— Хезмәт кешесе — икътисадны алга этәрүче төп көч, — диде министр. — Аның һөнәри әзерлеге, компетенциясе, белеме һәм осталыгы икътисади һәм социаль хәвефсезлекнең нигезен тәшкил итә.
Чыннан да, әлеге мәсьәлә елдан-ел җитдирәк игътибар таләп итә. Бу демографик кризиска да бәйле. Эшкә яраклы кешеләр саны кимү сәбәпле, хезмәт базарындагы үзгәрешләрне алдан күзаллау һәм тиешле чаралар күрү зарур.
Белгечләр фикеренчә, илдә ел саен 1 миллионга якын хезмәт яшендәге кеше үлә. 2030 елга әлеге бу сан тагы да артырга мөмкин. Бу җәһәттән эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, һөнәри авыруларны булдырмау мөһим. Кайчандыр һәр эре предприятие каршында медицина-санитария частьлары эшләп килде, эшчеләр цех табиблары күзәтүе астында булды. Хәзер республикада бу юнәлештә Учалы тау-баектыру комбинаты һәм “Салаватнефтеоргсинтез” предприятиесендә генә эш алып барыла. Ә калганнарның сәламәтлеге өчен район поликлиникалары җавап бирә, Мотлак медицина страховкалавы фондыннан бүленгән акча да алар исәбенә юнәлтелә. Эре предприятиеләр каршында махсус медицина учреждениеләре булдыру әлеге акчаны турыдан-туры предприятие-оешмаларга күчерү мәсьәләсенә бәйле, ә бу, үз чиратында, законнарга үзгәреш кертүне таләп итә. Ә мәсьәлә кичекмәстән хәл итүне сорый.
Республикада әле иң күп һөнәри авырулар файдалы казылмалар табу өлкәсендә, авыл хуҗалыгы һәм төзелештә күзәтелә. Биредә хезмәт хәвефсезлеге белән бәйле мәсьәләләр дә кискен тора. Әмма сәламәтлек саклау өлкәсендә әллә ни алга китеш күзәтелми – җитәкчегә эшченең сәламәтлеккә зарланмавы кулай, хезмәткәрләр дә дәваланырга атлыгып тормый. Нәтиҗәдә, Һөнәри авырулар институтында дәваланучылар өчен каралган квоталарның 62 проценты гына файдаланыла.
Һөнәри авыруларны булдырмау, сәламәтлекне саклауда даими медицина тикшерүләре үткәреп тору зарур. Бу максатта һәр ир кешегә — 1 900, хатын-кызларга 2500 сум акча бүлү сорала. Әмма кайбер җитәкчеләр, аны 100 сумга да үткәрергә әзер медицина учреждениесе табып, килешү төзүгә ирешә. Бу очракта хезмәтләндерү сыйфаты турында сөйләп торасы да түгел.
Кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау, алар белән хезмәт килешүләре төзеп, эш хакларын легальләштерүнең ике як өчен дә файдалы булуын төшенеп җитми. Нәтиҗәдә, алар миллионлаган сум штраф түләргә мәҗбүр. Шушы елның 6 аенда республикада мондый штрафлар күләме 60 миллион сумга җиткән.
Республика Башлыгы Юлламасында тотрыклы эш хакы тәэмин итү турында да әйтелә һәм бу мәсьәлә даими игътибар үзәгендә тора. “Без халыкны хезмәт урыннары, лаеклы эш хакы һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә бурычлы”, — диде Рөстәм Хәмитов бер чыгышында.
Әлеге юнәлештә минималь хезмәт хакын күтәрү ярдәмгә килә, ди белгечләр. Агымдагы ел башыннан ул республиканың дәүләт (муниципаль) учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен — 6000, икътисадның бюджетка карамаган өлкәсендә эшләүчеләр өчен 6900 сум күләмендә билгеләнде. Быел уртача эш хакы, узган елдагы белән чагыштырганда, 3,7 процентка арткан. Әмма ул Русия Федерациясендәге уртача айлык эш хакының 75 процентын гына тәшкил итә, бу җәһәттән Башкортстан Идел буе федераль округында 5нче урынны били.
Хезмәт – һәркем тормышындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул дәүләт иминлеген тәэмин итүгә дә зур йогынты ясый. Шуңа да һәр хезмәт кешесе иң тәүдә дәүләт ярдәменә мохтаҗ.