+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 август , 10:50

Мирзагали мирасы

Гамьле шагыйрь иҗаты хакында уйланып.

Мирзагали мирасы
Мирзагали мирасы

Олыгаю галәмәтеме, күңел күзе үткәндәге матур мизгелләрне эзли. Бакыйлыкка күчкән әткәй-әнкәй, туганнар юксындыра, хатирәләр яңара. Табигый хәл, әлбәттә. Яшьләр – хыял белән, өлкәннәр хатирәләр белән яши, дип юкка гына әйтмиләр...
Менә тууына 100 ел тул­ган көнне Мирзагалинең (Мирзагали Сәетгалиев) “Мирас” дип аталган шигырьләр җыентыгын карап утырам. Йомшак тышлы, гәзит кәгазенә басылган кечкенә яшел китап. Андагы шигырьләрне яттан диярлек беләм, ләкин кабат укыган саен аларның мәгънәсе тирәнәя, эчтәлеге яңача ачыла. Авторның кичерешләре, аның җанына кагылган хәл-шартлар, чор төсмерләре ирексездән шигырь булып формалашкан һәм искермәс мираска әверелгән.

Әлбәттә, шагыйрьнең иҗаты шу­шы юка китап белән генә чик­­ләнми. Аның калын кулъязма шигъри дәфтәрләре дә саклана. Хәер, эш китапның күләмендә түгел, аның эчтәлегендә, ши­гырь­ләрдәге кичерешләрнең сафлыгы һәм ихласлыгында. “Ми­рас”тагы чын шигырьләрнең әһә­мияте андагы фикер тирән­легендә, хис кайнарлыгында, ке­­шеләр язмышын дулкынлан­дыр­гыч дәрәҗәдә чагылдыруында.
Мирзагали Сәетгалиев Бөек Ватан сугышына кадәр үк иҗат итә башлаган. Безне балачакта аның йорт китап­ханәсендәге әдәби китаплар җәлеп итә иде. Мин аларның күбесен укыдым. Үсмерләр мавыгуын белгәнгә күрә, яшәтәй (без аны якын итеп шулай дип йөртә идек) Абдулла Алишның хикәя­ләрен, Марк Твенның “Том Сойер маҗара­лары”, Александр Дю­маның “Өч мушкетёр” әсәрләрен һәм башка авторларны укырга тәкъдим итә иде. Аның матур әдәбиятка мөнәсәбәте, бездә дә, һичнинди үгетләүсез, китапка ихтирам тойгысы тәрбия­ләгәндер, күрә­сең. Үсә төшкәч, гәзитләрдән укып аның шигырь­ләр язуын белдем. Шигырьләр ахырында ташка басылган үзебезнең фамилия тору чиксез горурландыра иде.
Каләм тибрәтү дигәннән. Журналистика ветераны Шәүкәт ага Макулов Башкортстан телевидениесе һәм радиосы коллективларында хәбәрче, мө­хәррир, баш мөхәррир вазыйфаларында эшләде, бик итагатьле, югары мәдәниятле кеше иде. Ул 1940 елда Илеш райо­нының Бишкурай авылында хезмәт юлын укытучы булып башлаган. “Кызыл таң” редак­циясендә (гәзиткә актив язышты) сүз иярә сүз чыккач, Мирзагали Сәетгалиевны мин бик күптәннән беләм, диде. Шуннан соң, очрашкан саен: “Нихәл­ләрең бар? Авылга кайтып йөрисеңме? Әти-әниең таза-исәнме? Мирзагали молодец, яза, шигырьләрен укып барам”, – ди торган иде. Шәүкәт ага сугышка кадәр безнең Иштерәк мәктәбендә эшләгән якын дусты Әсгать Макулов турындагы истәлегендә болай дип язды: “1941 елның язында Әсгать Бишкурайга үзе килеп, мине Иштерәккә кунакка алып китте. Без Иштерәк мәктәбендә үткән әдәби кичәдә катнаштык. Як­шәмбе кич укытучылар мәктәп­нең озын коридорына җыелган ата-аналарга, балаларга концерт күрсәтте. Әсгать матур җырлый иде, аны да җыр­латтылар. Мин мәктәп гармунында үзем белгән көйләрне уйнадым. Иштерәк авылы, Әсгатьнең коллегалары, мәктәп укытучылары миндә иң яхшы тәэссоратлар калдырды. Авыл­ның танылган шагыйре, район гәзите хезмәткәре Мирзагали Сәетгалиев, укытучы Солтан Гыйльданов, мәктәп директоры Әбәдия Нурисламова һәм башкаларны мин һаман да рәхмәт хисләре белән исемдә тотам”.
...Мирзагали Сәетгалиев 1924 елда туган. Иштерәк җидееллык мәктәбен тәмамла­гач, хезмәт юлын башлый. 1942 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби училищены тәмамлагач, фронтка китә. Танк командиры Сәетгалиев канкойгыч сугыш яланында үлем белән күзгә-күз очраша. Авыр яралана. Курск дугасында, Белоруссия, Балтыйк буе илләрен, Польшаны азат итүдә, Кёнигсбергны штурмлауда катнаша. Кызыл Байрак, ике Ватан сугышы һәм Польша Халык Республикасы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң авыл Советында секретарь, Илеш район гәзите “Сталинчы”да бүлек мөдире, Киров исемендәге колхозда бухгалтер һәм ревизия комиссиясе рәисе булып эшлә­де, күп төрле җәмәгать эшләрен алып барды, иҗат белән шөгыльләнде. Вак мәшәкать белән мавыкмады, ыгы-зыгы тудырып көн итмәде. Сабыр холыклы, җор сүзле, уйлы һәм гамьле кеше иде ул. Тормыш юлдашы Мөзәянә Габдулла кызы гомер буе Иш­терәктә балалар укытты. Алар дүрт ул – Нур, Әкъсән, Булат һәм Илдарны тәрбияләп үстер­де, аларга белем бирде, кеше итте.
Мирзагали Сәетгалиевның тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырьләре “Маяк” һәм “Кызыл таң”, “Башкортостан” гәзит­ләрендә еш басылды. Ул шигырь­ләрдә кешелек, ил язмышы хакындагы уйланулар, кешенең үз асылын, тамырларын, яшәү мәгънәсен табуга омтылышы ачык чагыла. Үсмер чакта атасыз калган, катлаулы дәвернең бар авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, шанлы җиңүләрен иңендә күтәргән солдат, граждан һәм шагыйрьнең, әлбәттә, ил язмышы турында сөйләргә хакы бар иде.
...Төштә
туп гөрселдәүләре
Сискәндереп уяндыра.
Ничә елдан соң да һаман
Нигә шулай
шомландыра?
Күзләргә һич йокы керми:
Җир язмышы уйландыра!
Уйлап чыгарылган шигырь­ләр дә була. Сизгер укучы моны шундук тоя. Ә менә җанны ярып чыккан шигырьләрне аның кебек табигый зиһенле, күңеле шигъри җепселләрдән тукыл­ганнар гына яза. Һичнинди пафоссыз әйтем, фәлсәфи тирән­лек тә, публицистик ялкын да бар бу шигырьләрдә. Гомернең тиз үтүе, аның чынга ашмаган хыяллар, буш өметләр, алданулар белән тулы булуы хакында да язды. Үзен бөтен Җир каршында җаваплы тоеп, гасырлардан гасырларга, ки­ләчәк буыннарга калачак мирас турында уйланды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


                                              ***

Мирзагали СӘЕТГАЛИЕВ.

----------------------------

КИТҮЛӘР

 

Кызларга күз сирпергә дә

Кыялмый йөргән чакта,

Киттеләр малайлар яуга,

Туплар үкергән якка.

 

Озатып калды моңаеп,

Аунаган тугайлары,

Киттеләр дә кайтмадылар

Иштерәк малайлары.

 

Уттан алып, суга салып

Сынаганда кешене,

Ут эчендә җебеп йөрү

Егет кеше эшеме?!

 

...Явыз үлем чүпләп алды

Гел бөркет кебекләрне,

Чит-ят җирдә ятып калды

Иштерәк егетләре.

 

Ашкынып кайтты исәннәр.

Бәйләп җанның ярасын,

Эшкә сусаган кулларга

Кот кунмыйрак карасын!

 

Төзер өчен бәхет тулы

Тылсымлы сарайларны,

Борыны белән җир сөрде

Иштерәк агайлары.

 

Тормыш баскычлары текә,

Менү авыр үрләргә,

Казгану фанилык өчен

Иртә кертә гүрләргә.

 

Насыйп итмәгәч табарга

Ырыслы сарайларны,

Язмышка үпкәләп китә

Иштерәк бабайлары.

 

НИ ДИЯРЛӘР?

 

Чал башыңны ташларга орсаң да,

Таш ватылмас, башлар уалыр.

Рәнҗетүләр кисә бәгырьләрне

Газаплар да, бәлки, шуңадыр.

 

Безме инде, дәрьяларын кичеп,

Ут ялмаган юлны узмаган,

Кешеләргә, җанны фида кылып,

Авырлыкта кулны сузмаган.

 

Безме шулай әзер калач ашап

Тир түкмәгән, иген икмәгән.

Корабларда киң җиһанны айкап,

Йолдызларга барып җитмәгән.

 

Без, сантыйлар, дөнья гамен йөкләп,

Текә үргә менмәк булганбыз.

Ашкынуда чама белмәгәнбез,

Шуңадыр да иртә сулганбыз.

 

Соңлап кергән акыл белән хәзер

Заманасын каргап сүгәсең,

Сүгәсең дә... Сабырлы бул, дисең,

Шулай кирәк булган, күрәсең.

 

Үткәннәрне сызып ташлап кына

Булса икән төзеп яңаны...

Безнең өчен беркем тырышмаган,

Бары да хәләл: яхшы-яманы.

 

Бәндә хаталардан хали түгел,

Ялгышулар бардыр, булгандыр.

Тик алар бит үшәнлектән түгел,

Үҗәтлектән килә торгандыр.

 

Юк гаептән аклану көтмәгез,

Аклансыннар рухи җебекләр.

Без бит әле дошман ядрәсенә

Күкрәк киереп барган егетләр!

 

Тормыш тирәгендә болай да бит

Бүртеп чыга ялган бөреләр.

Ашыкмагыз хөкем чыгарырга

Без үлмәгән, әле тереләр!

 

Тарих киштәләрен актарганда,

Безнең арттан килер буыннар

Ни диярләр? Шушы хакта менә

Безгә уйланырга урын бар.

 

ТАТАРЛАРЫМ

 

Чыңгыз белән мир гизгәнсең,

Батудан да калмагансың.

Ук-саңагың, сөңгең белән

“Хәтәр” данын яулагансың.

 

Чәчелгәнсең, сибелгәнсең,

Кыйтгаларны урагансың.

Юлларыңны киң дәрьялар

Бүлә диеп тормагансың.

 

Итил буен төяк итеп,

Зур мәмләкәтләр коргансың,

Башкисәрләргә шом салып,

Котларын алып торгансың.

 

Төзегәнсең, бизәгәнсең,

Хәвеф килсә, менеп атка

Яу чапкансың илең саклап,

Фидаилар исән чакта.

 

Тоякларның дөпелдәве

Ишетелә кебек һаман,

Безгә хәбәр бирә төсле

Кырыс заман, шанлы заман.

 

И татарым! Тарихыңны

Язмасаң да килеп җиткән.

Дастаннарга кереп калган

Гамәлләрең асыл икән.

 

Алышларда бил бирмәгән

Гаярь татар син идең бит,

Кол Галиләр, Акмуллалар

Дантеларга тиң, дидек бит.

Бабаларың каннарының

Кайнарлыгы сүрелгәнме,

Әллә рухи бөеклегең

Янып көлгә күмелгәнме?

 

И татарым!

Үз кулыңда милләтеңне

Хур итсәң дә, зур итсәң дә.

Хафаланып уйга калам:

Халкым, нишләрсең икән, ә?

КОММУНИСТЛАР, АЛГА!

 

Өрәк оча кыйтгалардан кыйтгаларга,

Урын тапмый ояларга кунып ялга,

Чыбыркылап әйди, иблис тынгы бирми:

— Коммунистлар, алга!

Коммунистлар, алга!

 

Без сантыймы онытырга үткәннәрне,

Еллар күкрәгендә калды канлы тамга.

Кремль җәлладлары фәрман биреп торды:

Коммунистлар, алга!

Коммунистлар, алга!

 

Бер гөнаһсыз киселделәр горур башлар.

Калганнары өчен курку салып җанга,

Партбоярлар камчы селкеп бугаз ярды:

Коммунистлар, алга!

Коммунистлар, алга!

 

Гүрендә дә тынгы бирмәс шомлы көчләр,

Кәримнәргә, Хәсәннәргә, Галимҗанга*,

Каберләрен таптап узар сөрән салып:

Коммунистлар, алга!

Коммунистлар, алга!

 

Милләт чәчәкләрен өзгән йонлач куллар

Кем әйтәлер өзмәс диеп тагын алда?

Дөпелдәтеп атлый әнә тимер табан:

Коммунистлар, алга!

Коммунистлар, алга!

 

Безнең гөнаһларны карап торгандырсың,

Кичер, Хода, колларыңнан үчне алма,

Соң булса да тәүбә итү язык түгел.

Ярлыкасын Алла,

Ярлыкасын Алла...

_________________________________

*Тинчурин, Туфан, Ибраһимов.

МИННӘН БАШКА

 Басып торам Җир шарына,

Дулый замана җиле;

Гарасатларны җиңәрлек

Кодрәтле булсаң иде.

 

...Гүя җирнең кендеге мин,

Тилерә исәр хисләр.

Иблис пышылдый аздырып:

— Бу дөнья синсез нишләр?..

 

Миннән башка зәңгәр күктә

Йолдыз кабынмас төсле.

Иртә таңда миләшләргә

Сандугач кунмас төсле.

 

Мин булмасам дөньягызның

Бер чите җитмәс кебек.

Фанилык мәшәкатьләре

Бакый да бетмәс кебек.

 

Мин үлсәм дә, сезнең өчен

Туармы бәллүр таңнар.

Сагыш булып сарылырмы

Болыннарга томаннар?

 

Кышларга киткән торналар

Чит-ят җирдә калмасмы?

Якын түгел бит аралар,

Канатлары талмасмы?

 

Кояш көн дә үзе белеп

Соңламый чыгар микән.

Шартлауларга, тетрәүләргә

Җир шары чыдар микән?

 

Афәт чыкса, таянырлык

Фидаилар булырмы?

Туган җиргә калкан булып,

Безнең кебек торырмы?

 

...Борчылмый ничек түзәсең,

Баса моңсызлар явы;

Азгынлыкка, гамьсезлеккә

Хуш кылып торыргамы?!

 

Яшик әле сер бермичә,

Үч итеп, көлеп кенә.

Сирәк килгән шатлыкларның

Кадерен белеп кенә.

 

— Кирәкле кеше идең дип,

Юатсалар — шул җиткән.

Мактауга саран язмыштан

Бүтәнне өмет итмәм.

 

Дуслар әйтсә сөенермен:

— Изгеләр ише бит ул,

Җанын ярып, дусларына

Өләшер кеше бит ул.

 

Калган гомер — кузлы күмер,

Ялкынлап янсын әле.

Без киткәч, сезгә сагынып

Сөйләргә калсын әле.

 

Мирзагали мирасы
Мирзагали мирасы
Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: