+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 апрель 2016, 02:00

Әби-бабайларны гаиләле итмәкчеләр

Башкортстанда өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны тәрбиягә алучы гаиләләр барлыкка киләчәк. Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышында хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тәкъдим иткән закон проекты шушыны күздә тота. Анда сүз даими карау таләп итүчеләр турында бара. Бүген республикада 2 меңләп кеше шушы төркемгә керә.

— Законга кул куйганда без Русиянең 27 төбәгендә кулланылучы тәҗрибәне нигез итеп алдык. Бу очракта кеше махсус стационарга урнаштырылырга тиеш, ләкин ул гаиләдә яшәргә тели һәм аны үзенә алырга теләк белдерүче гаилә бар. Гражданның гаиләдә яшәве аның тормыш сыйфатын яхшыртачак, бер-береңә ярдәм итү традицияләрен ныгытачак һәм аеруча авыл җирендә ялгызлар санын киметәчәк, — диде Ленара Иванова.

Ул белдерүенчә, республикада социаль хезмәт алучылар саны арта, аларның күпчелеге — өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар. Фаразлар буенча, 2021 елга ил халкы санында өлкән яшьтәгеләр өлеше 26,7 процент булачак (әле 23,5 процент). Ел башына республикада өлкән яшьтәгеләр өлеше 22,2 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта 2008 елдан социаль хезмәт алучылар саны 71,4 процентка арткан.

Закон проектына ярашлы, өлкәннәрне гаиләсенә алырга әзер булган гражданнарга ай саен 6200 сум күләмендә акча түләү күздә тотыла. Моннан тыш, опекуннарга карауга алынучының пенсиясенең 75 проценты күчереләчәк. Аларны гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү районара үзәкләре контрольдә тотачак. Закон кабул ителсә, тәүге шундый гаиләләр 1 июльдә үк барлыкка килергә тиеш.

Бу яңалыкның икътисади нәтиҗәсе дә бар. Былтыр бер кешене стационар шартларында тоту республика бюджетына көненә — 417, ә елына 152205 сумга төшкән. Аена 6200 сум түләнә икән, димәк, бюджет акчасын ике тапкыр экономияләргә мөмкин булачак. Әгәр дә гаиләгә 80 яшьтән өлкәнрәк яисә I группа инвалиды кабул ителсә, бу сумма 30 процентка арттырылырга тиеш.

Илнең 12 төбәгендә шундый гаиләләр оештыру турында закон кабул ителгән. Гаиләгә урнаштырылучылар саны елдан-ел арта. Әйтик, Омск өлкәсендә 2013 елда шундый 105 гаилә булса, былтыр аларның саны 207гә җиткән. Самара өлкәсендә узган ел 200 гражданны гаиләгә урнаштырганнар.

Утырышта республикада агымдагы елга үлем күрсәткечен киметү буенча чаралар планы да тәкъдим ителде. Ул сигез төп сәбәп: онкология, йөрәк чирләре, туберкулез, юл-транспорт фаҗигаләре һәм башкалар буенча үлемнәрне киметүне эченә ала.
Читайте нас: