+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 сентябрь 2016, 02:00

Мәрхәмәтлелек булса, күңелләр изге калыр

Күчмә семинар-киңәшмәдә катнашучылар моны һәрчак истә тота.Нефтекама шәһәрендә инвалид балалар белән эшләү буен­ча үткәрелгән күчмә се­ми­нар-киңәшмәдә дә әлеге фи­кер кызыл җеп булып үтте. Бирегә бу көнне хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ива­нова, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева, мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, инвалид балаларның әти-әниләре җыелган иде.

Белгечләр халыкны кабул иткән арада Ленара Иванова белән Айгөл Гәрәева социаль юнәлештә эшләүче берничә объектта булдылар. Реа­билитация үзәгендә алар мөм­кинлекләре чикле балаларга ярдәм итүче волонтерлар белән очрашты, үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Кунакларны физиотерапия буенча шәфкать туташы Инна Шмакованың эш алымы аеруча тәэсирләндерде. Ул парафин белән дәвалый, моның буенча патент алган һәм сәла­мәтлекләрендә үзгәрешләр булган сабыйларны яшьтән үк дәвалауга алына.

— Балаларны никадәр иртәрәк дәвалый башласаң, шулкадәр яхшырак, нәтиҗәгә ирешүгә мөм­кинлек зуррак. Бездә ай ярымлык балалар да дәвалана. Соңгы ел ярым эчендә генә дә без йөздән артык баланы “инвалид” дигән куркыныч диагноздан курчалап кала алдык. Шуңа да мин сәламәтлегендә тайпылыш бул­ган балаларны иртә яшьтән дәвалау яклы, аларга бер яшь тулганын, яки биш яшькә җиткәннәрен көтәргә кирәкми. — ди Инна Шмакова.

Биредә, шулай ук, балалар белән эшләүнең, аларны социальләштерүнең башка төрле алымнарын да күрсәттеләр.

36нчы коррекцион балалар бакчасы күрү буенча инвалид балалар белән эшли. Билгеле ки, алар гадәти бакчага йөри алмый, чөнки араларында күрү сәләтен өлешчә югалтканнары һәм бөтенләй күрмәгәннәре — тома сукырлары да бар. Мондый балалар бакчасы — республикада бердәнбер. Озакламый хәрәкәтләнү мөмкинлекләрендә кимчелек булган ба­лалар өчен дә махсус төркем ачу күз уңында тотыла.

Шәһәрдә инвалид балалар белән зур эш алып барыла. Мөмкинлекләре чикле балаларны дистанцион укыту үзәге — шундый юнәлешләрнең берсе. Бу көнне дистанцион укыту үзәгендә шөгыльләнүче балаларга “Торос” хоккей клубы зур бүләк ясады: балалар хоккейчылар белән бергә бозга чыкты. Чын форма киеп, алар, чын кәшәкә һәм шайба белән хоккей уйнады. Мондый мөмкинлектән балаларның шатлыгы чиктән ашкан иде. Алар “Торос” белән күптән хез­мәт­тәшлек итә, хоккейчылар— бу балаларның якын дусты, ә менә моңарчы алар белән бергә бозга чыкканнары юк иде әле. Шулай ук башкаладан килгән следж-хоккей буенча “Башкорт пиратлары” командасы вәкилләре осталык дә­ресләре күрсәтте. Инвалид коляскасында утыручы бу “пиратлар”ның көчле рухлы булулары, чыннан да, соклану ту­дыра.

— Шөкер, илебездә инвалид балалар өчен бик күп эшләнә, без ил һәм республиканың, үзебезнең министр­лыкның ярдәмен һәрвакыт тоябыз, — ди реабилитация үзә­ге җитәкчесе Зилә Гәрәева.

— Нефтекама бу юнәлештә башка шәһәрләргә үрнәк булып тора, чөнки биредә бу категория балалар өчен бик күп эшләнә, — диде Айгөл Рәшит кызы.

Шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмәдә бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Анда төрле районнардан килгән ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Шулай ук Сә­ламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы Олег Малиевскийның, медицина фәннәре кандидаты, “Яраткан бала” абилитация үзәге директоры Фәйрүзә Латый­пованың чыгышлары алар өчен фәһемле булды.

Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә чикләрне киңәйтергә, һәр районда, шәһәрдә җәмәгать үзәкләре ачарга, бу эшкә актив ата-аналарны, волонтерларны җәлеп итәргә кирәк дигән фикер дә яңгырады киңәшмәдә. Бу уңайдан “Гаилә” коррекцион-үсеш үзәге мисалга китерелде, ә аның җитәкчесе Гөлназ Камалова аудиторияне үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

Республикада мөмкинлекләре чикле 15 меңнән артык бала бар. Физик яктан ниндидер кимчелекләре булса да, башка балалар кебек үк, алар да ачык төстәге киемнәрне, татлы ризыкларны, мавыктыргыч уеннарны, кызыклы әкиятләрне яра­та. Аларның балачагы сәламәт балаларныкыннан аерылмасын өчен барысын да эшләү — бүген җәмгыять алдында торучы җитди бурычларның берсе. Ә моңа бергәләп кенә ирешеп була. Әлеге күчмә семинар-киңәшмә шушы бу­рыч­ларны тормышка ашыруга янә бер адым булсын иде.
Читайте нас: