+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 июнь 2016, 02:00

Алар өчен изгелек — күңел таләбе

Республикада яклауга мохтаҗ категория гражданнар игътибар үзәгендә.Социаль хезмәткәрләр көне Русиядә 2000 елдан алып үткәрелә. 1701 елның нәкъ шушы көнендә Петр I дәваханәләрдә, приютларда үз-үзләрен тәрбия кыла алмаганнарны кайгырту турында карарга кул куя. “Ун авыруга бер сәламәт кеше куярга һәм моның өчен аңа акча түләргә”, — дип языла указда. 315 ел элек барлыкка килгән әлеге документ бүгенге социаль хезмәтнең асылына нигез сала, дисәк тә була.

Революциядән соң власть халык кулына күчә һәм берничә социаль хезмәт барлыкка килә: авыруларны — дәваханәләрдә санитарлар, шәфкать туташлары, ятим балаларны балалар йортлары карый, мох­таҗларга төрле социаль хезмәтләр, комитетлар ярдәм күрсәтә, халык дружиналары актив эшли.

Туксанынчы еллардагы үзгәрешләр халык арасында башкаларга “болай гына, бушлай” ярдәм итәргә теләүчеләр калмаганлыгын, яки бик аз калганын раслый. Пионерлар да, тимурчылар да, төрле комиссия, дружиналар, комитетлар да юкка чыга. Шулай итеп, “социаль хезмәткәр” хезмәте яңартыла. 1991 елда халыкны социаль яклау өлкәсендәге барлык хөкүмәт программаларын тормышка ашыру Русия Социаль яклау министрлыгына йөк­ләтелә. 1996 елда ул Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына әйләнә. Ә инде 2004 елда Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы барлыкка килә, 2012 елда ул янә — Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыкларына бүленә.

Социаль хезмәткәрләр дәүләтнең иң якланмаган гражданнарын кайгырта. Бүген бөтен ил буенча әлеге системада якынча 650 мең кеше эшли, алар 26 миллион кешене, шул исәптән 15 миллион өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны хезмәтләндерә. 1992 елда вузларда “социаль педагог”, “социаль психолог”, “социаль хезмәткәр” дигән белгечлеккә укыта башлыйлар, бүген илнең 120дән артык югары уку йорты әлеге юнәлештә белгечләр әзерли.

Башкортстанда Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгын 2010 елдан алып Ленара Иванова җитәкли. 2012 елдан Башкортстан Президенты карары нигезендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре әлеге ведомствога карый башлады. Социаль хезмәт­кәрләр “Иң яхшы социаль хезмәт­ләндерү учреждениесе хез­мәткәре” дигән Русия бәй­гесендә актив катнаша.

Бик күп яңа, файдалы, кызыклы, мәгънәле чаралар, конкурслар, акцияләр үткәрелә башлады. Әйтик, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясе. Бик күп кешеләр, оешмалар бу чарада катнаша, ә авыр хәлдәге, күпбалалы гаиләдән булган күпме сабый ярдәм ала! Шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар арасында үткәрелгән “Талантлар йолдызлыгы” иҗат бәйгесе дә популярлашып китте, бик күп яшь талантларны ачты. Ә инде 2012 елдан бирле үткәрелгән “Мин яратам сине, тормыш!” фестивале өлкән буын кешеләрен активлаштырып җибәрде, аларга аралашу бүләк итте.

Республикада эшләүче Өлкән яшьтәгеләр өчен халык университеты” төбәк­ләрне социаль үстерү программалары буенча Бөтенрусия бәйгесендә җиңүче булды. Әлеге программа чикләрендә бик күп өлкән яшьтәгеләр инглиз теле, компьютерны өйрәнү, дәвалау физкультурасы, гаилә психологиясе буенча укулар үткән. Республикада аларның саны 52 меңгә җиткән. Ә “социаль туризм” программасы бик күп пенсионерларга, инвалидларга ши­фаханәләрдә ял итү мөм­кинлеге бирде. Нефтекамадан, мәсәлән, 50дән артык пенсионер Кырымда булып кайткан.
Кыскасы, социаль яклауга мохтаҗ булган категориягә даими хәстәрлек һәм ярдәм күрсәтелә.

— Без аерым категория гражданнарга 47 төрле хезмәт күрсәтәбез. Моңа төрле по­собиеләр, пенсиягә өстә­мәләр, компенсация, суб­сидияләр керә. Безнең филиалга алты район һәм шәһәр карый. 105 мең кешене хезмәт­ләндерәбез, шуларның 47 меңе — Нефтекамадан. Коллективта 93 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең барысы да тәҗрибәле, намуслы, — ди Нефтекама халыкны социаль яклау бүлеге җитәк­чесе Миләүшә Мөхәммәтшина.

Бүген бу өлкәдә дә төрле реформалар үткәрелеп, яңа­лыклар кертелеп тора. Проблемалар да юк түгел. Әйткәндәй, Башкортстанда “Коммерциягә карамаган социаль юнәлештәге оешмаларга дәүләт ярдәме турында” дип аталган закон карала, анда инвалидлар һәм өлкән яшь­тәгеләрне гаиләгә алу турында сүз бара. Бу нинди нәтиҗә бирер? Уйландыра. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга чит гаиләләрдә яхшы булырмы? Аларны үз йортларына алып, тиешле тәрбия бирергә теләүче кешеләр күп булырмы? Кыскасы, болай да күңелләре китек кешеләр (авырулар, ятимнәр, һ. б.) начаррак шартларда калмас өчен хөкүмәт барысын да җиде кат үлчәргә тиеш, минемчә.

Бу системада эшләүче­ләрнең игелекле гамәлләрен үлчәрлек бизмән юктыр, мөгаен. Шуңа да бәйрәм алдыннан бу өлкәдә хезмәт салучы кешеләрнең үзләренә сәла­мәтлек, бәхет, гаилә­ләрендә иминлек телибез. Киң күңелле, сабыр, игътибарлы булулары, кеше хәленә керә белүләре өчен зур рәхмәт аларга!
Читайте нас: