+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 март 2015, 21:55

Талантлы яшьләр — илебез киләчәге

Соңгы ун елда 1400гә якын кеше сәләтен үстерүгә дәүләт ярдәме алган.Кичә “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектының “Талантлы яшьләргә — дәүләт ярдәме” юнәлеше буенча сәләтле яшьләргә һәм укытучыларга премияләр тапшыру тантанасы узды. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Александр Семак катнашты.

“Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты рәсми органнар һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын яшьләр проблемаларына юнәлтү чарасы булып тора. Аның максаты — мәгарифне үстерүнең әйдәүче юнәлешләре буенча системалы үзгәрешләрне дәртләндерү.
— Әлеге проект гамәлгә ашырыла башлаганнан алып бу премиягә меңнән артык кеше лаек булды. Талантлы яшьләребез белән республика горурлана. Бу бүләк киләчәктә зур уңышлар башлангычы булып торсын иде. Булдыклы яшьләрне әзерләүче педагогларга зур рәхмәт, — диде Әлфис Гаязов.
Зөһрә Рәхмәтуллина да залдагы яшьләр белән горурлануын белдерде:
— Миңа чит ил парламентарийлары белән тәҗрибә уртаклашырга туры килә. Һичшиксез, илебез мәгарифе — иң югары ноктада! Сезнең кебек яшьләр белән иртәгәсе көнебез якты булачак, — диде ул.
Олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре социаль әһәмияткә ия һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат һәм уку-тикшеренү, һөнәри осталык, сәнгать, спорт номинацияләре буенча билгеләнде.
Премия абыйлы-энеле Рәфис һәм Алмаз Сирусиннарга да тапшырылды. Рәфис Тольяттида узган “Студентлар язы” Бөтенрусия конкурсында икенче урын яулаган, ә Алмаз “Озын көй”дә беренчелекне алган.
— Көчле көндәшләр арасында урын яулау җиңелдән булмады. Жюри әгъзалары мин башкарган “Сибай” башкорт җырын югары бәяләде. Конкурска бару мөмкинлеге биргән өчен республика җитәк­челегенә зур рәхмәт белдерәм, — ди җиңүче Рәфис Сирусин.
Тагын да куанычлысы шул, җиңүчеләрнең укытучылары да бүләкләнә. Узган елда Башкортстан Президенты премиясенә 104 педагог лаек булган.
Читайте нас: