+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 март 2017, 02:00

Алга ышанычлы атлыйбыз

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышы төбәкнең узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланды.Гомумән алганда, 2016 ел яхшы күрсәткечләр белән тәмамланган. Сәнәгать җитештерүе күләме 2,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында үсеш 1 процентка якын тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыккан.— Инвестиция өлкәсендә хәлне яхшырту буенча мөһим адымнар эшләнде. Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләре илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исәбенә кертелде. Башкортстан ел дәвамында ике шәһәре берьюлы шушы статусны алган бердәнбер төбәк булды. Хәзер бу мөмкинлекләрне резидентларны җәлеп итү, яңа производстволар ачу, эш урыннары булдыру өчен файдаланырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республикада 2,7 миллион квадрат метр торак сафка кертелгән, бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 0,3 процентка артыграк. Бу өлкәдә без илдә һәм округта — әйдәүчеләр исәбендә.

Бюджет системасында яхшы күрсәткечләргә ирешелгән. Ел 10 миллиард сум профицит белән төгәлләнгән. Социаль әһәмиятле бурычлар тулысынча үтәлгән. Бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыру буенча “юл карталары” гамәлгә ашырылган. Гомумән, хезмәт хакының артуы күзәтелә. Эшсезлек дәрәҗәсе 6,1 проценттан 5,8гә төшкән.

Республикада уртача гомер озынлыгы 71 яшькә җиткән. Бөтен төр авырулар буенча, шулай ук яңа туган балалар арасында һәм юл-транспорт вакыйгаларында үлем очраклары кимегән.

— Әлбәттә, без актив шөгыльләнергә тиешле проблемалар да бар. Беренчесе — туым кимүе. Бу тема Хөкүмәт дәрә­җәсендә дә күп тапкыр күтәрелде. Мин өстәмә чаралар, беренче бала туган очракта торакка мохтаҗ яшь гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр турында указга кул куйдым, — дип белдерде республика Башлыгы.

Ул шулай ук эш яшендәге кешеләрнең чит төбәкләргә чыгып китүен катлаулы мәсьәлә дип атады. Бу яңа эш урыннарын булдыру җәһәтеннән актив эш алып бару зарурлыгы турында сөйли.

Чит ил партнерлары тарафыннан Башкортстан белән кызыксыну арта. Былтыр гына Уфада дөньяның 40 иленнән делегацияләр булган. Бу очрашулар, беренче чиратта, төбәккә чит ил инвестицияләре рәвешендә, анык нәтиҗәләргә китерергә тиеш.

Хөкүмәт структурасын камил­ләштерү, идарә итү сыйфатын яхшырту буенча күп эш башкарылган. Властьның ачыклыгына юнәлтелгән курсны гамәлгә ашыруда яңа уңышларга ирешелгән. Ел йомгаклары буенча республика Хөкүмәте сайты илдә бишенче урынны алган. Русия Федерациясе төбәкләрендәге югары башкарма власть орган­нарының ачык мәгълүматлары рейтингында бу сайт сигезенче урында булган.
Читайте нас: