+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 ноябрь 2014, 22:10

Көчле ул, файдалы ул, җитди ул... реклама!

“Чүп ташлыйсың икән, дуңгыз булып мыркылда!” Шәһәр транспортында шундый язу күзегезгә ташланганы булдымы? Бу — социаль рекламаның бер мисалы.

Социаль реклама — чагыштырмача, яңа төшенчә. Әмма мөһим, актуаль һәм бик тә кирәкле ул. Кайчагында сүз белән сәгать буе аңлатырдай мәгълүматны гади бер сурәт, яки кыска гына видеосюжет әйтеп бирә. Дөрес вакытта күрсәтелгән дөрес эчтәлекле реклама җәмгыятькә шактый файда китерергә, начар гадәтләрдән арынырга ярдәм итә ала.
“Шәһәр мохите” социаль реклама фестивале Уфада унынчы тапкыр узды. Юбилей фестиваленең үзенчәлеге шарларда, котлауларда, бүләкләрдә генә түгел, ә киң резонанс алуда да булгандыр.
Фестивальне тантаналы ачу Милли яшьләр театрында узды. “Шәһәр мохите”нең шәһәр мохитендә нинди урын алуы шунда тәб­рикләүчеләрнең чыгышлары аша ачык чагылды. Шунда ук җыелучылар матбугат кон­фе­ренциясендә катнашты. Журналистларның сорауларына чарага турыдан-туры бәйле кешеләр — оештыручылар, багучылар җавап бирде. Аннары социаль реклама өлкәсенә кагылышлы осталык дәресләре узды.
Кич шул ук театрда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Фестиваль кунакларын Президент Хакимиятенең матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе начальнигы Артем Вәлиев тәбрикләде.
Иң яхшы авторларга бүләкләрне Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, аның урынбасары Марат Газизов, фестивальнең жюри рәисе Гюзелла Николайшвили, башка жюри әгъзалары һәм фестивальнең партнерлары тапшырды.
Быелгы фестиваль конкурсына 433 эш кабул ителгән. Бәйгедә, Уфадан тыш, Калининград, Санкт-Петербург, Мәскәү, Владимир, Иваново, Киров, Воронеж, Армавир, Саратов, Самара, Ижевск, Пермь, Хабаровск һәм башка шәһәрләрдән катнаштылар.
Конкурс тугыз номи­нациядә узды. Реклама осталарының гына түгел, студентлар һәм бәйсез авторларның эшләре дә бәяләнде.
“Комплекслы реклама һәм социаль өлкәдә PR-кампания” номинациясендә Светлана Наумова (Уфа, “Профессионал” категориясе), Владимир Куликов (Мәскәү, студент), Элина Лазарева (Уфа, бәйсез автор) билгеләнделәр.
Иң яхшы социаль акция сценариен тәкъдим итүче булып Айрат Гыйльманов (Уфа, профессионал) белән Артем Аванесов (Армавир, студент) танылды.
“Социаль интернет-реклама” номи­нациясендә Антон Коченевскийның “Балалар — Интернетта” проекты җиңде.
“Социаль фоторәсем” номинациясендә уфалылар гына җиңү яулады: Марина Демченко (студент), Дмитрий Айчуаков (бәйсез автор).
“Социаль юнәлештәге полиграфия продукциясе” номинациясендә Омск студентлары Нина Проселкова белән Никита Зубарев, Уфадан Илдар Вәлишин билгеләнде.
“Тышкы реклама” осталары итеп Уфадан Анна Блохина белән Аделина Миңнебаева, Харьковтан Елена Максимова аталды.
Иң яхшы “Социаль аудиоролик/ аудиороликлар сериясе” өчен Уфадан Антон Хохлов, ә видеономинациядә Мәскәүдән Татьяна Ефимова (профессионал), Уфадан Степан Масычев (студент) һәм Хабаровскидан Павел Павлов (бәйсез автор) бүләкләнделәр.
Нәтиҗәдә, беренчелек Павел Павлов (Хабаровск) белән Елена Максимовага (Харьков), икенче урын Степан Масычев (Уфа) белән Антон Коченевскийга (Омск), өченче урын Светлана Наумовага (Уфа) бирелде. Аларга 20-40 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылды. Гран-при ияләре Нина Проселкова белән Никита Зубарев (Омск) җиңүче титулын һәм 50 мең сум премия алды.
Читайте нас: