+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 август , 14:00

Зәйнашев мәктәбе

Данлыклы колхоз рәисенең тууына 105 ел тулу уңаеннан.

Зәйнашев мәктәбе
Зәйнашев мәктәбе

Үзбәк Зәйнашев Илеш районының гаҗәеп матур табигатьле Кадер авылында 1919 елның августында дөньяга килә. Әтисе Нәҗих – тирә-якта билгеле шәхес, намуслы, үҗәт һәм көчле кеше булган. Туган төбәгендә сабан туйларда аңа тиң батыр табылмаган, Петроградтагы ярышларда хәтта Иран көрәшчесен дә җиңгән, дип сөйләгәннәр.

Кечкенә Үз­бәк­кә бик ир­тә күп кайгы-хәс­рәт киче­рер­гә туры килә. Аңа нибары 7 яшь чак­та әнисе үлеп китә. Әткә­се дүрт бала бе­лән кала, өл­кәне – Үзбәк, иң кече сабый бер айлык кына. Үз­бәк әтисенең ху­җалыкта төп яр­дәмчесе, се­ңел һәм энелә­ре­нең терәге була.
Гомумән, Зәйнашевлар гаилә­сендә ялкауларны сө­й­миләр, хәтта иң кечкенәләренә дә вазыйфа йөклиләр. Балалар әтиләре сүзеннән чыкмый. Җидееллык мәктәпне һәм тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлагач, Үзбәк Нәҗих улы 1936 елда машина-трактор станциясендә тракторчы булып эшли башлый. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышын Көнбатыш фронтта батарея старшинасы звание­сендә каршылый. Көнбатыш, Воронеж, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша, каты яралана. Гомеренең ахырына кадәр дошман снаря­дының ике кыйпылчыгын тәнендә йөртә.
Туган иле, туган халкы хакына үз-үзен аямыйча күрсәткән батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указлары белән Кызыл Йолдыз ордены, ике “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
1946 елдан Үзбәк Нәҗих улы туган мәктәбендә – хәрби җитәкче, соңрак Базытамак авыл Советы рәисе булып эшли.
Сугыш үзеннән соң миллионлаган корбаннар, кайгы-хәсрәт һәм җимерек­лекләр калдыра. Ул елларда ике өйнең берсендә ятимнәр, ялгыз аналар һәм тол хатыннар була. Авыллар ярым­җимерек хәлдә, тәрәзәләренә аркылы такта кадакланган ташландык өйләр бихисап. Берничә ел чәчелми калган колхоз басуларын алабута һәм чүп үләне баскан. Хөкүмәт авыл хуҗалыгы эшчәннәренә эш коралларын юнәтү, ташландык басуларны яңадан әйләнешкә кертү, терлекчелек тармагын аякка бастыру бурычы куя. Базытамак якларында, хуҗа­лыклар­ның нәтиҗәлелеген күтәрүне максат итеп, якын-тирә авыллардагы җиде колхозны эреләндерү исәбенә Фрунзе исемендәге колхоз барлыкка килә. 1949 елда аның җитәкчесе итеп 30 яшьлек Үзбәк Зәйнашевны сайлап куялар. Ифрат катлаулы чорлар…
1953 елда КПСС Үзәк Комитетының сентябрь пленумында Советлар Союзында авыл хуҗалыгын үстерү максаты куела. Моннан соң колхозларда бик аз гына булса да алга китеш сизелә. Колхозчыларны бердәм максатка туплый ала Үзбәк Зәйнашев. Уртак тырышлык белән хуҗалык эшләрен җайга салалар: хуҗалыкның читән абзарларын яңача төзелгән биналарга алыштыру мөмкинлеге туа, фермалар тотрыклы эшли башлый.
1962 елда Фрунзе исемендәге хуҗалыкны XXII партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртәләр.
Игенчелек һәм терлекчелек тармаклары бу чорда күтәрелеш кичерә: чәчү әйләнешен рациональ гамәлгә кертәләр, авыл хуҗалыгы культура­ларының югары интенсив сортларын кулланалар, югары продуктлы токымлы терлек үрчетәләр. Тора-бара җитештерелә торган продукция күләме өч тапкыр арта. Колхоз күп тапкырлар Бөтенсоюз социалистик ярышларында җиңүче була, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша.
1960-68 елларда колхоз игенчеләре һәр гектардан уртача 22-23 центнер ашлык җыеп ала, 70нче елларда гектар көче 25-30 центнерга кадәр җитә. Дәүләт келәтләренә 95 мең центнер икмәк салына. Монда механиза­торларның, агро­номнарның, бри­гадирларның һәм колхоз рәисенең хезмәте бәһалап бетергесез була. СССР Югары Советы Прези­ди­у­мының 1967 ел­ның 25 маендагы Указы белән авыл хуҗа­лыгы җитеш­те­рүен үстерүдә иреш­кән уңыш­лары өчен XXII партсъезд исе­мендәге хуҗалык Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бү­ләкләнә.
1966 елда “Гектар көче” дигән брошюрасында Үзбәк Зәйнашев җирнең һәр гектарын нәтиҗәле файдалану тәҗрибәсе белән уртаклаша, игенчелек культурасын даими күтәрү, дөрес чәчү әйләнешләре, туфракка ашламалар кертүнең әһәмияте, колхозчыларга хезмәт хакын түләүне оештыру турында җентекләп яза.
Республикада беренчеләрдән булып биредә колхоз хисабына торак йортлар, мәдәният йорты, механикалаштырылган ындыр табаклары, склад һәм терлекчелек биналары, мәктәпләр, балалар бакчалары, көнкүреш объектлары төзелә. Шулай итеп, кайчандыр артта калган колхоз лидерлыкка чыга һәм Илеш районындагы иң яхшы хуҗалыкларның берсенә әверелә.
Җитәкче буларак, Үзбәк Зәйнашев хезмәт кешесен һәрчак беренче планга куя. Уңышлы колхоз рәисе булуының сере – җитәкченең колхозчыга хөрмәтендә. Ул беркайчан да кешеләр кайгысына битараф калмый, ярдәм итәргә тырыша, буш вәгъдәләр бирми, үтенеч белән килгән берәүгә дә “юк” дими. Колхоз рәисе буларак ул беркайчан да авыл халкы артыннан каравыллап йөрми. Һәр кеше әйбәт яшәсен өчен тырыша. Кыскасы, ул тәҗрибәле, киң эрудицияле, оста оештыручы, әйткән сүзен үтәтә торган, күп яклап үрнәк алырлык, өйрәнерлек җитәкче була. Төгәл, саф күңелле, әдәпле, бик тә гадел, кешелекле, районда зур хөрмәткә лаек шәхес иде.
Үзбәк Зәйнашев үз хуҗалыгын үстерүгә генә түгел, бөтен районга тон бирә. Ул эшләгән елларда районда “Зәйнашевның алдынгы тәҗрибә мәктәбе” эшли.
Хатыны Саҗидә белән алар 1946 елда өйләнешәләр. Саҗидә апа йомшак, тыныч, аз сүзле кеше була. Икесе дә гадәттән тыш хезмәт сөючән әти белән әни дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, балаларга аякка басарга булышалар, аларны үз эше өчен җавап­лылыкка, хезмәт сөючән­леккә һәм намуслылыкка өйрәтәләр.
Үзбәк Зәйнашев 30 елга якын хуҗалык белән җитәкчелек итә. КПССның Башкортстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана, 1962-66 елларда СССР Югары Советы депутаты, КПССның XXI, XXII, XXIII съезды делегаты була, берничә тапкыр БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, БАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы була. Аның казанышлары Ватан тарафыннан югары бәяләнә: Ленин, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе”, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнә.
Курку белмәс яугир, данлыклы игенче, тынгысыз җитәкче, сөекле ата һәм үрнәкле ветеран 1986 елда вафат булды.

Идрис МӨДӘРИСОВ.
Илеш районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: