+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 ноябрь 2016, 02:00

Яшәүне сайла!

Республикада балалар суицидын кисәтүгә игътибар арта.Үткән атнада Уфаның Киров урамы буйлап эштән соң өйләренә кайтып баручы кешеләр коточкыч күренеш шаһиты була: 99/3 санлы йортның 17нче катыннан ике яшь кыз җиргә килеп төшә...

17 яшьлек А. Нефтекама шәһәреннән. Кызга өч яшь булганда әнисе үлгән, әтисе гел эштә... Бәхетсез хәл буласы көнне ул, өеннән качып, Уфада яшәүче икетуганы И. янына килә. Ә 14 яшьлек И.ның үз хәлләре хәл: бәхетсез беренче мәхәббәт... Кызның “ВКонтакте” челтәрендәге бите җан әрнүләрен исбатлаган фотолар, язмалар белән тулы. Бер фотода балкон сурәте, стенага ук белән аска күрсәтелгән сызык һәм “Выход” дип язылган сүз. Беренче хисләрдән газап кичергән үсмернең чыгу юлы...

Асфальтта кызларның каннары буялган урынга инде туфрак сибелгән, тикшерү эшләре башланган. Ләкин аларның якыннарының йөрәк яраларын бернәрсә белән дә күмәрлек түгел, балаларны кире кайтарып булмый. Кызганыч, суицид проблемасы безнең республикада да һаман кискен кала. Әлеге хәлгә аңлатма бирүне сорап, без Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясовага мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, проблема актуаль. Русия суицидлар буенча Европада беренче урында. Башкортстанда да хәлләр шатланырлык түгел. Республика клиник психотерапия үзәге мәгълүматлары буенча, 2014 елда – 36, былтыр – 45, быел 29 суицид очрагы теркәлгән, – диде Йомабикә Сәләхетдин кызы. – Мәсьәләне җитди игътибар үзәгенә алу кирәклеге көн кебек ачык. Бу уңайдан Башкортстан Прокуратурасы “Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау турында”гы Законга суицид­ларны кисәтү буенча төзәт­мәләр кертергә тәкъдим итте. Дәүләт җыелышында бу тәкъдим хупланды. Үсмерләр­нең, балаларның үз-үзләренә кул салуын кисәтү буенча эшче төркем булдырылды. Ел дәвамында төпле эш алып барып, Балаларны яклау көнендә зур чара үткәрергә планлаштырабыз. Югыйсә, без беренче июньдә күңел ачу чараларына гына өстенлек бирәбез, ә бит беренче урынга балалар проблемаларын чыгарырга кирәк.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында” Башкортстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укуда кабул итте. Әлеге үзгәрешләр комиссиянең игътибарын балигъ булмаганнар арасында суицидны булдырмауга юнәлтә. Законны кабул итү белән комиссия турында положениегә тиешле өстәмәләр кертеләчәк.

— Балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салу очраклары турында ишетү тетрәндерә. Узган атнада гына Уфада ике кыз югары каттан сикереп һәлак булды. Республика Прокуратурасы тара­фыннан үткәрелгән анализ күрсәтүенчә, балигъ булмаганнар суицидының сәбәбе — имин булмаган гаилә, тормыштан канәгатьсезлек, игътибар җитмәү. Закон кабул ителү белән кисәтү чаралары нәтиҗәлелеге артыр һәм ул балаларны саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанам, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бүген яшьләргә Интернеттагы үз-үзеңә кул салуга этәрүче хәвефле ресурслар урнаштырылучы социаль челтәрләр йогынты ясый. Законнарга ярашлы, милләтара дошманлык тудыручы, наркотиклар куллануны пропагандалаучы мәгълү­матны тарату тыелган. Суицидны пропа­гандалаучы мәгълүматны да җентекле тикшерү системасын булдырырга һәм законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.

Үз хәбәрчебез.


Суицидка, гадәттә, өч төркем үсмерләр бара икән: беренчесе — имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, икенчесе, киресенчә, бик җитеш шартларда яшәүче, “иркә”, тик күп очракта ата-аналары тарафыннан игътибар җитмәү­челәр, соңгылар — тәрбиягә алынган балалар.

— Депутат фикеренчә, проб­лема белән барлык ведомстволар да берләшеп көрә­шергә тиеш. Аны Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыкларына гына йөкләтү аз. Суицидка, начарлыкка этәрүче Интернет йогынтысына каршы да төпле чаралар күрергә кирәк­леген ассызыклады Йомабикә Ильясова.

17нче каттан ташланган кызларның берсенең социаль челтәрдәге битендәге соңгы язу: “Этот пользователь хочет спать вечно...” Кызганыч, теләге тиз арада кабул булды аның...

Әлбәттә, тормышның җиңел булмаган чаклары булып тора. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә. Бүгенге заман кешесенең психик сәламәтлеге дә еш очракта нормаль түгел, ди белгечләр. Өлкәннәрнең күбесе проблемалардан чыгу юлларын таба белергә дә мөмкин, ә менә балигъ бул­маган үсмергә, балага белгеч­ләр һәм өлкәннәр, иң беренче чиратта, якын кешеләренең ярдәме кирәклеге көн кебек ачык.

“Әгәр синең кәефең начар икән, исеңдә тот: үлсәң, хәтта ул да булмаячак бит”, дигән берәү. Нинди генә кыенлыклар булса да, алар күпмедер вакыттан соң үтә. Шулай ук, дөньяга ту­ган беркем дә, вакыты җиткәч, бу дөньядан китми кала алмый. Ә исән кешенең тормыш күгендәге болытлар таралып, кояш чыгуы, чиксез шатлыкларга күмелгән көннәре булу ихтималлыгы зур. Шуңа күрә ничек кенә авыр булса да, һәрчак яшәү­не сайла, кеше, диясе килә...
Читайте нас: