+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 Май 2016, 02:00

Сабыйлар сәламәт булсын!

Уфада балалар өчен абилитация үзәге ачылды.Инвалидлык... Кем өчендер хөкем карары ул, кем өчендер гомерлек кимсенү, кем өчендер дөньядагы иң куркыныч нәрсә... Кызганыч, бүген төрле патология белән туучы балалар саны арта бара. Бу дөньяда яши генә башлаучы сабыйларга да куркыныч диагнозлар куела... Ничек булдырмаска бу хәлне? Инвалидлыкны кисәтеп буламы? Бу сорау күпләрне борчый.

20 ел гомерен яңа туган балалар сәламәтлегенә багышлаган медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-неонатолог Фәйрүзә Латыйповага да күп еллар тынгы бирми бу уйлар. Шуңа Фәйрүзә Мөнәвәр кызы яңа туган балаларны сәламәт­лендерү буенча методика, “Үзенчә­лекле балалар” проекты эшли. Һәм менә 12 майда аның максаты тормышка аша — “Сөекле сабый” абилитация үзәге ачыла. Үзәкнең девизы — мәхәббәт белән, авыртусыз дәва­лау. Максаты — балаларда инвалидлык булдырмау.

— Кайсы гына социаль чел­тәр­не ачма — ата-аналар балаларына ярдәм сорап ялвара. Бу ялваруның инде мәгъ­нәсе бар микән? Бала сәла-мәт­леге хакында ул туганчы уйла­на башларга кирәк, — ди та­биб, үзәкнең директоры Фәй­рү­зә Мөнәвәр кызы.

“Сөекле сабый”га кемнәр мөрә­җәгать итә ала? Җитлек­мичә туган, катлаулы опера­ция­­ләр кичергән, реанимация үткән, генетик авырулары булган балаларның ата-аналары. Алар белән сөйләшкәч, баланы тик­шер­гәч, карар кабул ителә: сабыйга биредә дәвалану ки­рәкме, юкмы? Үзәктә дәва­лау курсы үтү якынча 30 мең сум тәшкил итә. Ә Чиләбедә, мәсә­лән, шундый ук үзәктә дәва­лану — 250 мең сум... Фәйрүзә Латый­пованың максаты — киләчәктә са­бый­ларны бушлай дәвалауны булдыру.

Үзәктә балалар белән логопедлар, психологлар, физио­терапевтлар һәм башка бел­геч­ләр шөгыльләнә. Сабый­лар­га массаж, гимнастика курслары үткәрелә. Белгечләр балалар белән шөгыльләнгән арада әниләргә чәй эчеп, ял итеп алу мөмкинлеге бар.

— Төп принцип — зыян китер­мәү. Безнең методика гипоксия һәм ми зарарлану йогынтысын минималь­ләш­те­рергә ярдәм итә. Яңа туган баланың мие пластиктай, аның зарарланмаган урыннары зарарланган урыннарның функциясен үзенә алырга мөмкин. Вакытны гына кулдан ычкындырмаска кирәк, — ди Фәйрүзә Латыйпова. — Максатыбыз — инвалидлыкны булдырмау.

“Елның балалар табибы — 2010”, “Башкаланың казанышы — 2012” , Русия педиатрлары Берлеге конкурсында җиңүче республикадагы бердәнбер педиатр ул Фәйрүзә Мөнәвәр кызы, үзе дә — күп балалы ана. Матур башлангычында табибка уңышлар телисе килә.
Читайте нас: