+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 сентябрь 2015, 21:14

Адреслы ярдәм сыер бәясеннән ким түгел

Нәрсә ул социаль контракт һәм аңа кемнәр дәгъва итә ала?Аграр җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның роле елдан-ел үсә. Узган елда, мәсәлән, Башкортстанда тулай авыл хуҗалыгы җитештерүендә аларның өлеше 60 процентка җитте. Әлбәттә, илнең төрле төбәкләрендә хәл төрлечә. Бу, республика икътисадының күптармаклы булуы белән беррәттән, халыкның 40 проценты авылда яшәвен һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә Хөкүмәт ярдәменең дә тоемлы булуын күрсәтә.Шәхси ихаталар республиканың азык-төлек базарын тулыландыруга зур өлеш кертә. Билгеле, ул башкала яисә район үзәкләрендә даими үткәрелүче ярминкәләр белән генә чикләнми. Уфа шәһәр хакимияте әзерләгән мәгълү­матларга караганда, башкала кибетләрендә генә түгел, зур сәүдә челтәрләрендә дә авыл продукциясенең гомум күрсәткечтәге урыны үсә. Шул ук вакытта, соңгы елларда авылда яшәүче һәм социаль яклауга мохтаҗ категориягә керүчеләргә Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән адреслы ярдәм дистәләрчә мең кешене эшле итәргә мөмкинлек бирде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану коми­тетының чираттагы утырышында сүз шул хакта барды.

Башкортстанда социаль, сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны тәэ­мин итүдә авыл һәм аграр җитештерү һәрвакыт мөһим урын тотты. Респуб­ли­каның илдә ышанычлы аграр төбәк булуы әлеге юнәлештәге мөһим проектларны һәм программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Аграр реформалар чорындагы сынауларда авыл чыныкты. Ирешел­гән­нәрне югалтмыйча, без ил күлә­мендә бәян ителгән гомумдәүләт проектларын гамәлгә кертә алдык. Алар, нигездә, аграр предприятиеләрне үстерүгә юнәлтелсә дә, асылы авылларны ныгытуга һәм анда яшәүче­ләр­нең эш һәм яшәеш шартларын ях­шыртуга кайтып калды. Билгеле, элек тә, хәзер дә авылда гомер итү­челәрнең барысы да шәхси ихаталардан керем алу максаты белән генә дөнья көтми. Гадәттә, үз ихтыяҗ­ларыннан артып калганы базарга чыгара.

— Соңгы елларда республикада авылда яшәүче аз тәэмин ителүче гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарылды, — диде утырышта комитет рәисе Рәсүл Госманов. — Бер ел элек Башкортстанда әлеге категориягә керүче гражданнарга социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтү технологиясе кертелде, ягъни дәүләт тарафыннан бирелгән “старт капиталы” ярдәмендә аз тәэмин ителүче гражданнар шәхси ихаталары мөмкинлеген үстерә алачак. Шунысы да мөһим: социаль контракт буенча үз эшеңне ачуда һәм шәхси эшкуарлык белән шөгыль­лә­нүдә, халыкны эш белән тәэмин итү органнары аша һөнәри белем бирүдә булышлык күрсәтү дә каралган. Былтыр республика буенча теркәлгән 1407 социаль контрактның 1350се (95,9 проценты) шәхси хуҗалыкларны алып бару максатына хезмәт итә.

Социаль контракт буенча дәүләт ярдәме республикада Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы аша күрсәтелә. Аңа түбәндәге катего­риядәге гражданнар дәгъва итә ала:

*күпбалалы гаиләләр;
*тулы булмаган гаиләләр (әтисе яки әнисе генә тәрбияләүче балалар)
*баланы опекага алган гаиләләр;
*инвалид баласы булган гаиләләр;
*әтисе яисә әнисе, яисә икесе дә инвалид булган балалы гаиләләр;
*ялгыз яшәүче хезмәткә яраклы 18 яшьтән алып 60 яшькәчә ирләр, 18 яшьтән 55 яшькәчә хатын-кызлар.


Телгә алынган социаль контракт нинди максатлар өчен бирелә, дигән сорауга республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы шундый аңлатма бирде. Хөкүмәт биргән акча аңа кадәр шәхси эшкуарлык эше белән шөгыльләнеп тә рәсми теркәлмәгән очракта үз эшеңне ачарга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, бу мөмкин­лекнең авылда шәхси хуҗалык тоту һәм аны үстерүгә этәргеч бирүе аеруча мөһим. Бу акчага сыер малы, дуңгыз, сарыклар, кош-корт, аларга мал азыгы сатып алып булачак. Бакчачылык һәм умартачылык шөгыленә тотынырга теләүчеләргә дә ул зур ярдәм. Һөнәри белемне үстерү максатында кайдадыр укып кайту белән бәйле чыгымнарны каплауны да күз уңында тота әлеге социаль контракт.

—2014 елда төзелгән социаль контрактлар арасында шәхси хуҗалык алып бару юнәлешенең өстен булуы очраклы түгел, — ди хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. —1350 кешенең 1328е — балигъ булмаган балалы гаиләләр. Әлеге күрсәткечнең 1043ендә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Узган елда республика казнасыннан тормышта авыр хәлдә калган гражданнарга 52,5 миллион сум бүленсә, шуның 89,1 проценты, ягъни 46,8 миллион сумы, шәхси хуҗалыкларны үстерү максатын күз уңында тота.

Билгеле, әлеге саннар артында кемгәдер бирелгән меңнәр генә түгел, ә авыл тормышындагы, яшәешендәге проблемалар ята. Очын-очка ялгап гомер итүчеләр авылда да аз түгел. Кызганычка каршы, дип әйтергәме, аларның саны елдан-ел арта. Узган унъеллыкларда, гомумән, авылга күченеп кайтучылар арасында пенсионерлар гына түгел, шәһәрдә тамагын туйдырырга көче җитмәгән ишле гаиләләр дә, баласын ялгыз тәрбияләүче аналар да күп булды. Хөкүмәтнең аларга ярдәм итәргә тырышуы әлеге категориягә керүчеләр­нең тормыш хәлен яхшыртуга юнәл­телгән. Чөнки социаль контракт буенча бирелгән акча кимендә сөтле сыер алырга мөмкинлек бирәчәк. Калганы хуҗаларның булдыклылыгыннан тора. Дәүләт ярдәмендә шәхси хуҗа­лык алып бару юнәлешенә ихтыяҗ­ның зур булуын министр да ассызыклады. Социаль контракт кысаларында мал сатып алырга теләүчеләр­нең күплеге бу максатларга казнада билгеләнгән финанс мөмкинлекләрен берничә тапкыр узып китә.

Шул ук вакытта.

Адреслы контракт социаль-икътисади яктан нәтиҗәле булуын күрсәтә. Акчага салып исәплә­гәндә дә, шәхси ихаталар биргән натураль туклану продуктлары күләменнән чыгып бәя­ләгәндә дә гаиләдә керем күлә­ме үскән. Узган елда, мә­сәлән, уртача керем һәр кешегә — 6,7 мең, быел 6,9 мең сумга җиткән.


Аз тәэмин ителүче гражданнар категориясенә караучы гаиләләргә социаль контракт кысаларында ярдәм күрсәтүнең кайсы районнарда ничек тормышка ашырылуы министрлык контролендә тора. Әлбәттә, кайсыдыр районнарда күрсәткечнең түбән булуына анык кына сәбәп тә юк кебек. Ихтимал, гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрнең теге яки бу төбәктә азрак булуы активлыкка, тиешле орган­нарның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшлә­венә бәйледер. Мисал өчен, шәхси хуҗалыгын үстерүгә социаль контракт нигезендә акча алучылар саны быел Мишкә, Архангель, Благовар, Чишмә, Дуван, Балакатай, Кырмыскалы, Благовещен районнарында 2-3 гаилә булса, Әбҗәлилдә — 29, Баймак һәм Гафури районнарында — 24, Бакалыда — 22, Дүртөйледә — 18 һәм Чакмагыш районында 14 гаилә.

Шәхси хуҗалыгын үстерү мөмкин­легенә, Русия законнарына ярашлы, һәр граждан ия. Әлеге максатлар өчен ике һәм биш елга кадәр һәркем илнең теләсә кайсы кредит оешмасыннан кредитлар алырга хокуклы. Аның тәүгесе техника ягулыгы, запас часть, ашлама, теплица материалы, яшь терлек үрчеме сатып алучыларга кагылса, биш елга кадәр срок белән каралганын, нигездә, мал, терлекчелек өчен җиһаз сатып алуга һәм ремонтлауга тотынырга була. Берен­чесенең күләме 300 мең сумнан артмаса, икенчесенә һәр шәхси хуҗа­лыкка 700 мең сум каралган.

— Документларны таләп ителгән тәртиптә әзерләп, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырганда, банктан алынган сумманың процентларын каплау өчен субсидия түләнә, — дип ачыклык кертте комитет утырышында тармак министры Николай Коваленко. — Авыл хуҗалыгын үстерү программасы кысаларында әлеге максатларга гражданнар тарафыннан 2013 елда 4219 кредит килешүе төзелгән булса, узган елда ул 6592гә җитте. Тәүгесендә гомум сумма 1137,9 миллион иде, үткән елдагысы 1776,5 миллион сум тәшкил итте. Быел да эш актив дәвам итә.

Министрлыктан алынган мәгъ­лүматларга караганда, быел процент ставкаларын субсидияләү федераль һәм республика казнасында каралган тәртиптә биреләчәк. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә 217 миллион сум бүленәчәк, шул исәптән 36,2 миллионы — республика бюджетыннан. Әйтергә кирәк, бу очракта сүз шәхси хуҗалыкларга аларның банклардан алган кредит ставкаларын каплауга бүленгән акча турында бара. Шунысы да мөһим: сәяси һәм икътисади хәлләрнең дөньяда ни дәрәҗәдә катлаулы булуына карамастан, Русия Хөкүмәте авылга ярдәм күрсәтү күләмен киметми. Киресенчә, соңгы елларда аграр предприятиеләр генә түгел, авылда үз ихатасында шәхси ихтыяҗлары өчен булса да мал асрау, кош-корт үстерү теләге булганнарга ярдәм итәргә тырыша. Ә инде социаль контракт буенча адреслы ярдәм күрсәтү программасы дәүләт тарафыннан яклауга мохтаҗ аз керемле гаиләләргә эшләргә дә, иртәгәсе көнгә ышаныч та тудыра. Башкортстанда бирелгән субсидияләрнең 90 проценттан күбрәге авыл хуҗалыгы терлекләре сатып алучыларга финанс ярдәме рәвешендә бирелүе дә шуны раслый. Авылда мал саны ишәя икән, димәк, крестьян ихатасында тормыш дәвам итә, керем бар, кешеләрнең шөгыле бар дигән сүз. Авылның яшәеш тамыры да крестьян ихата­ларының ныклы булуында.
Читайте нас: