+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 март 2017, 14:47

Ярты ел пенсия түләмәгәннәр

Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авыл Советында 20 ел эшләп, сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә эштән киткән 53 яшьлек хатынга ярты ел пенсия түләмәгәннәр.

Узган елның августыннан аңа пенсия түләнми башлый. Ярты ел эчендә бурыч 50 мең сумнан артып китә. Пенсионер ханым урындагы җитәкчеләргә күп тапкыр мөрәҗәгать итеп карый, ләкин Русия Пенсия фондының район бүлекчәсе вәкилләре, бу мәсьәләне район хакимияте хәл итәргә тиеш, дигән сылтау белән, аңа бурычын каплатудан баш тарта.
Республика Прокуратурасы биргән аңлатма буенча, әлеге ханымга пенсия акчасы тулысынча кайтарылырга тиеш.
Читайте нас: