+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 февраль 2015, 22:07

“Мин үлеп терелдем...”

Архангель районындагы “Инҗәр” тернәкләндерү үзәге — наркоманнарның һәм эчкечеләрнең соңгы өмете.— Сезнең алдыгызда бер тапкыр, ә бәлки мең кабат, үлеп терелгән кеше басып тора. Миңа 34 яшь, шуның 17 елын наркотик колы булып яшәдем. Бәлки бәхетемәдер, минем чор үсемлектән эшләнгән героин заманына туры килде. Шуңа шушы кадәр стажга ия булып та исән калганмындыр. Ә наркотик куллануым “крокодил”, бүгенге спайслар, тозлар вакытына туры килсә, мин инде әллә кайчан җир астында булыр идем. Болай да күрмәгән калмады, акылдан язу чигенә җиттем...

Читайте нас: