+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 апрель 2016, 19:27

Җир алуга чират бетереләчәк

– Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү чираты 2020 елга бетәргә тиеш. Бу бурыч Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан төбәк властьларына йөкләтелде, – диде республика халкы белән туры бәйләнештә төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

– Башкортстанда күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә җир участоклары бирү 2012 елда башланды. Бүгенге көндә барлыгы 45 мең гаилә моңа мохтаҗ.
Бигрәк тә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә җир участоклары җитми. Бу мәсьәлә торак пунктлары чикләрен киңәйтү юлы белән хәл ителә.

– Ел саен без 5-6 мең участок бүләбез, ләкин бу аз. Русия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән программаны башкарып чыгу өчен бу санны 10 меңгә җиткерергә кирәк, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: