзалы янында 200 еллык юбилей уңаеннан үткән тантаналы митингта да бу хакта сүз булды. Мәгълүмати бушлык әлеге чарага әзерлек барышында шактый тулыланган, монда инде районның Пионерлар һәм укучылар йорты кол­лективының хезмәте зур. Александр Раевның нәсел тамырлары Саратов якларына илтә. Ул әлеге губернаның Вольский өязендәге Вязовка авылында иске стиль белән 1823 елның 20 августында урыс дворяннары гаиләсендә туган. Тугыз яшендә үсмерне Саратовка дини семинариягә җибәрәләр. Уку чорында ул Раевларга туган тиешле Чернышевскийлар гаиләсендә еш була, биредә атаклы урыс язучысы булып танылачак Николай Гаврилович Чернышевский белән якыннан таныша. Семинарияне тәмамлагач, Александр дин юлыннан китмичә, белем алуны Санкт-Петербург университетында дәвам итә. Арытаба, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсендә дәүләт хезмәтенә алына.
Менә әлеге үзенчәлек Александр Раевны хәзерге Башкортстанга якынайта да инде, чөнки Русия империясе алып барган сугышларда, атап әйткәндә, 1863-1864 еллардагы хәрби кампаниядә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа Уфа губернасы биләмәләрендә ташламалы хакка җир сатып алу хокукы бирелә. Русия хөкүмәтендә югары урыннар биләгән Раев хәзерге Әлшәй һәм Дәүләкән төбәкләрен сайлый, биредә эре җир­биләүчегә, шуңа ярашлы, тармакта эшен уңышлы алып барып, бу тарафларның иң бай алпавытына әверелә.
Әмма гомер юлын байлык кына бизи алмый, игелекле гамәлләр генә кешене бөеклеккә илтә. Русия зыялыларының күренекле вәкиле Александр Федорович та моны яхшы төшенгәндер, әлбәттә. Тарихи чыганакларда, шул исәптән, халык хәтерендә Раевның туган якларында үзен киң күңелле иганәче сыйфатында танытуы сакланган. Атап әйткәндә, урыс боярының туган авылы Вязовкада таштан ике мәктәп төзетүе билгеле, якташлары дәлилләвенчә, шуларның берсе хәзерге чорда да балаларга белем өләшә. Гомумән, Раевның Саратов төбәгендәге авылдашларының тоташ Вольский өязендә иң белемле кешеләр булуы теркәлгән. Александр Раевның Русия күләмендә беренчеләрдән булып туган авылында китапханә төзетеп, аның попечителе булуы да билгеле. Шулай ук иганәче тарафыннан туган авылында амбулатория һәм дәваханә дә сафка баса.
Вязовкага бәйле тарихи чыганакларда Александр Раевның Русия хөкүмәте ярдәме белән туган авылы янәшәсендә тимер юл сузу тәкъдиме белән чыгуы да телгә алына. Әмма, ул чордагы дини карашларга бәйле, авылдашлары моңа кискен каршы төшә, чөнки асраган малларына Ходай каргышы төшүеннән курка.
Шулай килеп чыга – туган якларында гамәлгә куя алмаган хыялларын Александр Федоровичка Әлшәй тарафларында тормышка ашырырга насыйп була. Билгеле булуынча, 19 гасыр азагында Русиядә тимер юллар төзелеше киң колач ала, чөнки илнең үзәк өлкәләрен Урал төбәге белән тоташтыру бурычы куела. Самара – Златоуст тимер юлы шушы максатта корыла башлый да инде, ә ул Александр Раев карамагындагы җирләр аша үтә. Нәкъ менә урыс бояры акчасына хәзерге Раевка авылы аша үтүче тимер юлның бер өлеше, станция һәм вокзал төзелә. Төбәкнең власть органнары белән җир бүлү турындагы килешүгә ярашлы, яңа объектларга иганәченең фамилиясе бирелә, Раевка атамасы да менә шуннан килеп чыккан.
Саратов меценаты кавемен өйрә­нүчеләр билгеләвенчә, Александр Раев байтак вакыт аралыгында хәзерге Дәүләкән районының Раево авылындагы алпавыт утарында гомер кичерә, шунда ук 1901 елның 20 июнендә бакыйлыкка күчә. Калдырган вәгъдәсенә ярашлы, мәрхүмне туган авылы Вязовкага кайтарып, зиратта әтисе Федор Иванович янәшәсендә җирлиләр.

Исеме онытылмый

Гасыр ярым вакыт үтсә дә, Әлшәй җиренең күренекле меценатының игелекле гамәлләре бүген дә халык хәтерендә саклана. Раевканың халык телендә даими кулланылуыннан гына түгел бу, әлбәттә. Истәлекләрне 200 еллык юбилей тантаналарының тагын да яңартып җибәрүе табигый. Шушы уңайдан оештырылган чаралар да раслады моны. Тактаташ ачуга багышланган митингта чыгыш ясап, Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтангулов әлеге чарада төбәк тарихының яңа якты бите ачылуын ассызыклады.
– Без – тарихын онытмыйча, аңа ихтирам белән карарга күнеккән халык, – диде ул. – Шуңа да үткә­небездә игелекле гамәлләр калдырган шәхесләрне олылап искә алабыз, яшь буынга үрнәк итеп куябыз. Бу – безнең тормыш рәвешенең якты чагылышы. Әлшәй төбәгенең Александр Раев кебек күренекле шәхес­ләрен барлап, тарихның яңа битләрен ачучыларга, атап әйткәндә, районның Пионерлар һәм укучылар йорты коллективына, “Тимурчы” коммерция булмаган оешмасына бу юнәлештә яңадан-яңа уңышларга ирешеп, Русия Президенты Грантын яулауларын телим.
Тантаналы чарада шулай ук тәбрикләүләр белән Куйбышев тимер юлы пассажирлар дирекциясенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Юмалин, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Владимир Нагорный, Башкортстан иганәче оешмалары Ассоциациясе идарәсе президенты Регина Солтанова, районның Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Надежда Самойлова һәм туган төбәкне өйрә­нүчеләр чыгыш ясады.
Юбилей чараларында Александр Раевның якташлары – Саратов өлкәсе Базар-Карабулак районының Вязовка авыл биләмәсеннән зур делегация катнашуы, Раевка авылындагы халык бәйрәменә, чын мәгънәсендә, матур бизәкләр өстәвен дә билгелисе килә. Әйтергә кирәк, “Тимурчы” оешмасы әгъзалары, Александр Раев турында мәгълүмат туплау максатында, Вязовка мәктәбе белән моңарчы ук ныклы бәйләнешләр булдырган. Вязовка мәктәбе директоры Валентина Перова үзенең чыгышында Башкортстанда авыллар, мәктәпләр тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелүен, шул ук вакытта, әлеге мәсьәләнең тоташ ил дәрәҗәсендә каралуын билгеләде.
– Безнең якташыбызның хәзерге чорда да онытылмавы, аңа Әлшәй җирендә олы кадер-хөрмәт күрсәтелүе сокландыра, – диде Валентина Геннадьевна. – Бу безнең максатларыбыз уртак икәнлеге турында да ачык сөйли. Русиядә халыкка игелек кылып, аның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга омтылучылар элек тә булган, алар хәзер дә – безнең арабызда. Моңардан илебез көчәя генә. Иң мөһиме – моны яшьләр дә күреп-белеп тора. Димәк, безне җиңәрдәй көчләр дөньяда юк.

Бәйрәмгә тоташ Раевка җыелды!

Александр Раевның 200 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары Раевка авылының Совет мәйданында дәвам итте. Районның үзешчән сәнгать осталары бу җәһәттән “Яшә, минем Раевкам!” дип исемләнгән зур концерт программасы әзерләгән. Шулай ук кул эшләре осталары осталык дәресләре үткәрде, конкурслар оештырды. Бәйрәмгә багышланган “Яраткан Раевкам”, “Минем ихатам – горурлыгым” иҗади конкурсларында җиңүчеләргә Президент грантлары Фонды бү­ләкләре тапшырылды. Раевка авы­лының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән авылдашлардан зур төркем Әлшәй районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләк­ләнде.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: