+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 июнь 2016, 02:00

“Юрган”ыңа карап... салым түлә!

Бу яңалык пенсия реформасында да уңай нәтиҗәләр белән билгеләнер иде.Русиядә өлкән яшьтә­ге­ләрне пенсия белән тәэмин итүнең төп күрсәткече булып алмаштыру коэффициенты тора. Бу уртача хезмәт хакының нисбәте. Бөтендөнья халыкара хезмәт оешмасы бу күрсәткеч барлык илләрдә дә 40 проценттан да ким булмаска тиеш дип саный. Күпчелек алга киткән ил­ләрдә ул коэффициент 50-70 процент тәшкил итә. Әйтик, Германия­дә — 70, Япониядә — 60, Кыргызстанда — 51,5, АКШта — 50, Белорус­сия­дә — 48,3, Казахстанда — 34,7. Ә Русия Федерациясендә пенсио­нер­­лар элекке эш хакының уртача нибары 30 процентын гына кулга ала.

Дмитрий Медведев җитәкчелек иткән Русия Хөкүмәте һәм икътисадчылар Пенсия фондын акча белән тулылан­дыруның елдан-ел авырлаша баруын әйтәләр. Бу авыр мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерларга бирел­гән кайбер гарантияләрне чикләү, хәтта бетерү кирәклеге турында даими сүз бара. Пенсия яшен күтәрү (ир­ләр өчен 65кә, хатын-кызлар өчен 63кә кадәр), эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәү һәм башка тәкъдим­нәр дә яңгырый.

Бу ысуллар Пенсия фондын күпкә тулыландырачак дип өмет итәргә урын юк. Әйтик, пенсиягә чыккан ветераннар үз эшен дәвам иткәндә тиешле пенсиясен алмаса, күпчелек тәҗрибәле белгечләр эш урыннарын калдырачак. Ә яшь кадрларны алар дәрәҗәсенә җиткерү өчен байтак кына акча һәм вакыт кирәк булачак. Шулай ук пенсия яшен күтәрү дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Чөнки 60 яшьтән узган хезмәткәрләр арасында инвалидлар саны артачак. Әлеге законнар буенча инвалидларга аерым акча түләү каралган. Шуңа күрә Пенсия фондын тулыландыруның башка юлларын эзләргә кирәк. Картлык көнендә тиешле яшәү шартлары булдыру өчен эшләп йөргән кешеләр хез­мәт хакын пенсиянең тупланма өлешенә җибәрә килделәр. Ләкин Хөкүмәт бу акчаны Пенсия фондында барлыкка кил­гән дефицитны ябарга тотынды. Реформаторлар, олигархлар, уңышлы менеджерлар уйлаганча, Пенсия фондында акча җитмәү пенсио­нерларның озак һәм мул яшәү нәтиҗәсе түгел, ә җыелган акчаны дөрес куллана белмәүдән, иң мөһиме — социаль взносларны җыю систе­масының камил булмавыннан килә.

Илдә физик берәмлек­ләр­дән салым җыюны “яссы шкала” буенча 13 процент күлә­мендә куллана башладылар. Ягъни салым күләме хезмәт­кәрләрнең эш хакы күләменә бәй­ләнмәгән. Мондый ысул дөньяның бер илендә дә кулланылмый. Бюджетны, шул исәптән Пенсия фондын тулы­ландыруның башка илләрдә сыналган юлы — физик берәм­лекләргә салым салуны прогрессив шкала буенча алып бару. Бу ысул узган гасырның 30нчы елларында Америка Кушма Штатларында башланган Бөек депрессиядән чыгарга зур ярдәм булды. Прогрессив шкаланы 70 процентка кадәр АКШ Президенты Ф. Рузвельт куллана башлады һәм ул 1986 елга кадәр дәвам итте. Хәзерге көндә бу күрсәткеч 40 процент тәшкил итә. Ф. Рузвельт салым процентын эзлекле рәвештә күтәреп, байлар, монопо­лист­лар, олигархлар өчен салымны 79 процентка җиткергән.

Салым җыюның прогрессив шкаласын куллануның уңай якларын күрсәтү өчен икътисад фәннәре докторы, профессор Никита Кричев­скийның тәкъдимен китерәм. Әгәр хезмәткәрнең эш хакы минималь күләмдә булса (ягъни 10 мең сумга кадәр — салым бөтенләй алынмый, эш хакы 30 мең сумга кадәр булса — 10 процент, 100 мең сумга кадәр — 15 процент. 1 милли­он сумга ка­дәр эш хакына 35кә җитәргә мөмкин.

Дәүләт думасында КПРФ фракциясе депутатлары физик берәмлек­ләрдән салым җыю­ны прогрессив шкала нигезендә алып бару турындагы закон проектын тәкъдим итте. Ләкин бу проект үтмәде. 2016 елның апрелендә Дәүләт думасы депутатлары алдында чыгыш ясап, Русия Хөкүмәте җитәкчесе Д. Медведев киләсе 2-3 ел эчендә даими процентлы салым җыю тәртибе үзгәр­мәячәге турында әйтте. Моны ул күп урыннарда эш хакы конвертлар белән түләнәчәк һәм Пенсия фондына акча кермәя­чәк дип аңлатты. Теләк булганда, салым түләүдән качып йөргән байларны, хәлле кеше­ләрне ачыклау авыр түгел. Чөн­ки эчке эшләр, дәүләт имин­­леген саклау органнары, суд, прокуратура вәкилләре, исәп-хисап комиссияләре, суд приставлары, салым җыю органнары бар, алар бу өлкәдә тәртип урнаштырырга бурычлы. Салым аз түләгән эшкуарлар, монополистлар, олигархлар елдан-ел байлыгын арттыра, акчаларын чит ил банкларына кү­черә, кыйммәт­ле яхталар, чит ил спорт клублары, йортлар, хәтта утраулар сатып алуга юнәл­тә. Ә 10-20 мең сум алып эшлә­гән кеше­ләргә 13 процент күлә­мендә салым тү­ләү — алар­ны көпә-көндез талауга тиң. Башка илләрдә­гечә физик берәмлек­ләрдән салым җыю­ны прогрессив шкала нигезен­дә алып баруны һичшиксез кулланырга кирәк. Үтә дә зур байлыкка, ми­рас­ка салым түләү, аракы-шәраб продук­ция­сенә дәүләт монополиясе урнаштыру, коррупциягә, ил байлыгын читкә чыгаруга каршы кискен көрәш алып бару һәм башка чаралар казнаны, Пенсия фондын тулыландыруга ярдәм итәчәк.

Зәки Кадиков,
Башкортстанның атказанган
авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Читайте нас: