+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 сентябрь 2016, 02:00

Дәваханәләргә — автомобильләр, мәктәпләргә — автобуслар

Кичә Уфада аларны тапшыру тантанасы узды.Башкортстан федераль бюджет исәбенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен 38 автомобиль һәм мәктәпләргә 58 автобус алды. Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов дәваханәләрнең баш табибларына һәм мәктәп директорларына аларның ачкычларын тапшырды.

— Бүген безнең укучыларны 1200дән артык мәктәп автобусы йөртә. Соңгы елда гына 250гә якын яңа машина алынды. Бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, чөнки безнең балаларны яңа, матур автобуслар йөртергә тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.

Чыгышында ул бүгенге мәгариф һәм медицина проблемаларына тукталды. Мәгариф белән сәламәтлек саклау өлкәләренең республика, гомумән, ил өчен иң мөһим системалар булуын ассызыклады. Быел республикада үлем очраклары, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2 меңгә азрак булган. Рөстәм Хәмитов табиблар бу юнәлештә тагын да активрак эш алып барырга тиеш, дип билгеләде.

— Киләчәктә дә яңа мәктәпләр, дәваханәләр төзиячәкбез, аларны заманча җиһазландыру проблемасы да уңышлы хәл ителер, дип ышанам. Барысы да үзебезгә, ничек эшләвебезгә бәйле, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: