+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 сентябрь 2016, 02:00

Социаль пакетны сайлыйсызмы?

Федераль ташламалар алучылар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдалану вариантын билгеләргә тиеш. Ташламага хокуклы гражданнар социаль хезмәтләрдән яисә аның бер өлешеннән баш тарту яисә бу төр хезмәтләрне алуны тергезү турында гариза яза ала.

Гамәлдәге законга ярашлы, элек кабул ителгән карар үзгәртелгән очракта гына Пенсия фонды идарәсенә гариза тапшыру зарур. Хәзер мондый гаризаны күпфункцияле үзәкләрдә дә язарга була.

Социаль пакет бәясе аена 995,23 сум тәшкил итә. Шуның 766,55 сумы — дарулар белән тәэмин итүгә, 118,59 сумы — шифаханә-курортта дәвалануга юлламага, 110,09 сумы шәһәр яны тимер юл, шәһәрара транспортта, медицина учреждениесенә бару һәм кайту өчен юл хакын түләүгә бүленә.

Бүген Башкортстанда 335 мең кеше федераль ташламага ия. Шуларның 301 меңе, социаль хезмәтләрдән баш тартып, акчалата компенсация алу теләге белдергән.
Читайте нас: