Биредә 4-18 яшьлек балалар яши. Кайберләреннән әти-әнисе алар якты дөньяга килгәч тә баш тарткан, ә ике бала тома ятим. Тәрбияләнүчеләрнең күпчелегенең әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Алар “яшел елан”ны тормыштагы бөтен нәрсәдән өстен куйган, сабыйларының зәгыйфь булып дөньяга килүенә дә нәкъ менә алкоголь, наркотиклар сәбәпче түгелме?
Тәрбиячеләр Наилә Хәсәнова белән Оркыя Мөхәммәдиева йорт-интернатта балалар бүлеге ачылганнан бирле эшлиләр.
— Баштагы мәлләрдә, эштән соң, өйгә кайткач, сабыйларны кызганудан үксеп елаган чаклар да булды, — ди алар. — Тик, ничек кенә авыр булмасын, шушы балаларга ярдәм итү, тормышларына кулдан килгәнчә ямь өстәү теләге барлык хис-тойгылардан да көчле иде. Шуңа күрә лаеклы ялга чыгар вакыт җитсә дә, тәрбияләнүчеләребезне калдыруны әлегә күз алдына да китерә алмыйбыз. Аларның һәркайсы ярдәмгә, күңел җылысына мохтаҗ.
Физик мөмкинлекләре чикле булса да, йорт-интернаттагы балаларның иҗади сәләтләре күпкырлы булуы таң калдыра. Монда, әлбәттә, аларның шәфкатьле йөрәкле остазларының өлеше әйтеп бетергесез зур. Нинди генә бәйгеләрдә катнашмый алар! Яулаган дипломнары, мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре бихисап күп.
— 2012 елда район күләмендә “Дан минуты” үткәреләчәген белгәч, балалар анда катнашу теләге белән яна башлады. Үзәк телевидениедән күрсәтелгән шул исемдәге тапшыруда инвалид бәйгечеләрнең брэйк-данс биюен караганнан соң: “Безнең дә брэйк-данс биисе килә!” — дип өзмәделәр дә куймадылар. Өйрәнергә туры килде! Балаларның үҗәтлегенә үзебез дә сокланып бетә алмадык.
Районның “Дан минуты”нда безнең Олег Городничев, Тимур Давыдов, Алексей Рябчук, Глеб Шәймәрданов, Сәлим Чыңгызовның брэйк-данс башкаруын бөтен зал күз яшьләре аша карады, көчле рухлы биючеләребезне аягүрә басып алкышлады. Гран-при яулады балаларыбыз! — дип горурланып сөйли Оркыя Хафизҗан кызы.
Гомумән, тулыканлы тормыш белән яшиләр биредә, һәртөрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашалар. Былтыр Дүртөйле шәһәренең 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылган конкурста җырлаган Айсылу Исламова призлы урын яулаган. Нефтекамада үткән республика бәйгесендә дә мактау кәгазенә лаек булган. 13 яшьлек кыз — кул эшләре остасы да: матур итеп чигә, сәйләннәрдән рәсемнәр тезә, спектакльләрдә катнаша икән. 15 яшьлек Вил Гыйльванов та җыр сәнгатенә гашыйк, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаудан да бер дә куркып тормый.
Йорт-интернат балалары 2013 елда Агыйдел шәһәрендә уздырылган “Салават күпере” зона бию фестивалендә икенче урын яулаган, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасының 25 еллыгына багышланган “Бергәләп барысын да булдыра алабыз!” бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясаган.
17 яшьлек Диана Каюмова, 15 яшьлек Глеб Шәймәрданов һәм 11 яшьлек Наил Нургалиевны дистанцион белем алу бүлмәсендә фотога төшердек. Бу балалар бары тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә икән. Глеб мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләргә теләге барлыгын яшермәде.
— Бәлки, үзем дә дистанцион белем бирү буенча укытучы булырмын, — ди ул.
Ә менә быел укытучыларның Нефтекама шәһәрендә узган август киңәшмәсе кысаларында күрсәтелгән дистанцион дәрес вакытында Наил Нургалиевның җавап бирүен скайп аша республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе караган.
— Меңләгән караш астында Наилебез каушамады, үзенең белемен күрсәтә алды, — ди остазлары.
Гомумән, балаларны укыту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә йорт-интернатта. Дөм сукыр Альбина Мәрванованы Брайль әлифбасы буенча укыталар, мәдәни чаралардан да читтә калдырмыйлар.
“Сәләтсез балалар юк, аларның мөмкинлекләрен вакытында ача гына белергә кирәк” дигән фикергә таянып эш итәләр Иске Баеш йорт-интернатында. Тәрбияләнүчеләргә моңсуланып утырырга бер минут та калдырмаска тырышалар. Автобус белән Дүртөйле шәһәрендәге бассейнга йөриләр, кинога, циркка, музейдагы төрле күргәзмәләргә еш баралар. Интернат ихатасында да карусельләре, батуты булган заманча уен мәйданчыгы төзелгән. Мавыгуларга килгәндә, балалар рәсем төшерергә бик ярата. Кул эшләре түгәрәге гөрләп эшли. Агачны яндырып бизәк төшерү, чигү, бәйләү белән биредә кызлар да, малайлар да бердәй теләп шөгыльләнә. 8 яшьлек Мәхмүт Уразбахтин сәйлән тезү остасы булып танылган. Аяклары йөрмәсә дә, йөзеннән елмаю китмәс бу бала сәнгатьле итеп шигырь укырга, спектакльләрдә катнашырга ярата. Аның сеңлесен изге күңелле гаилә кызлыкка алган. Мәхмүт янына да күчтәнәчләр, уенчыклар күтәреп еш киләләр, озак итеп сөйләшеп утыралар икән.
Олы йөрәкле тәрбияче апаларын “әни” дип йөртсәләр дә, йорт-интернаттагы һәр бала кайчан да булса үз әнисе табылачагына өметләнә. Могҗизалар да булмый тормый. Күптән түгел 15 яшьлек Азалия Мөдәрисова социаль челтәр аша әнисен эзләп тапкан. Кадерле кешесе Чишмә районында гомер кичерә, Азалиянең сеңлесе бар икән! Җәйге каникул вакытында әнисе кызын кунакка алып киткән. Тик ял тәмамлангач, ул тагын йорт-интернатка әйләнеп кайткан. “Тәрбияче апаларны, дусларымны бик сагынам”, — дип аңлаткан ул моның сәбәбен.
...Язмышлары аяныч булса да, төшенкелеккә бирелми, матур итеп яшәргә омтылалар Иске Баеш йорт-интернатындагы балалар. Мәрхәмәтле күңелле кешеләр дә яннарына килеп тора, мөмкинлекләреннән чыгып, ярдәм итәргә тырышалар. “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең профсоюз оешмасына, аның җитәкчесе Таһир Якуповка, идарәнең яшьләр советына ихлас рәхмәтле балалар. Нефтьче дуслары уку елы алдыннан аларны мәктәп кирәк-ярагы белән тәэмин итә, Яңа ел бәйрәменә мул күчтәнәчләр алып килеп сөендерә, яшь күңелләрне рухи азык белән баету максатыннан “Әллүки” һәм “Тулпар” журналларына яздырып шатландыра.