+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 июнь 2015, 22:18

Без авылда калабыз!

Краснокама районы яшьләре шулай ди.— Ә нигә калмаска? Шөкер, юллар асфальт, йортларга газ үткән, суы өйгә кергән, саф һава үзе генә ни тора?! Безгә, өч балалы гаиләгә, бу бик мөһим. Өстәвенә, бакча булачак. Бала-чаганы үзең үстергән яшелчә-җимеш белән тукландыру хәерле. Мондый хәстәрлек өчен Хөкүмәткә зур рәхмәт, — ди Никольск авылында яшәүче Людмила Шәйдуллина.

Люда “Заря” хуҗалыгында савучы булып эшли. Аларның гаиләсе шушы көннәрдә, башка бәхетле яшь белгечләр белән беррәттән, “2017 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль программасы буенча авылда торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләүләр бирү турында сертификат алды.
— Тормышын авыл белән бәйләргә теләүчеләргә мондый ярдәм күрсәтелү хуплауга лаек. Илебез сәясәте алга таба да шулай дәвам итсә, сүнеп барган авылларга янә җан керәчәк, аларда, яшь гаиләләр саны артачак, — дип аңа кушыла “Алга” токымчылык заводы агрономы, яшь белгеч Марсель Зарипов.
Сертификатка ия булучылар арасында социаль өлкәдә — мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүчеләр дә бар.
Районда яшь белгечләр белән эшләүгә, аларның торак шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Биредә “Авылның социаль үсеше”, югарыда телгә алган “2017 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” максатлы программалары буенча аеруча актив эш алып барыла. Әлеге Программалар гамәлгә кергәннән соң районда барлыгы 130 гаилә 89 миллион 972 сумлык социаль түләү алган һәм үзләренең торак шартларын яхшырткан. Шуларның иллегә якыны агросәнәгать комплексында эшли, калганнары — социаль өлкә хезмәткәрләре.
— Районда матур йортлар салып, игелекле балалар үстереп, тырыш хезмәт итеп, сез Краснокаманы тагын да матуррак һәм уңышлырак, яхшырак һәм төзегрәк итәрсез дип ышанабыз, — диде сертификатларны тапшыру тантанасында район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин. Ә бәхетле яшьләр моның шулай булачагына ышандырды.
Читайте нас: