+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 март 2017, 14:07

Көн дә дими, төн дә дими

Башкаланың “Уфа” аэропорты - “Көньяк” автовокзал маршруты буенча йөрүче 101нче автобус төнен туктатыла, дигән хәбәр булгач, күпләр аптырашта калды.

Әлегә кадәр ул төгәл вакытында йөрде, такси ялларга хәленнән килмәгән пассажирлар өчен ярдәмгә килде. “Башавтотранс” предприятиесендә, бу маршрут чыгымнарны акламый, дип тапканнар һәм аны көндез генә йөрүгә калдырырга булганнар.

Әмма, мәсьәләне ныклап өйрәнгәч, әлегә төнге маршрутны калдырырга, тик анда кечерәк автобуслар җибәрергә дигән карарга килгәннәр. Мартта белгечләр маршрутның халыкка ни дәрәҗәдә кирәк булуын күзәтеп барачак һәм тиешле нәтиҗә ясаячак дип көтелә.
Читайте нас: