Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның (1825-1902) шәҗәрәсе литография ысулы белән беренче мәртәбә И. С. Перов матбагасында 1880 елда 200 нөсхәдә бастырыла. Басманың үзендә күрсәтелгәнчә, аны галим энесе Габделкави (1833-1901) белән берлектә төзегән. Алар уйлаганча, ирләр ягын дәвам итүчеләр — сары төстәге яфрак рәвешендә, ә хатын-кызлар ягы кызыл төс белән күрсәтелергә тиеш була. Ләкин чынлыкта эш киресенчә башкарылган. Литография ысулы белән нәшер ителгән икенче шәҗәрә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас фондында саклана. Ул К. Насыйриның әтисе ягыннан дәү әнисеннән башлана. Анда галимнең агасы Габделхәй Насыйри (1820-90) һәм ике буын туганнары теркәлгән.
К. Насыйриның Казан (Идел буе) федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә 815 сан белән сакланучы документлары арасында аның туганнарының аерым шәҗәрәләре саклана. Ләкин ачыкланганча, галим нәселдәшләренең туу һәм вафат булуы турындагы фактлар бик аз күрсәтелгән. Метрика язмаларының һәм ревизия материалларының тулы булмавы шулай ук бу мәсьәләне катлауландыра.
Мөселман мәхәлләләрендә метрика дәфтәрләре Ырынбур төбәгендә — 1828 елда, ә Казан губернасы Зөя өязендә 1833 елда гамәлгә кертелә башлый. Кече Шырдан авылы мәчетенең 1833-79 еллардагы метрика дәфтәрләре хәзерге татар алфавитына күчерелгән һәм бу киң даирә укучылар тарафыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Әйтик, без аннан крестьян Габделнасыйр гаиләсендә 1833 елның 9 маенда Габделкави, ягъни К. Насыйриның энесе туганлыгын беләбез.
Хәзерге Русия Федерациясе территориясендә халык исәбен ала башлау, билгеле булганча, Алтын Урда чорларына барып тоташа. Бу традиция XV гасырда язу кенәгәләре барлыкка килүгә сәбәп була. Алар ХVII йөздә исәп алу кенәгәләренә алмаштырыла, ә ХVIII йөздә аның яңа формасы, ягъни ревизия кертелә. Дәүләт аны җан башыннан салым алу һәм хәрби бурычны үтәтү максатында оештыра.
Русиядә барлыгы 10 ревизия үткәрелә; аның беренче икесендә бары тик ир-атлар гына теркәлгән, ә өченчесендә хатын-кызлар да исәпкә алынган.
1834 елгы ревизия материалларында Габделнасыйр Хөсәеновның (1786-1871) балалары теркәлгән графада икенче булып Габделкаюм язылган һәм аның 7 яшьтә булганлыгы күрсәтелгән. Чынлыкта исә аңа 9 яшь була.
Казан университетының инде югарыда аталган китапханәсендә К. Насыйрига 1857 елда 1 августка кадәр туган авылына каникулга кайту өчен бирелгән паспорт бар. Әйтергә кирәк, 1832 елда Русия империясендә паспортлар һәм качаклар турында Уставлар җыентыгы төзелә. Аның нигезендә барлык катлам вәкилләре дә паспорт алырга тиеш була, чөнки ансыз беркемгә дә даими яшәгән урыныннан читкә китәргә рөхсәт ителмәгән.
ХIХ гасырдан яшәү урыныннан аз вакытка китеп тору өчен паспорт алу өчен махсус оешма төзелә. Мәсәлән, 1814 елда Әстерхан шәһәренә бару өчен К. Насыйриның әтисе Габделнасыйр Хөсәеновка кыяфәте тасвирланган һәм яше күрсәтелгән шундый паспорт бирелә.
1897 елның 28 гыйнварында җан башына салым түләтү һәм хәрби бурычны үтәтү турындагы закон гамәлдән чыгарылгач, Русия империясе территориясендә беренче тапкыр халык исәбен алу үткәрелә. Казан губернасында яшәгән мөселманнар бу чараның күңелсез нәтиҗәләргә китерергә ихтимал булуы турында мөрәҗәгатьләр белән чыга.
Мондый мөрәҗәгатьләр Казан һәм шулай ук Вятка губерналарында киң таралыш ала. Борчылуларны бетерү өчен губернаторлар, халык исәбен алуның максатларын аңлатып, махсус брошюралар төзеп тарата. Әмма бу исәп алу документларында К. Насыйриның теркәлүе турында мәгълүмат юк.
1898 елның 22 июнендә К. Насыйрига соңгы тапкыр паспорт бирелә. Аның гамәлдә булу вакыты биш ел һәм хуҗасының 69 яшьтә икәнлеге күрсәтелгән. Ләкин, билгеле булганча, ул вакытта аңа тулы 73 яшь була.
Паспорттагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләме соң?
Паспортның беренче битендә Мөхәммәтбәдигъ Хөсәеновның кулы белән шулай язып куелган: “Туды 1825нче сәнә. Вафат 1902, 77 яшендә булыр”.
Паспортның биш елга бирелү фактын истә тотып, аны тутыручы тарафыннан мәгълүмат искесеннән генә күчерелүе дә ихтимал. Күрәсең, өлкәнәйган галим андый буталчыкка артык игътибар итмәгән. Чөнки ул каядыр баруларны инде күз алдында тотмаган булса кирәк.
Даими яшәү урыны булу һәм анда исәптә тору читкә чыгып йөрүләр өчен генә түгел, ә эшкә урнашканда да мөһим булган. К. Насыйриның бу паспортында аның Поперечно-Сенная (хәзер Париж Коммунасы) урамындагы Хөсәенов йортында яшәгәнлеге күрсәтелгән, әмма ул биш яшькә яшәртелгән булып чыга.
Мәгърифәтченең туган елы турындагы буталчыклар турында әдәбият галиме М. Гайнетдинов (1929-2013) үзенең “Каюм Насыйри: шәхес һәм иҗат” дигән мәкаләсендә шулай яза: “Хәтта туган елы да 100 еллыгына әзерләнү процессында очраклы рәвештә әтисе күчергән “Әмин тәзәк” дигән китапта әтисенең бу хакта язмасына юлыгып кына фәнни төгәллеккә китерелә. Шуңарчы 1823 яки 1824 ел дип санап йөрткәннәр. Әтиләренең 1823 елда туган Габделкаюм исемле малайлары булган икән. Ул 1824 елда вафат була. 1825 елда тагын бер малай дөньяга килгәч, вафат сабыйлары истәлегенә аңа да Габделкаюм дип исем куялар”.
Дөрестән дә, кайбер чыганакларда, аерым алганда К. Насыйриның вафатына егерме ел тулу уңае белән нәшер ителгән җыентыкта (1922), әдәбиятчы Г. Рәхим аны 1824 елда туган дип күрсәтә.
Зөя өязе Югары (Кече) Шырдан авылында 1874 елның 15 февралендә мәчеткә азанчы итеп Хөснетдин Вәлиуллинны сайлау турында мәхәллә җыены карарының беренче битендә К. Насыйри турында да мәгълүмат китерелә. Документтан күренгәнчә, мәчеттә азанчы булмау сәбәпле, мулла Габделкаюм Габделнасыйр улы Хөсәенов бу уңай белән эш башкаруда авырлык кичерә. Ахырда азанчы итеп бертавыштан Х. Вәлиуллин сайлануы турында авылның указлы мулласы Кавиның, ягъни К. Насыйриның бертуган энесенең имзасы куелган.
Х. Вәлиуллин Диния нәзарәтендә тиешле сынау үтә һәм 2 сум көмеш акча, ә шәһадәтнамә алганда 1 сум 20 тиен пошлина түли.
Биредә К. Насыйриның мулла итеп күрсәтелүендә ниндидер ялгышлык киткән булса кирәк. Дөрес, аның Уфада Диния нәзарәтендә имамлыкка имтихан тотуы турында кайбер замандашларының истәлекләрендә язылган. Ә бу хакта Башкортстан Республикасының Дәүләт архивында документ саклана һәм анда 1876 елның июлендә Габделкаюм Габделнасыйр улының Кече Шырдан авылы мәчетенә имам итеп билгеләнүе күрсәтелгән. Әмма алар соңыннан сызып ташланган... Гомумән, аның кайда да булса мулла булганлыгы турында мәгълүмат юк.
Шулай итеп, К. Насыйриның биографиясе шактый өйрәнелгән булуына карамастан, әле һаман “ак таплар” күзәтелә. Ике йөз елдан соң да аның тормышы киләчәк буыннар тарафыннан сәхифәләре ачыкланырга тиешле серле китап булып кала.
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы,
Эльмира ХУҖИЕВА,
Каюм Насыйри музее хезмәткәре.
Казан шәһәре.