2011 елдан сабыйларны электрон адрес аша чиратка теркәү җайга салынды. Башкалада әни кеше өеннән чыкмыйча баласын чиратка куя ала. Андый мөмкинлек булмаса, мәгариф бүлегенә барып, чират тормыйча гариза язарга да мөмкин. Мәсәлән, декрет ялындагы Олеся Низамова үткән ел августта туган икенче баласы Арсланны 7322нче итеп теркәгән. Аңа 3 яшь тулгач, юллама булачагына ышана ул. Уфаның берничә районының мәгариф бүлекләренә шалтыраткач та, агымдагы елның 1 сентябренә өч яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыруга чират бетәчәк, диделәр. Тик ничек? Кыска вакыт эчендә яңа биналар ачыпмы? Я булмаса, төркемдәге 20 бала урынына 40ны алыпмы? 5 яшьлек Лариса Солтанованың төркемендә, мәсәлән, 39 бала исәпләнә. Социаль челтәрләрдә фикер алышучы яшь әниләр форумында да бу турыда әйтелә. Башкаланың күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әлеге вакытта төркемнәрдә балалар саны арта. “Роспотребнадзор”ның 2013 елның 10 гыйнвар хатында төгәл аңлатма бирелми, игътибарны исемлеккә түгел, ә балаларның чынында ничек йөрешенә юнәлтергә кушыла. Янәсе, барыбер сабыйларның исемлектә торган кырыгы да йөрми. Ә йөрсә?! Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр аларны караган тәрбиячеләрнең барлык балага да игътибар җиткерә алуы шикле. Балалар бит кечкенә, шук, арада төрле холыклысы бар.
Ел башыннан балалар бакчаларына түләү дә артты. Үткән ел бакчада бер көн булу 62 сум торса, быелдан ул 102 сум. Һәр ел башыннан бәяләр үзгәрә, әлбәттә, ләкин кинәт аларның ике тапкыр диярлек артуы ташламадан файдаланмаучы, компенсация алмаучы ата-аналарга авырга туры килә.
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң иртән ашыга-ашыга балалар бакчасына керсәк, хак арту турында игълан һәм узган елның 31 декабрендә кул куелган шәһәр хакимияте башлыгы карары күчермәсе эленеп тора. Мәгариф бүлегенә декабрьдә бу мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып барылды, балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары үтте дип отчет бирелгән. Кырык бала белән бәйрәмгә әзерләнеп мәш килгән тәрбиячеләрнең, бакча мөдиренең җыелыш үткәрергә вакыты калмагандыр инде, дигән нәтиҗәгә килдек. “Ник шулай кинәт хакны күтәрдегез?” дигән сорауга, “Азык-төлеккә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты бит”, дип җавап бирделәр. Игъланга барысы да тәфсилләп язылган. Шәп ысул. Җыелыш булса, мең сорау бирелер иде.
Сайтта без түләгән акчаның тәгаенләнеше түбәндәгечә бүленгән: учреждениенең матди-техник базасын үстерүгә — 7 сум (элек 1,6 сум булган), хезмәткәрләрнең эш хакына — 24 сум (11,5 сум), азык-төлеккә 75 сум (45 сум).
Баласын калдырырга урыны булмаган ата-ана, хаклар артуга карамастан, анысын да түләр. Чиратларны бетерү өчен төркемнәрдә балалар санын арттыру сыйфатта чагылыш тапмасмы? Билгеле ки, бала беренче сыйныфка әзерлек белән барырга тиеш. Өстәмә урыннар, төркемнәр булдырылган бакчаларда сабыйларның бу таләпләргә җавап бирә алачагын әйтү кыен.
Һәр ел башыннан бәяләр үзгәрә, әлбәттә, ләкин кинәт аларның ике тапкыр диярлек артуы ташламадан файдаланмаучы, компенсация алмаучы ата-аналарга авырга туры килә.