+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 март 2015, 23:41

Дөньялардан китмә үзең теләп...

Суицидларга бәйле хәл Башкортстанда да кискен кала.Интернет аша төрле шәһәрләрдә яшәүче кыз белән егет таныша. Языша торгач, бер-берсенә бик тә якын кешеләр икәнлекләрен аңлыйлар. Дөньяга, тормышка карашлары бертөрле, икесенең дә... яшисе килми. Ниһаять, төпле бер карарга килеп, очрашырга сөйләшәләр. Аларның шәһәрләре арасында уртада урнашкан шәһәрне сайлыйлар, билгеләнгән көнне барып, кунакханәдә икесенә бер номер алалар. Ярты сәгать үтәр-үтмәстән алар җитәкләшеп тәрәзәдән ташлана...

Әлеге мисалны Мәскәү федераль психиатрия һәм наркомания медицина-тикшеренү үзәге профессоры Борис Положий китерде. Үткән атнада ул респуб­лика­ның 90га якын нарколог, психолог, психиатрына Республика психотерапия үзәгендә суицид буенча лекцияләр укыды.
— Кызганычка каршы, сезнең төбәктә дә бу өлкәдә хәлләр мактанырлык түгел. Русиядә суицидлар буенча Башкортстан икенче унлыкта, — диде Борис Сергеевич. — Суицидка каршы анык психологик ярдәм булдырырга кирәк.
Профессор сөйләвенчә, суицидның үзенчәлекле төрләре дә бар икән. Мәсәлән, альтруистик суицид. Бу очракта кеше ниндидер югары рухи кыйммәтләр хакына, яки кемнедер яклап һәм саклап, үз-үзен корбан итә. Ә менә автоцид — руль артындагы кешенең аңлы рәвештә үз-үзен автоһәлакәттә үтерүе. Суцид-уен, хроник суицидларны да билгеләп үтте Борис Сергеевич. Беренчесе үлем белән шаяру булса (мәсәлән, нәрсәгәдер ирешү өчен үз-үземне үтерәм дип куркыту, хәтта, коткарасыларын алдан белеп, аны эшләп тә карау), икенчесе кешенең үз-үзен бетерә торган тотышы — алкоголизм, наркомания һ.б. Институциональ суицид — теге яки бу социаль яисә дини оешмаларда кабул ителгәнчә үлү. Мәсәлән, безнең эраның беренче гасырында бер мең яһүднең коллыкка каршы протест белдереп, үз-үзен берьюлы үтерүе билгеле.
Шулай ук Япониядәге “харакири”. Гомумән, суицидлар буенча Япония дөньяда лидер булып тора. Үз-үзен үтерергә теләүчеләрнең интернет-клублары да иң беренче булып 90нчы еллар ахырында нәкъ Япониядә барлыкка килгән. Хәзер, кызганычка каршы, аянычлы адымга барырга теләүчеләр өчен Интернетта хәтта махсус пособиеләр дә бар...
Суицидтан ничек сакланырга соң? Якыннарыңны ничек коткарырга? Бу уңайдан аның сәбәпләрен дә билгеләп үтте профессор. Беренчесе — нәселдә бу адымга баручылар булу. Икенчесе — ниндидер психик тайпылыш күзәтелү. Өченчесе — холык үзенчәлеге. Стрессларга бирешә торган, йомшак холыклы кешеләргә игътибарлырак булу мөһим.
Республика психотерапия үзәгенең баш табибы Илгиз Тимербулатов соңгы елларда акрын булса да суицидлар санының кимүе күзәтелүен әйтте. Бу уңайдан өч ел элек ачылган әлеге үзәкнең әһәмияте булуын да билгеләде.
— 2012 елда без Русиядә җиденче урында торсак, хәзер — ундүртенче. Алга китеш елына дүрт кенә процент тәшкил итсә дә, әлеге очракта бу начар сан түгел, — диде Илгиз Фәрит улы.

Республикада суицидларны киметү өчен иң беренче чиратта авыллардагы эчкечелек белән көрәшергә, аны бетерү буенча анык, төпле программа булдырырга, балаларыбызга игътибарлырак булырга, мәктәпләрдә психологларны арттырырга кирәк.
Читайте нас: