Күмертау психоневрология интернатының Федоровка районындагы өлкән буын гражданнарны һәм инвалидларны стационар-социаль хезмәтлән-дерү бүлекчәсе район хакимияте башлангычы белән 2002 елда ачыла. Дедово авылының участок дәваханәсе базасында оештырылган бүлекчә тәүге елларда тулысынча район бюджеты карамагында була. Шул рәвешле биредә катлаулы тормыш хәлендә калган өлкәннәрнең һәм инвалидларның уңайлы тормыш-яшәешен тәэмин итү өчен барлык тиешле шартлар булдырыла.
2008 елда участок дәваханәсе бинасының икенче өлеше дә бүлекчә карамагына тапшырылганнан соң, картларга яшәү һәм аларны хезмәтләндерү шартлары тагын да яхшыра. Бер үк вакытта урыннар саны үзгәрешсез — 20 килеш кала. Аның каравы, өлкәннәр һәм инвалидлар хәзер монда бүлмәдә икешәр кеше генә яши. Аларның тормышын күңеллерәк итү, вакытларын файдалы үткәрү өчен шушында ук тиешенчә җиһазландырылган зур ял бүлмәсе булдырылган. Күңелләр бушап калганчы бер рәхәтләнеп сөйләшер өчен дә, телевизордан дөнья, ил, республика яңалыклары белән танышу, фәһемле кино, тапшырулар карау максатында да, музыка тыңларга да бүлекчәдә көн күрүчеләр бирегә җыела. Шуңа да ял бүлмәсенең кешедән өзелеп торган минутлары бик сирәк.
Гомумән, бүлекчәнең матди-техник базасын яхшырту, биредә көн күрүчеләргә уңайлы тормыш-яшәеш шартлары тудыру максатында республика дәрәҗәсендә дә, район тарафыннан да зур хәстәрлек күрелә. Мәсәлән, 2011 елда бинаны җылыту, су белән тәэмин итү системасы тулысынча яңартылган. Әйткәндәй, җылыту системасы автоматлаштырылган, шуңа да, аз гына салкынайтса да, мичкә ягып, бүлмәләрне җылыту хәстәре күрелә.
— Карт сөяк җылы ярата. Башкача булуы да мөмкин түгел, — ди бу уңай-дан бүлекчә мөдире Флүр Яхин.
Янә килеп, шул ук 2011 елда коридор идәннәре алыштырылган. 2013 елда исә бинага тулысынча евротәрәзәләр урнаштырылган. Шуңа хәзер ыжгыр бураннарда да, чатнама суыкларда да бүлмәләрдә май кебек җылы, диләр биредә тәрбияләнүчеләр. Иң мөһиме шул: дөньякүләм финанс көрчегенә бәйле бюджет мөмкинлекләре кысылса да, картлар һәм инвалидларның тормыш-яшәеш шартларын арытаба яхшырту буенча максатлы эш биредә бүген дә нәтиҗәле дәвам итә. Һәрхәлдә, районда килешеп, сөйләшеп моның мөмкинлеген тапканнар.
— Бүлекчә хәзер тулысынча республика бюджеты карамагында булса да, район хакимияте бер генә мизгелгә дә ярдәменнән, хәстәрлегеннән аерганы юк. Хакимият башлыгы Радик Ишмөхәммәтов шәхсән үзе әледән-әле бүлекчәгә килеп, пациентларның хәле, тормыш-яшәеше, аларны борчыган мәсьәләләр белән кызыксынып тора. Менә быел да район хакимияте башлангычы һәм урындагы предприятиеләрнең спонсорлык ярдәме белән бәдрәф һәм юыну бүлмәләрендә колачлы ремонт эшләре җәелдерелде. Аерым алганда, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, бәдрәф һәм юыну бүлмәләренә инвалид коляскасында да иркенләп кереп-чыгып йөрергә мөмкин булачак. Ванналар урынына, юынырга уңайлы булсын өчен душ кабиналары куелачак. Картлар һәм инвалидлар ихтыяҗларына битараф калмыйча ярдәм кулы сузган район хакимиятенә, Фрунзе исемендәге, “Азат”, ”Гавриловка”, “Нива”, “Искра” хуҗалыкларына, “Сельэнерго” җәмгыя-тенә, Балыкчылык хуҗалыгына моның өчен ихлас рәхмәтлебез, — диде бу уңайдан Флүр Зиннур улы.
Чыннан да Федоровка районында картлар, инвалидлар турында шушы рәвешле зур хәстәрлек күрелү тирән хөрмәткә лаек һәм җитәкчелеккә дә, предприятиеләр хуҗаларына да мәртәбә өсти. Һәм бу хәстәрлекнең никадәр мөһим, кирәк һәм кыйммәт булуын, әлбәттә, беренче чиратта биредә тәрбияләнүчеләр белә һәм үз иңнәрендә тоя. Бу җәһәттән, шуны әйтү дә җитә: бүген бүлекчәдә тәрбияләнүче 18 кешенең 8е инвалид коляскасына береккән. Һәм, Флүр Яхин белдерүенчә, әлеге нисбәт, нигездә, еллар дәвамында үзгәрешсез кала. Бер инвалидны — икенчесе, язмыш, рәхимсез шаярып, бирегә китереп ташлаган гомер көзен ваклаучыны шундый ук язмышлы кеше алыштыра...
— Кызганычка каршы, якыннары тәүбәгә килеп, бик сирәкләр генә биредән гаиләләренә кайта. Никадәр генә авыр булмасын, күпчелекне шушыннан ук соңгы юлга озатабыз. Тагы да аянычлысы: койка-урыннар бушап тормый. Менә әле дә калган ике урынга дәгъва итүчеләргә тиешле документлар тутырыла. Үз чиратын көтеп яшәүчеләр дә юк түгел. Гомумән без, Федоровкадан тыш, күрше-тирә районнарны да хезмәтләндерәбез. Бер нәрсә куандыра: бүлекчәнең кирәклеген һәм мөһим эш башкаруын республика дәрәҗәсендә дә, район күләмендә дә аңлау, яклау һәм ярдәм бар, — ди Флүр Яхин.
Үз чиратында бүлекчә коллективы биредә тәрбияләнүчеләргә уңайлы тормыш-яшәеш шартлары тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Җәмгысы аларны 13 кеше хезмәтләндерә. Шәфкать туташы Вера Орлова һәм пешекче Гөлшат Насыйрова кебек хезмәткәрләр исә биредә бүлекчә ачылганнан бирле эшли. Гомумән, Флүр Зиннур улы белдерүенчә, коллективта чын-чыннан мөһим миссия башкаруын аңлаучы, авырлыкларга түземле, үз һөнәренең осталары тупланган. Шуңа да бүлекчәдә кадрлар агымы юк дәрәҗәсендә. Авырлыкларны да хезмәткәрләр үзләре генә белә, пациентлар алдында исә алар һәрвакыт кояш кебек балкый, болай да язмыш рәхимсез рәнҗеткән кешеләрнең кәефен кырын карашы яисә уфтануы белән бозмый. Бүлекчәдә тәрбия-ләнүчеләрне көненә дүрт тапкыр ашату оештырылган. Участок табибы Виталий Юдин бирегә килеп, әледән-әле аларның сәламәтлеген тикшереп, күзәтеп тора. Моннан тыш та бүлекчәдә тәүлек әйләнәсенә персоналның кизү торуы оештырылган. Кием-салымны да пациентларга бүлекчә үзе сатып ала. Аларны юып, ремонтлап, тәртиптә тоту да бүлекчә хезмәткәрләре хәстәрендә. Кыскасы, гаилә мохитен алыштыра алмасалар да, бүлекчәдә картларның һәм инвалидларның уңайлы, җитеш яшәеше өчен бөтен шартлар булдырылган.
— Без — катлаулы язмышлы кешеләр хакында шушы рәвешле зур хәстәрлек күрүләре өчен дәүләткә, республика һәм район җитәкчелегенә, бүлекчә коллективына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Изге гамәлләрегез өчен Ходай үзегезне олыласын, — диләр биредә тәрбияләнүчеләр күз яшьләрен яшермичә.