+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 Май 2015, 21:59

Русиядә тиңе юк!

Башкалада инвалидлар өчен илдә беренче махсуслашкан теннис корты ачылды.Уфаның 13нче махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә теннис корты эшли башлады. Аны ачу тантанасында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары, Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов, башка җитәкчеләр катнашты.

Спорт корылмасы алдынгы технологияләр нигезендә һәм энергия саклаучы материал­лар­дан төзелгән. Әлегә ул – Русиядә бердәнбер. Корыл­ма мөмкинлекләре чикле спортчыларга коляскада теннис уйнарга мөмкинлек бирә. Малайлар һәм кызлар өчен аерым, махсус шартларга яраклаштырылган душ кабиналары, тоткычлар, иркен тренажерлар залы, медицина хезмәткәрләре һәм тренерлар өчен аерым бүлмәләр булу аны тагын да уңайлырак итә.
Биредә адаптацияле физик культура буенча билгеле белгеч, югары категорияле укытучы-тренер Вячеслав Шамаев эшли. Ул фәкать йөрәге кушуы буенча инвалидлар өчен спорт юнәлешен өйрәнә һәм Русиядә иң көчле коляскадагы теннисчылар командасы туплый, булачак чемпионнар тәрбияли һәм инвалид балаларга тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итә. Алар арасында Русия җыелма коман­дасына кергән Илдус Шәй­хисла­мов, Тимерхан Хәмәт­динов, Альберт Скворцов, Артур Сәет­гәрәев, Ольга Лавриненко, Динара Сабитова һәм башкалар бар.
– Коляскадагы теннис – мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ярыйсы ук катлаулы спорт төре, – ди Вячеслав Шамаев. – Корт буйлап коляскада шәп йөрү, ракетканы нык тоту, яхшы координациягә ирешү җиңел түгел. Әмма тырышлык булганда, барысын да эшләрбез!
Без аерым бер горурлык белән Башкортстанның дәүләт флагы төсендәге спорт ки­емнәре киябез. Анда урыс һәм инглиз телләрендә “Башкортостан–Уфа” дип язылган. Шул рәвешле, без шөгыль­ләнгән спорт төре һәм җиңү­ләребез аша республи­каны бөтен дөнья таный.
Теннис корты бик кыска вакыт эчендә – сигез айда төзелгән. Төзелеш эшләре Максатлы социаль программалар фонды заказы буенча “Транснефть” акционерлар компаниясе акчасына “МонолитПроектСтрой” компаниясе тарафыннан башкарылган. Би­наның гомум мәйданы – 810 квадрат метр, ә теннис корты – 18х36 метр. Объектны төзү 10 миллион сумга төшкән.
Яшь спортчылар фикерен­чә, тырышлык бушка китмәячәк, алда тагын да зуррак җиңүләр булачак. Алар кунакларга кортта үзләренең осталыгын күрсәтте. Данлыклы спортчы Ирек Зарипов аларга сок­ла­нуын яшермәде:
– Бу балалар үзләрендә урында ятмаска, аннан күтә­релү генә түгел, ә спорт ярышлары пьедесталына менәргә дә көч тапкан, – диде ул. – Бүген алар үзләрен республикада гына түгел, илдә дә таныта.
Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Олег Ротов әйтүенчә, әлеге теннис кортында 13нче интернат укучы­лары гына түгел, ә башкала һәм республика спортчылары да шөгыльләнә алачак, бире­дәге шартлар төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары үткәрү мөм­кинлеге бирә.
Мөмкинлекләре чикле спорт­чыларга һәр җиңү ике­ләтә-өчләтә авыррак бирелә. Егәрлелек кенә түгел, батырлык үрнәге дә булган егет-кызларга рух ныклыгы, яңа җиңүләр телисе килә.
Читайте нас: