-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 гыйнвар 2021, 19:00

Социаль контрактны 5 мең кеше төзегән

2020 елда Башкортстан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме механизмын гамәлгә ашыру башланган сынау төбәге булды.

2020 елда Башкортстан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме механизмын гамәлгә ашыру башланган сынау төбәге булды.
Әлеге федераль проект эшсезгә үз эшен ачарга яки яңа эш табарга ярдәм итә. Республика вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар программада катнаша ала, дип аңлатты.
Иң мөһиме, социаль контракт буенча түләүнең гадәти пособиедән аермасы шунда, бу "максатчан акчалар". Алар билгеле бер максат белән, конкрет бурыч итеп куела һәм нәкъ менә шушы максатларга тотылырга тиеш.
"Кешегә үзе сайлаган юнәлеш буенча айлык түләүләр рәвешендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә, һәм ул социаль адаптация программасында каралган чараларны үтәргә тиеш", — диде Ленара Иванова.
Әйтик, пандемия аркасында эшсез калган кешеләр мәшгульлек хезмәте аша социаль контракт кысаларында ай саен 10 мең сумнан башлап акча түләнүче яңа эшкә урнашу турында тәкъдим ала. Шулай итеп, 2020 елда Башкортстанда 1672 кешене эшкә урнаштырганнар.
Социаль контракт 3 айдан 1 елга кадәр төзелә, барысы да программада шәхсән билгеләнә. Республиканың 500дән артык кешесе социаль контракт ярдәмендә үз бизнесын ачу – мини-балалар бакчалары, матурлык салоннары, автомастерскойлар, пекарнялар, мөгезле эре һәм вак терлек үрчетү, иминият эшчәнлеге, текстиль, келәм әйберләре җитештерү, сәгатьләрне ремонтлау мөмкинлеге алды. Биредә түләүләр күләме 100 меңнән 250 мең сумга кадәр тәшкил иткән.
Гомумән алганда, 2020 елда мондый социаль контрактларны республиканың 5 109 кешесе төзеде.
"Бу кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча бик яхшы проект. 2020 елда эшсезлек объектив рәвештә арткан, шул исәптән эшне югалту буенча пособиеләр арткан. Безнең республикада бу күрсәткеч ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Шуңа күрә 2021 елга төп бурыч – халыкның мәшгульлеген арттыру. Бу безнең идарә командасы эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткече булачак", - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ
Читайте нас: